Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сельдь балыгын җиңел генә чистарту сере

Күпләр сельдь балыгын чистартып интекмәс өчен, селедкалы рецептлардан баш тартадыр, мөгаен.

news_top_970_100
Сельдь балыгын җиңел генә чистарту сере
https://pixabay.com

Сельдь балыгын җиңел генә чистарту ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Балык белән эшли торган куна тактасына полиэтилен пленка җәегез. Юкса, тактадан балык исе озак бетми интектерер.

Балыкны юып, куна тактасына салыгыз һәм башы белән койрыгын кисеп ташлагыз.

Үткен пычак яки кайчы белән корсагын башыннан койрыгына таба кисеп җибәрегез. Эчәклеген алып ташлагыз һәм кәгазь тастымал белән сөртегез. Балык эчендәге әчкельт тәм бирә торган юка эләпне дә кәгазь тастымал белән алып ташлагыз.

Балык кабыгындагы кара элпәне алып ташлау өчен түшнең аркасында умырткалык буйлап башыннан койрыгына таба кисем ясагыз. Элпәне җайлап кына куптарып алыгыз.

Балык корсагын ачыгыз һәм, ике ягын аерып ачып, тактага салыгыз. Кул учы белән каты итеп басыгыз һәм балык түшен кире әйләндереп салыгыз.

Балыкның умырткалыгын ике ягыннан тотыгыз һәм бөтен кылчыкларын бергә берьюлы тартып алыгыз. Кул белән каты итеп баскач, балык филесеннән сөякләрне җиңел генә тартып алып була.

Балыкны чистартуның тагын бер ысулы видеода күрсәтелә. Балыкның башын кисеп ташларга, алда әйтелгәнчә, эчен һәм кабыгын чистартырга. Аннары койрыгын уртага аерып, балык түшен буеннан-буена икегә бүлергә. Шул чакта балыкның кылчыклары аерылып чыга. Аннары умырткалыкны тотып, җайлап гына филене аерып алырга. Артык йөзгечләрен кисеп ташларга һәм филе әзер.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100