Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Селфи ясаучы балыкчының иренен ташбака тешләп алган – видео

Ташбаканың шактый гына агрессив рәвештә котылырга тырышуы видео кадрларында ачык күренә. Шул килеш тә селфи ясарга маташкан ир-ат бик ваемсыз кыланган, ахрысы.

news_top_970_100
Селфи ясаучы балыкчының иренен ташбака тешләп алган – видео
Америка кешесе үзе эләктергән ташбаканы яратып, сөймәкче булган. Бу ир кармакка эләккән рептилияне үбәргә җыенган. Вакыйга турында “Вести” каналы хәбәр итте.

Балык шәп чирткәч, дуслар ташбака тотмакчы булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кармакка ташбака эләккәч, бу кеше сөенә-сөенә аны ярга сөйри. Сакланырга тырышкан ташбака исә кеше кулыннан качарга маташа. Балыкчыны ташбаканың тиз бәргәләнүе, очлы тешләре дә куркытмый. Ул ялан куллары белән рептилияне судан тартып чыгара. Ваемсызлыгы өчен ул сәламәтлеге белән түләгән.

Шуннан соң селфи ясау өчен бу кеше табышын үбәргә дип иелә. Ташбака яшен тизлегендә аның ирененә ябышып, тешләп ала.

Ташбака үзен бик агрессив тота. Аның иреген чикләмәкче булган ир-атны төрлечә тешләргә тырышканы, бәргәләнгәне видеода яхшы күренә.


Ташбаканың шуннан соңгы язмышы турында хәбәр ителми. Ир исә табибларга мөрәҗәгать итмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100