news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Апасы коткарырга маташты, тик булдыра алмады». Сигез яшьлек малай боз астына киткән

news_top
«Апасы коткарырга маташты, тик булдыра алмады». Сигез яшьлек малай боз астына киткән
bashinform.ru

6 ноябрьдә кич белән Башкортстанның Ключевка авылында буада 8 яшьлек малай боз астына төшеп китә. Кызганыч, әмма аны коткара алмыйлар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, апалы-энеле 2 бала сулыктан 15 метр чамасы ераклыкта уйнап йөри. Шул чакта малай бозга керә һәм боз астына төшеп китә. Кыз бала аны коткарырга маташа, тик булдыра алмый. Аннары ул әти-әнисен чакырырга китә.

Баланың мәетен водолазлар 2 метр тирәнлектәге су төбеннән алып чыгалар.

«Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларны караучысыз калдырмагыз. Сулыкта уйнау куркыныч икәнен балаларга аңлатыгыз!» – дип кисәтә коткаручылар.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча комитеты рәисе Фәрит Гомәров әлеге фаҗига турында сөйләгән.

«Авыл буасында 10 һәм 8 яшьлек ике бала боз астына төшеп китә. Бер баланы шаһит коткара, икенче бала батып үлә. Балалар сулык янында ата-анасыннан башка булуы билгеле. Өлкәннәрне юка бозга чыкмаска чакырабыз, балаларны үзләрен генә су объектлары янына җибәрмәгез», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар