Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шеф-повар Ләйлә Кашаповадан күбектән баллы десерт

news_top_970_100
Шеф-повар Ләйлә Кашаповадан күбектән баллы десерт
pexels.com, Абдул Фархан

Аны балалар бәйрәмендә дә, өлкән яшьтәге аудиториягә дә әзерлиләр. Десерт Юныс Әхмәтҗанов китабыннан алынды.

Күбекне әзерләү өчен: 70 гр йомырка агы һәм 140 гр шикәр комы кирәк. Блендер белән күбекләнгәнче туглыйбыз һәм пергамент кәгазенә 2 сәгатькә 100 °С духовкага куябыз, киптерәбез, суыткычка (морозильник) катырырга куябыз.

Крем өчен: 570 гр куертылган сөт (сгущенка), 270 гр сыер мае кирәк. Бүлмә температурасында блендер белән туглыйбыз, һәм майлы крем әзер була.

Шоколадлы крем өчен: 420 гр эретелгән шоколадны 420 гр 33 яки 35 процентлы сөт өсте (сливки) белән туглыйбыз, җылытабыз, һәм шоколадлы крем әзер була.

Кремнарны, чыгарырга уңайлы булсын өчен, махсус пакетка салабыз.

Десерт савытларына кипкән күбекләрне салып чыгабыз. Өстенә майлы крем һәм шоколадлы крем ягабыз. Десертны матурлар өчен, өстенә угычтан чыгартылган чикләвек, җиләк-җимешләр (җиләк, күк җиләк һ.б.), бөтнек сибәргә була.

Шунысы мөһим: әлеге рецепт беренче тапкыр әзерләп караган кешеләрнең дә бик тәмле килеп чыга, – дип ышандыра шеф-повар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100