Сеңлемнең иренә сөяркә булдым: ул җылы оясына кайтты, ә миннән туганнарым баш тартты
Гүзәлия – минем бердәнбер сеңлем иде. Яшь аермабыз 2 генә ел булгач, без балачактан бик якын булдык. Бар серләребез уртак иде. Гомер буе шулай, бер тамырдан үскән ике гөл кебек, тату яшәрбез кебек иде. Тик безгә усал язмыш язылган булган...
Бер бүлмәдә, бер ятакка ятып, кочаклашып йоклап, бер-беребезнең күлмәкләрен алмаш-тилмәш киеп үскән туганнарга киләчәктә бәхетне дә бүлешергә туры килде. Мин бертуган сеңлемнең бәхетенә «кул суздым» – аның да йөрәген яраларым, үзем дә яндым...
Университетның икенче курсында укыганда, Гүзәлия Салават белән танышты. Сеңлем кинолардагы кебек матур мәхәббәт тарихы кичерде. Мин аның өчен чын күңелдән сөендем. Миңа да шундый татлы сөю тәмен татырга иде, дип хыялландым. Салават – бик яхшы егет. Тәрбияле, эшчән, ышанычлы. Гүзәлияне кулларында күтәреп кенә йөрде. Ике елдан бармагына йөзек кидерде. Әтидән сеңлемнең кулын сорап килде. Гүзәлия, ап-ак күлмәк киеп, сөйгәненә кияүгә барды.
Сеңлем ирдән бик уңды. Алар матур яшәде. Салават – үрнәк ир иде. Аларның бәхетенә карап, мин дә сокландым. Тик соклануымның көтелмәгәндә көнчелеккә әйләнгәнен үзем дә аңламый калдым.
Башта барысы да очраклы очрашулардан башланды. Салават белән эштән кайтканда ялгыш кисештек. Ул мине өйгә кайтарып куйды. Аннары, фатирымда су агып ятып, бөтен нәрсәгә зыян килгәч, ул миңа ремонт белән булышты. Мин, ялгыз хатын-кыз булгач, аннан еш кына ирләр эшләре белән ярдәм итүен, киңәш бирүен сорый идем. Ничек алай килеп чыкканын аңламадым. Әмма очрашкан саен, Салаватның һәр сүзе, һәр карашы йөрәктә сәер бер җылылык уята башлады. Салават та миңа карата битараф түгел төсле. Карашларыбыз очрашканда, дөнья туктап калгандай тоела иде. Башта сирәк кенә яшерен очрашулар, аннары смс-хәбәрләр, төнге шалтыратулар... Ә аннары мин сеңелемнең иренең чын сөяркәсенә әйләндем. Бу сазлыкка ничек батканымны сизми дә калдым. Намус газабы көн саен кимерде, әмма Салават белән бергә уздырган татлы минутлар бөтен борчуларны оныттыра иде.
«Бу дөрес түгел, бу гөнаһ», — дип пышылдады эчке тавыш. Ләкин мәхәббәт дигән ялкын барысын да яндырды, акылны томалады. Мин сеңлемнең күзләренә карый алмый башладым. Гүзәлия миңа җылы итеп елмайган саен, намусым җанны телгәләде. Әмма моны туктатырга көч таба алмадым. Берәү дә белмәс, бар да үзеннән-үзе җайланыр, дип, үз-үземне ышандырдым.
Әмма сер беркөн чишелде. Бу көнне минем тормышымның асты өскә килде. Аяк астыннан җир убылды. Безнең серне Гүзәлия, әти белән әни, бөтен туганнар белде. Мин, Салават белән калу өчен, бөтен дөньямны ташлап китәргә, бөтен булган тормышымны яндырырга, баш тартырга әзер идем. Ә Салават... Гүзәлия каршында тезләнеп, гафу сорарга тотынды.
Ул китте. Борылып та карамады. Мин ялгыз фатирымның салкын идәненә утырып еладым. Күңелем мең кисәккә телгәләнде. Мин Салават хакына сеңлемнең бәхетен урларга җөрьәт иттем. Ә ул, куркак, кеше сүзеннән оялып, миннән баш тартып, җылы оясына кире кайтып китте.
Туганнар башта ышанмады. Аннары, гарьләнүдән, минем белән сөйләшми дә башладылар. Салаватны түгел, мине гаепләделәр. Әти белән әни миннән баш тартты. Исәнләшмәделәр дә. Сөйләшергә теләп, бик күп тапкырлар язып, шалтыратып карадым. Алар мине ишетергә теләмәде.
Зәлия белән бер генә тапкыр күзгә-күз очраштык. Ул, яшьләренә буылып, минем йөземә төкерде. Шуннан соң бер тапкыр да сөйләшкәнебез, күрешкәнебез булмады.
Мин бөтенләй ялгызым калдым. Өемдә бикләндем. Дүрт стена арасында 2 ай буе берөзлексез еладым. Җимерелгән тормыш, өзелгән өметләр, үкенеч һәм гаеп хисе – болар барысы да, бугазыма басып, мине буды, тын алырга бирмәде.
Йөрәгемдә тирән эз уелып калды. Ул бик озак авыртты. Хәзер инде, еллар узгач, мин ул ярага ияләндем кебек. Әмма ул беркайчан да төзәлмәс инде, мөгаен... Көләч йөземнән нур качты, кайгыдан картаеп киткәндәй булдым. Мин ниндидер тирән караңгылыкка төрендем. Бу дөньяда миңа урын юк төсле.
Бу тарихны укыган хатын-кызларга әйтер сүзем бар: беркайчан да кеше бәхетенә күз салмагыз. Ут белән уйнамагыз. Янгын кайчан да булса сүнә, әмма аннан соң кара көл генә кала. Миңа хәзер гомерем буе шул көл өстендә ялгыз басып торасы...