«Сексуаль образ»: Эльвира Хамматова халыкка матурлык серләре турында видео яздырган
Татар эстрадасы җырчысы Эльвира Хамматова Инстаграм аккаунтында битне карау серләре турында видео яздырган. Халык видеоязмадан бигрәк, җырчының эчке күлмәген тәнкыйтьләгән.

«Кабат бит тиресенә әйләнеп кайтып… Мондый видеолар Сезне — минем язылучыларымның 70 процентын тәшкил иткән хатын-кызларны кызыксындырганга, «Нәрсәләр кулланасыз, сылыйсыз, тидерәсез, серләрегез бармы?» — дип соравыгызга җавап.
Миңа жәл түгел, рәхим итегез, кулланыгыз, сорауларыгыз туса языгыз», — дип язган Эльвира Хамматова.
Әмма инстачылар җырчының видеодагы күлмәгенә нык игътибар биргән. «Киемегез татар хатын-кызларына хас түгел. Без сезне мөлаем, үрнәк образда күрергә өйрәнгән», «Бу төнге күлмәк бит, минеке дә нәкъ шундый», «Кыяфәтең уш китмәле түгел шул», — дип язганнар.
Икенчеләр исә: «Килешә, килешә», «Сексуаль образ», — дип мактаган.