Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сектантларны ничек белеп була?

Ислам динендә булган сектантлар читлегенә эләкмәс өчен нишләргә кирәк?  Бу хакта Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте бүлеге җитәкчесе Булат Мөбәрәков үз фикерләрен белдерде.

news_top_970_100
Сектантларны ничек белеп була?

АБулат Мөбәрәков, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте бүлеге җитәкчесе: " Кешене секта йогынтысыннан арындыру өчен белем кирәк. Синең 5 дипломың булырга мөмкин, ләкин шуңа карамастан син куркыныч астында калырга мөмкинсең, син табиб, инженер була аласың, ләкин бу гына җитми, иң беренче чиратта кеше шәригать белеменә ия булырга, үз динен өйрәнергә тиеш. Үз дине турындагы мәгълүматы күбрәк булган саен, ул секта йогынтысыннан  куркынычсызлыкта тора. 


Белемсез кешенең Коръән һәм сөннәттән дини карарлар чыгарырга хокукы юк. Аларга син сорау бирәсең: “Синең сөннәтне аңлавың дөрес икәнен каян беләсең?" Ул синең соравыңа сорау белән җавап бирә: “ Ә син Коръән һәм сөннәтне синеңчә аңлау дөрес аңлау икәнен каян беләсең ?” Логикалы. Шулай итеп, ул үзенең нәкъ менә шундый сораулары белән кешене упкынга куып кертә. 


Без үз фикеребезне тәкъдим итмибез, ә дүрт мәсләк фикерен хуплаучыларның, чын галимнәр әйткән сүзләрне җиткерәбез. 


 Коръән һәм сөннәт – шәригатьнең төп чыганагы. Без барыбыз да кибетләргә йөрибез . Күп кеше товарларга нәрсә өстәүләрен тикшерергә кирәклеген дә аңлый, белә, ләкин барысы да риза. Йөз ел элек булган принцип. Принцибы мондый: нәрсә тыелмаган, рөхсәт ителгән, барысы да, хәләл. Бу хакта барысы да оныткан инде. Хәләл һәм хәрәм мәсьәләсе , гомумән, кеше язмышында физиологиянең асылын билгели.


 Сектага эләкмәс өчен, дини яктан белемле булырга, шәригать законнарын, кагыйдәләрен белергә кирәк. Динне белгән, аның буенча яшәгән кеше сектага эләкми".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100