Селфи ясаганда, 13 яшьлек кыз үзенә пистолеттан аткан
Кыз бала, әтисеннән рөхсәт сорамыйча, кобурадан травматик пистолетны чыгара.
Мәскәү янындагы шәһәрдә, селфи ясаганда, 13 яшьлек кыз бала битенә пистолеттан атып яраланган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
5 гыйнварда Мәскәү янындагы Мытищи шәһәрендә 13 яшьлек кыз бала селфи ясамакчы булган. Ул дача йортының икенче катында була. Кыз бала әтисеннән рөхсәт сорамыйча, кобурадан травматик пистолетны ала. Бала телефондагы фотокамера белән селфи ясамакчы була. Ул ялгыш курокка баса һәм битенә атып җибәрә. Атканнан соң, кызның аскы казналыгы сынып бетә.
Имгәнгән кызның әтисенең пистолет йөртергә рөхсәте булган.
Коралны дөрес сакламаган өчен