news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сентябрь ахырында урманда адашкан ир-атның мәетен тапканнар

Мәрхүмнең үлеме сәбәпләре турында хәбәр ителми.

news_top
Сентябрь ахырында урманда адашкан ир-атның мәетен тапканнар
Яңа Чишмә районының Шахмайкино авылыннан чыгып киткән 37 яшьлек Алексей Тимофеевның мәетен тапканнар. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте. 

30 сентябрьгә каршы төндә бу ир-ат Шахмайкино авылыннан чыгып китә. Ул Түбән Кама районының Карамалы авылына барырга җыена. Юлда барышлый машина тәгәрмәче тишелә. Алексей абыйсына шалтыратып, ярдәм сорый. 

Ир-ат машинасын кырда калдыра һәм туганына каршы китә. Ул абыйсына иртәнге өч тирәсендә шалтырата һәм адашуын әйтә. Шуннан соң Алексей белән элемтә өзелә.

  • Алексейның машинасын трассада тапканнар, үзенең кайда икәнлеге билгесез, дип хәбәр иткән идек.

Алексей Тимофеевны эзләүдә Түбән Каманың "След" эзләү отряды ярдәм итә. Мәрхүмнең үлеме сәбәпләре турында хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар