news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сенатор: VPN кулланган өчен штраф салмаячаклар – РИА «Новости»

news_top

Сенатор Артём Шейкин сүзләренчә, VPN аша тыелган сайтларга кергән өчен, Россия кешеләрен җавапка тарту планлаштырылмый. Ул, VPN рекламалаган өчен штрафлар турында төзәтмәләрне шәрехләп, шул хакта әйтте. Әлеге төзәтмәләрне Дәүләт Думасының Конституция комитеты раслаган. Бу турыда РИА «Новости» яза.

«Әгәр VPN яки анонимайзерлар аша (тыелган ресурсларга – ред. иск.) керсә һәм бу вакытта билгеләнгән кагыйдәләрне бозса (мәсәлән, Роскомнадзор белән эшләми торган легаль булмаган VPN кулланса), мондый очракта җаваплылык шул VPN хезмәтләрен тәкъдим итүчеләргә кагылырга мөмкин. Кулланучы VPN аша тыелган мәгълүмат таратмаса һәм аны законга каршы гамәлләр өчен кулланмаса, аны җавапка тармыйлар», – ди сенатор.

Закон проекты нигезендә, VPN һәм шундый ук башка чараларны рекламалаган өчен штрафлар каралган:

  • гражданнарга – 50 меңнән 80 мең сумга кадәр,
  • вазифаи затларга – 80 меңнән 150 мең сумга кадәр,
  • юридик затларга – 200 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Моннан тыш, тыелган ресурсларга керү мөмкинлеге бирә торган җиһазлар белән эшләүдә кагыйдә бозулар (мәсәлән, Роскомнадзор күрсәтмәләрен үтәмәү) өчен 1 миллион сумга кадәр штраф та каралган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар