Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсемлекләр көндез үсәме, әллә төнләме?

Көндез үсемлек үсәр өчен «материаллар туплау» белән шөгыльләнә.

news_top_970_100
Үсемлекләр көндез үсәме, әллә төнләме?
https://pixabay.com

Үсемлекләр өчен яктылык кирәк булуын барыбыз да белә. Яктылык — үсемлекләрдә фотосинтез өчен таләп ителә. Яктылык энергиясе тәэсирендә хлорофиллы күзәнәкләрдә неорганик матдәләрдән органик матдәләр ясала, аннары алар яңа күзәнәкләр барлыкка килү өчен кулланыла. Ә төнлә үсемлекләр нишли соң? Бу турыда фактлар сайтында аңлатыла.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, көндез үсемлек «материаллар туплау» белән шөгыльләнә, ә менә төнлә ул бу материалны үсү өчен куллана.

Планетаның көн белән төн озынлыгы чама белән тигез урыннарында үсемлекләр шулай яши. Ә төньяккарак күчкән саен, үсемлекләр үсү өчен төнне генә түгел, көнне дә файдалана. Төнге температулар бик түбән булса, көндез үсемлекләр төнгә караганда да тизрәк үсәргә мөмкин. 

Эссе илләрдә исә үсемлек энергиясен һәм дымны суынуга сарыф итәргә мәҗбүр була, шуңа күрә алар төнлә генә үсә.

Селекция вакытында үсемлекнең үсү тизлеген билгеләү бик зур әһәмияткә ия. Сыйфатлы селекция булсын өчен, үсемлекнең биеклеген һәм ботакларының озынлыгын сәгать саен диярлек үлчәп торалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100