news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Себергә эшкә чыгып киткән Рифгатьне поезддан алганнар һәм ул югалган

Ул туганнарына шалтыратып, үзен Красноярскидагы КПЗга озатуларын әйткән.

news_top
Себергә эшкә чыгып киткән Рифгатьне поезддан алганнар һәм ул югалган
Уфадан Иркусткига эшкә дип чыгып киткән 44 яшьлек ир-ат югалган. Бу турыда “Башинформ” хәбәр итте.

20 июльдә Башкортстанның Туймазы районы Кандыр авылы кешесе 44 яшьлек Рифгать Шәкүров Уфадан Иркутскига эшкә чыгып киткән. 28 июльдә ул туганнарына шалтырткан. Рифгать үзен поезддан төшереп, Красноярскидагы КПЗга озатуларын әйткән. Шуннан бирле бу ир-атның кайдалыгы билгеле түгел.

Туганнары волонтерлар һәм полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Билгеләре: буе 165 см, чәчләре кара, бераз чал керә башлаган, күзләре коңгырт. Уң кулындагы баш бармагында бер буыны юк, аркасында сул якта операциядән калган шрам, адагы ике теше юк.

Рифгать Шәкүров турында мәгълүматы булган һәркемне 02 (стационар телефоннан), 020 (мобиль телефоннан) йә 8-927-969-89-19, 8-927-941-65-11 номерларына шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар