Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Селфи ясауның нинди куркынычы бар?

Матур кадр артыннан куганда кешеләр иминлек турында оныта.

news_top_970_100
Селфи ясауның нинди куркынычы бар?
Владимир Васильев

Социаль челтәргә бәйле кешеләр, гадәттә, уникаль селфи ясарга маташу гомер өчен куркыныч булуын искәртми. Ә бит селфи кешенең соңгы фотосы булырга да мөмкин. Бу турыда «Прайм» агентлыгына B&C Agency агентлыгының идарәче партнеры Марк Шерман сөйләгән.

«Гомер өчен куркыныч булган урыннарда селфи ясарга кирәкми. Бу очракта сез ситуацияне контрольдә тота алмаска мөмкин бит. Тауларда, суда, транспортта барган килеш селфи ясау куркыныч», — ди белгеч.

Фото ясаганда сезнең белән берни булмыймы, бар да иминме икәнен аңларга кирәк. Сез биеклектән егылып төшмисезме, аягыгыз таеп китмиме? Матур кадр артыннан куганда кешеләр бу турыда оныта бит, ди Шерман.

Шулай ук сезнең селфи ясау әйләнә-тирәдәгеләргә кыенлык тудырмасын — үзегез турында гына түгел, кешеләр турында да уйлагыз, ди Шерман.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100