news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Селфи ясарга маташкан ир-ат берничә тәүлек вентиляция шахтасында кысылып яткан

Дүшәмбе көнне генә эшкә килгән тәрбиячеләр сәер тавыш ишетеп, полиция чакырган.

news_top
Селфи ясарга маташкан ир-ат берничә тәүлек вентиляция шахтасында кысылып яткан

Хакасия башкаласы Абакан шәһәрендә 44 яшьлек ир-ат ике тәүлек чамасы вентиляция шахтасында кысылып яткан. Бу турыда Хакасия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу кеше шимбә көнне балалар бакчасы түбәсенә менеп, селфи ясарга маташа. Телефоны вентиляция шахтасына төшеп китә. Гаджетны алырга дип ир-ат шахтага төшә һәм үзе дә кысылып кала. Шулай итеп ул ике тәүлек чамасы шахтада утыра.

Балалар бакчасына дүшәмбе көнне генә эшкә килгән тәрбиячеләр сәер тавыш ишетеп, полиция чакырган. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ярдәм сораучы ир-атны тапкан. Бу кеше шимбәдән бирле шахтада кысылып ятуын үзе әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар