Селфи ясарга маташканда үсмер малайның ике аягын поезд кисеп киткән
Товар составы астында калган малай хастаханәдә ята, хәле авыр булса да, ул сынатмаска тырыша.
2020 елның 26 декабрендә Санкт-Петербургтагы тимер юлда 11 яшьлек Аркадийны товар поезды бәреп китә. Малайлар Аркадийны бара торган поездга сикереп менәргә күндерә, алар шулай итеп селфи ясарга тели. Ләкин состав бик каты итеп селкенә, малай егыла. Баланың ике аягы да поезд астында кала һәм киселә. Хәзер ул хастаханәдә дәвалана. Аның хәле бик катлаулы. Тик малай көчле характерын күрсәтә, ул терелергә тырыша. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Әнисе Мария сүзләренчә, малайның ике аягын да рельслар ампутацияләгән, ул тулысынча канын югалткан, сөякләре сынган, баш мие селкенгән, эчке органнары имгәнеп беткән. Берничә көн элек малайның хәле начарланган, некроз башланган.
Мария социаль челтәрләрдә язгач, меңнәрчә кеше аларның борчуын уртаклаша, аларны хуплый, шуннан соң Аркадийның хәле дә бераз яхшыра. Якын киләчәктә малайга кимендә өч операция кирәк була.
«Поезд зур яралар калдырган. Тән тиресе боттан шулкадәр каты итеп йолкынган, хәтта арткы ягыннан өстән үк тартып төшергән. Аркадийны хастаханәгә китергәч, хирурглар да аптырап калды — алар яраларны каплар өчен тире алырга урын тапмады. Башта баланың гомерен саклап калу өчен яраларны тире белән каплап тордылар. Тән тиресе бик аз булганга, ул бик тарттырып кына ясалды. Үлекли башлаячагы алдан ук билгеле иде», — ди Мария.
Тән тиресенең күпчелеге яхшы гына төзәлә башлый, бик юка булса да, ул тере, анда кан тамырлары да бар. Хәзер некроз алдан фаразлаганнан күпкә азрак, ди әни кеше. Үлекләгән урыннарны алып, киләчәктә пластика ясаячаклар.
Аркадийны озак вакыт дәвалану, аннары протез ясау этаплары көтә.
Тикшерү эшләре дә бара. Аркадийны поездга сикерергә котырткан малайлар исә сүзләрен кире ала, алар фаҗигагә катнашлары булмавын сөйли. Ул малайларның әти-әнисе дә Мария белән элемтәгә чыкмый, диелә бу хәбәрдә.