news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Селфи ясарга маташкан кыз тереләй янып үлгән

news_top
Селфи ясарга маташкан кыз тереләй янып үлгән
"Татар-информ" архивы

Мәскәү өлкәсенең Павлов-Посад районында фаҗига була. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Мәктәптә укучы кыз бала трансформатор будкасына кереп селфи ясарга маташа. Аны ток суга. Кызның гәүдәсенә ут каба, һәм ул яна башлый. Әлеге фаҗига турында хәбәрләр социаль челтәрләрдә таралган.

Мәрхүмә кыз яныннан дуслары барысы да качып киткән. Яна башлаган баланы коткаручылар сүндергән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 август 2022
    Исемсез
    Аллаһ сакласын... Дөнья кыямәткә бара төсле тоела
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар