Миңа 44 яшь. Бу яшькә җиткәч, мине бу тормышта берни белән дә шаккаттырып булмыйдыр дип уйлый идем. Ике бала – Айнур белән Диләне үстердем, алар инде зурлар, үз тормышлары. Улым узган ел өйләнде, кызым университет тәмамлап килә. Бер карасаң, тынычлап суларга, борчу-мәшәкатьләрне онытып, үзең өчен яши башларга вакыт кебек. Тик менә тормышымда яңа борчу барлыкка келде. Ул сеңлем Резидәгә бәйле.
Резидәгә 42 яшь һәм ул бала көтә. Дүртенче ае китте.
Ул шалтыратып бу яңалыкны әйткәч, мин беренче секундларда сүзсез калдым. Котларгамы? Гаҗәпләнергәме? Куркыргамы?
Ник дәшмисең? Телеңне йоттың әллә? – дип көлеп җибәрде ул.
Болай... бигрәк көтмәгәндә. «Бала-чага – артык йөк» дип гел кабатлый идең бит, – дидем.
Башта шулай иде. Ә хәзер уйладым да, картлык көнемдә мине кем карар соң? Картлар йортында яшисе килми бер дә, – диде сеңлем.
Менә шул вакытта күңелемдә нидер «дерт» итеп китте.
Резидә һәрвакыт үзсүзле булды. Балачакта әни: «Резидә – характерлы бала инде ул безнең», – дип кабатларга ярата иде. Бу сүзләр ягымлы кебек тоелса да, чынлыкта алар артында нәрсә яшеренгәнен мин бик яхшы аңлый идем. Резидә бервакытта да, беркемне дә тыңламады. Аның фикере генә дөрес, ул сайлаган юл гына бердәнбер дөресе иде.
Аның 18 яшендә Вадим исемле егеткә кияүгә чыкканын хәтерлим. Бөтен туганнар кире күндерергә тырышты: «Син яшь әле, кая ашыгасың, егетең дә бала-чага, ышанычсыз», – диделәр. Тик сеңлемнең үз туксаны туксан: «Сез бернәрсә дә аңламыйсыз, мин аны яратам!» – дип үз сүзендә нык торды. Ярты елдан соң аерылдылар. «Акчаны аз эшли, амбицияләре юк, миңа мондый ир кирәкми», – диде.
Соңыннан Илсур булды. Резидәдән 12 яшькә олырак, җитди ир-ат. Фатиры, машинасы, яхшы эше бар. Ул чакта сеңлем тантана итте: «Менә күрәсезме, мин яхшыга лаек булуымны һәрвакыт белә идем!» – дип горурланды. Тик биш елдан соң бу никах та җимерелде. Монысында кайнанасы сәбәп булды. Сеңлем сүзләренчә, ул «кирәкмәгән җиргә тыкшынып» йөргән. Өстәвенә, Илсурның фатиры да җитәрлек дәрәҗәдә иркен түгел икән... Кыскасы, сәбәбе табылып торды.
Өченче ире – Дамир өч елга чыдады. Резидә аннан ике ел элек аерылды. Милек бүлделәр, сеңлем үзенә шәһәр читеннән бер бүлмәле фатир алды. Ул ниһаять тынычланыр, үзе өчен яши башлар дип уйладым. Бәлки, үзенә берәр шөгыль табар, эт асрар, сәяхәт итәр дип өметләнгән идем.
Тик юк. Резидә бәби табарга булган.
Туган-тумача арасыннан бер мин генә аның белән элемтә саклыйм. Резидә әни белән ун ел элек ниндидер гади генә нәрсә өчен ачуланышты. Әнинең сеңлесе Мәдинә апа белән дә арасы бозылды. Ике туганнар белән дә аралашмый. Бердәнбер кешесе – мин калдым.
Минем аңа беркайчан да киңәш биргәнем булмады, бәлки, шуңа элемтә саклангандыр. Мин дәшмәскә өйрәндем. Теләсә нинди киңәшне ул «һөҗүм» яки «контрольдә тотарга тырышу» дип кабул итә. Ә минем сеңлемне югалтасым килми, ни дисәң дә, без бертуганнар. «Бертуган – бармак арасындагы ит түгел, кисеп ташлап булмый», — диләр бит.
Тик менә хәзер дәшми калу авырлашканнан-авырлаша бара.
Беркөнне ул миңа кунакка килде. Чәй эчеп утырганда, Резидә үз планнары турында сөйләде. Аны тыңлаган саен, күңелемдә шом артты.
Менә ничек җайлы була бит. Балаң үсә һәм ярдәм итә башлый. Миңа хәзер 42 яшь, ә егерме елдан алтмышның теге ягына чыгам. Ул вакытка бала да үсеп җитә, миңа таяныч булачак, – диде ул, күренер-күренмәс эчен сыйпап.
Мин аңа карап, танымыйча тордым. Хәер, юк, бик яхшы таныдым мин аны. Бу – шул ук элеккеге Резидә иде. Элек аның эгоизмы ирләренә, туганнарына, хезмәттәшләренә юнәлгән булса, хәзер – әле тумаган баласына юнәлгән.
Резидә, ә син балаң өметләреңне акламаска мөмкин дип уйлап карамадыңмы? Алар да төрле була бит. Холыклары, теләкләре... – дип сак кына сүз башладым.
