news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда себерке җыйганда ир белән хатынны яшен суккан

Хатын урында ук үлгән, ире аңын югалткан.

news_top
Башкортстанда себерке җыйганда ир белән хатынны яшен суккан
www.bashinform.ru

Башкортстанда урманда йөрүче ир белән хатынны яшен суккан. Хатын урында ук һәлак булган, ире исә кырыйга атылып киткән һәм ул аңын югалткан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 27 июнь көнне Аургазы районында була. «Башкортстан» телеканалы белешмәсе буенча, алар урманда түгел, кырда булган. Ир белән хатын себерке җыярга килгән.

Яшен сукканнан соң, аңына килгән ир-ат хатынының янып яткан гәүдәсен күреп ала. Ул ашыгыч ярдәм чакыра, тик хатынны коткара алмыйлар.

Тагын бер версия буенча, ир белән хатын күл буенда ял иткән. 

Шулай итеп Стәрлетамакта яшәүче 53 яшьлек хатын һәлак булган. Стәрлетамак районы буенча Тикшерү идарәсе тикшерү башлаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Башинформ» агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы раслаган белешмә турында язды. Ир белән хатын Кече Нугазак авылы янында каен себеркесе җыярга барган. Мәрхүмә хатынга 53 яшь булган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар