news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Селфи ясаганда, унбер кешене берьюлы яшен суккан

27 турист каравыл манарасына менеп, селфи ясамакчы булган.

news_top
Селфи ясаганда, унбер кешене берьюлы яшен суккан
https://pixabay.com

Һиндстанда унбер кешене берьюлы яшен сугып үтергән. Алар яшенле яңгыр вакытында селфи ясамакчы булган. Бу турыда ВВС басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига якшәмбе көнне Джайпур шәһәрендә була. Кешеләр уникенче гасырда төзелгән Әмир фортындагы каравыл манарасына менеп, селфи ясамакчы була. Бу туристлар ярата торган урын. Яшел суккан чакта биредә 27 кеше була. Шуларның унбере урында ук үлә, имгәнүчеләр дә бар.

Кайсыбер кешеләр җиргә сикереп төшеп котылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар