Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сенатор хатын Трампның импичмент процессына ике төрле төсле туфли киеп килгән

АКШның элеккеге президентына карата импичмент процессы бара.

news_top_970_100
Сенатор хатын Трампның импичмент процессына ике төрле төсле туфли киеп килгән

Америка сенаторы Тина Смит АКШның элеккеге президенты Дональд Трампка карата импичмент процессына килгәндә ялгыш туфлиләрен бутаган. Ул бер аягына соры, икенчесенә алтынсыман туфли киеп килгән. Бу турыда РИА Новости яза.

Смит үзе Твиттерда туфлиләренең фотосын күрсәткән.

«Иртән минем башымда уйлар күп булгандыр, мөгаен», — дип яза ул.

АКШ сенаты Трампка карата импичмент буенча тыңлауларын дәвам итте. Элеккеге президентны халыкны баш күтәрүгә котыртуда гаеплиләр. 6 гыйнварда аның яклылар Капитолийны тар-мар итте, президент сайлауларын раслауны тоткарларга маташты. Трампны гаепләү өчен 100 сенаторның 67се тавыш бирергә тиеш, әлегә бу сан җыелмый, диелә хәбәрдә.

Капитолийга Трамп тарафдарлары бәреп керде, Байден президент дип игълан ителде, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100