Татарстанда сентябрь ахырына кадәр коры һәм җылы һава торышы көтелә. Якын көннәрдә көндез һава температурасы +25 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
25–27 сентябрьдә Татарстанга антициклон йогынтысы сакланачак. Төнлә һава температурасы +6..+12 градус тәшкил итәчәк, көнбатыш районнарда +15 градуска кадәр күтәреләчәк. 27 сентябрьгә каршы төндә салкынча булып, температура +3..+8 градуска кадәр төшә, көнбатышта +11 градуска кадәр була. Көндез һава +19..+25 градуска кадәр җылыначак.
Киләсе атна башында, 28 һәм 29 сентябрьдә дә, көчле явым-төшем фаразланмый. Көндез һава температурасы бераз түбәнәеп, +17..+23 градус тәшкил итәчәк.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, якын көннәрдә уртача тәүлеклек температуралар климатик нормадан 6–8 градуска югары булачак.