Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Секс турында 6 миф: хатын-кызлар сексуаль яктан ничә яшьтә ачыла?

Халык арасында таралган, әмма дөреслеккә бик үк туры килеп бетмәгән имеш-мимешләрне барладык.

news_top_970_100
Секс турында 6 миф: хатын-кызлар сексуаль яктан ничә яшьтә ачыла?
pixabay.com

1. Хатын-кызлар – мәхәббәт, ә ирләр һәрвакыт секс эзли дигән фикер күпләрнең баш миенә кереп утырган. Әмма бу фәнни яктан дәлилләнмәгән, галимнәр ул хакта әле дә сүз куерта...

2. Күрем көннәрендә балага узып булмый. Сперматозоидлар хатын-кыз организмында биш көнгә кадәр яшәргә мөмкин, шуңа күрә менструация вакытында да авырга узу мөмкинлеге бар.

3. Ирләр гел яратышырга тели. Әлбәттә, бу чираттагы миф кына, ирләр – секс-машина яки робот түгел бит.

4. Ирләр һәм хатыннар сексуаль яктан төрле яшьтә ачыла. Имеш, ир-атның сексуаль яктан иң көчле чагы – 20 яшь, хатын-кызныкы – 30, диләр. Чынлап та, көчле затларның организмындагы тестостерон күләме балигълык яшендә максималь дәрәҗәгә җитә. Ә хатын-кыздагы эстроген гормоны урта яшьләрдә арта. Әмма бу гына сексуаль яктан иң көчле вакытны билгеләргә сәбәп түгел, әле тормыштагы башка факторлар да күп бит...

5. Мәхәббәт белән шөгыльләнүнең уртача вакыты – 30 минут. Бу да дөрес сан түгел икән. Галимнәр 500 парны тикшергән һәм күбесенең яратышу вакыты 5 минут 24 секундтан артмаган. 

6. 60тан соң секс юк. Әлбәттә, яшь барган саен кешенең гәүдә төзелеше үзгәрә, хатын-кызларның 45-55 яшьтә менопауза вакыты җитә, ирләрнең тестостероны кими. Шулай да, бу әле 60тан соң секс белән шөгыльләнүдән туктыйлар дигән сүз түгел...

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100