Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сеңлем иремне тартып алды...» (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Менә шушындый хәлләрдән соң ышан син кешеләргә! Баксаң, акча өчен, иң якын, кадерле кешеләрең дә сатарга мөмкин икән, шуңа күрә чит кешеләр турында әйтеп тә тормыйм инде. Минем сеңлем бар иде. «Иде» дип, хәзер дә бар ул, әмма мин ул кешене башка ишетергә дә, белергә дә теләмим. Без 3 елдан артык аралашмыйбыз инде.

Гаилә – кеше тормышындагы иң мөһим, кадерле нәрсә. Мин дә шулай дип уйлап яшәдем, әмма, бер мизгелдә, мин моннан шикләнә башладым. Без сеңлем белән балачактан ук һәрвакыт ярышып яшәдек. Нәрсә генә эшләсәк тә, узыша идек.

Хәтта кияүгә дә бер айда чыктык. Әмма мин иремне яратып кияүгә чыктым, ә сеңлем бары тик «галочка» өчен генә чыккан булды. Гаилә тормышында мин алдынгы булдым, минем бар нәрсә дә нәкъ тиешенчә булды. Яраткан ирем, балам, фатир һәм яхшы эш.

Ә сеңлемнең ире белән мөнәсәбәтләре барып чыкмады. Мин сиздермәдем, әмма җиңүемә «күңелдән» генә сөендем. Тик юкка булган икән. Сеңлемнең гаиләсендә проблемалар башланды, нәтиҗәдә, алар ире белән аерылышты, әмма аерылу аның файдасына булмады, сеңлем урамда калды.

Бераз вакыт бездә яшәп торырга сорады. Ни генә булса да, бертуганым бит – бер кан, урамда калдырып булмый бит инде аны. Ул бездә яши башлады. Сеңлем, 1-2 ай гына яшәп торам, дисә дә, аның бездә «кунак» булуы ярты елга сузылды. Аны куып чыгарырга намусым кушмады, мин аны болай да бер башка узып киттем инде һәм хәзер мин аны чын күңелдән кызгандым.

Шулай тагын ярты ел узды. Берсендә өйгә иртәрәк кайтып кердем һәм ирем белән сеңлемне бергә тоттым. Мондый хыянәтне көтмәгән идем, хәер моны беркем дә көтеп утырмыйдыр инде. Куенымда елан җылытып ятканмын бит! Шулай да мин бу хәлне аңлый алмадым. Нишләп шулай булды соң?

Мин аларны бергә күргәч, ирем акланырга тотынды, ә сеңлем күзен дә йоммады:

«Без бер-беребезне яратабыз һәм озакламый өйләнешәбез!» – диде.

Дөньяның асты-өскә килде, иремне башка күрергә дә, ишетергә дә теләмәдем. Тавыш чыгармадым, бары тик иремнең әйберләрен җыеп, өйдән чыгарып җибәрдем. Соңыннан аерылышырга гариза яздым, бәхеткә, милек бүлешкәндә, ирем фатирны дауламады. Күрәсең, ояты бетмәгән икән әле – уртак балабыз бар бит.

Әлбәттә, сеңлем минем бөтен әйберемне дә тартып алырга теләгән иде, әмма аңа минем ирем генә эләкте. Һәм мин моңа бик шат, мондый хыянәтче нигә кирәк соң миңа!

Өч ел узды, алар туй үткәрде. Сеңлем чакыру җибәрде: «Апа, килерсең, минем өчен куанырсың!» – дип язган. Мыскыл итә бит, кабәхәт! Ярар, мин дә тик ятмыйм, минем дә очрашып йөргән ир-атым бар, тиздән без дә өйләнешәбез. Өстәвенә, минем балам да бар, ә сеңлемнең миннән тартып «бәхетеннән» башка бернәрсәсе дә юк. Кеше ярын тартып алып, бәхетле булырмы ул, белмим – анысын вакыт күрсәтер.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 6 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ужас, кая бара бу донья.. Ничек шулай, курыкмыйлар да Алладан.
  • 4 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Мммда бик кызганыч кеше бэхете белэн бэхет тозеп булмый ул темболлее апагызнын ире белэн
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100