Ничек инде акламаска? Ул бит минем бала, ничек кирәк – шулай тәрбиялим! – диде ул, кашларын өскә күтәреп.
Менә кара. Улым Айнур – йомшак, карусыз, аның белән гел җиңел булды. Ә Дилә – кире, үзсүзле, хәзер дә теләсә нәрсә өчен бәхәсләшә. Ә мин аларның икесен дә бертөрле тәрбияләдем бит! Тик алар – икесе ике дөнья, – дидем.
Резидә кул гына селтәде:
Син аларны кулдан ычкындыргансың, шул гына. Ә мин кырыс булырмын. Әни кешене тыңларга, аңа ярдәм итәргә кирәклеген бала чагыннан ук сеңдереп үстерәчәкмен.
Ул ниндидер кызык сүз әйткән кебек, көлеп җибәрде. Ә миңа бер дә кызык түгел иде.
Мин ул бала турында еш уйланам. Ул әле тумаган да, ә мин аны жәллим инде. Әле булмаган кешене кызгану сәер хис икән. Тик мин ул сабыйны нинди балачак көтәсен күз алдына китерәм. Резидә чыннан да кырыс кеше. Аның бервакытта да балаларга карата назлы, йомшак булганы юк. «Бала-чага үз урынын белергә тиеш!» – дигән сүз аның иң яратканы.
Бу бала үсеп җиткәч нәрсә булыр? Әгәр ул әнисенә «хезмәтче» булырга теләмәсә? Үз хыяллары, үз тормышы булса? Резидә бит аны җибәрмәячәк.
Узган атнада түзмәдем, Резидәгә шалтыраттым. Сөйләшеп карарга булдым.
Резидә, бер әйбер сорыйсым килә, ачуланма... Син ул баланы чынлап та телисеңме? Нәкъ менә кеше буларак? Әллә сиңа картлык көнеңә «гарантия» генә кирәкме?
Тынлык урнашты. Аннан соң коры гына җавап кайтты:
Апа, син нәрсә сөйлисең?
Мин борчылам. «Картлык көндә карар, булышыр кеше булсын» дисең бит. Бу бит ярату түгел, ә исәп-хисап...
Ә исәп-хисапның нинди начарлыгы бар? Мин гомер буе кемгәдер өметләнеп яшәдем, шул юньсез ирләргә ышандым, ә алар мине сатты. Хәзер мин үземә генә өметләнәм. Табармын да, үземә ничек кирәк – шулай тәрбияләрмен. Картлык көнемдә таяныч булыр. Нәрсәсе аңлашылмый моның? – диде ул кырыс кына.
Әгәр дә бала...
Апа, булды, җитте! Аңламаячагыңны белгән идем инде. Син безнең «дөрес» кеше бит, барысы да ярату белән, гадел булырга тиеш дип уйлыйсың. Ә тормыш – кырыс ул! – дип, телефонын куйды.
Сеңлем белән өч көн сөйләшмәдек. Соңыннан Резидә үзе шалтыратты, берни булмагандай УЗИ, табиблар турында сөйли башлады. Мин тыңладым, җөпләп тордым. Тагын нәрсә эшли алам соң?
Минем балаларым үсеп җитте. Мин аларның беркемгә дә берни тиеш түгел икәнлеген яхшы беләм. Миңа да, әтиләренә дә. Без аларны үзебез теләгәнгә таптык. Яраттык. Үзебез өчен түгел, ә үзләре өчен, бәхетле булсыннар, үз юлларын тапсыннар дип үстердек. Улым хәзер башка шәһәрдә яши, сирәк күрешәбез. Дилә көн аралаш диярлек кереп йөри. Алар үз тормышлары белән яшәп, миңа шалтыратырга онытсалар да – үпкәләмәс идем. Алар – ирекле кешеләр.
Ә Резидәнең баласы ирекле түгел. Әле тумаган, ә инде – «тиеш». Тыңлаучан, җайлы, рәхмәтле булырга тиеш.
Миңа 44 яшь һәм мин берни дә үзгәртә алмаячагымны беләм. Резидә – олы кеше. Ул үзе карар кабул итә һәм нәтиҗәсен дә үзе күрәчәк. Тик монда бер гаебе булмаган бала да шул нәтиҗәләр белән яшәячәк. Ул үзенә мондый әнине теләп алмаган, тик тууга ук бурычлы булачак.
Бала үскәч аңа ничек ярдәм итә алырмын икән? Ул килеп зарлана, сыена, кача алырлык апа булырмынмы? Кайчандыр мин дә кырыс әтиемнән әби янына кача идем. Бәлки, бу мин эшли алырлык бердәнбер нәрсә булыр.
Әлегә көтәм. Резидәнең бишенче ае китте. Тагын берничә айдан бала туачак һәм аның «бурычлы» тормышы башланачак.
Мин бик тә ялгышсам иде дип телим. Бәлки, әни булу Резидәне үзгәртер, күңелен нечкәртер? Сабыена карап, аның «инвестиция» дә, картлык гарантиясе дә түгел, ә нәни, ярдәмчесез, әнисенә тулысынча ышанган кеше икәнен аңлар...
Әмма мин сеңлемне 42 ел беләм һәм ялгышуыма шикләнәм.