Себердә Сабаны сагынып яшәүче Равия Галимова: «Әнисез калгач, чәчне сыйныфташлар үрә иде»
Төмән өлкәсендәге Әманәт авылында Татарстанның Саба районы Арташ авылында туып үскән Равия апа Галимова яши икән. Төмән якларындагы якташыбыз, журналист Таңсылу Габидуллина «Себер татар дөньясы» сәхифәсендә Равия апаның язмышы турында яза.
«Якташын күреп Равия апа үзе дә сөенде, кыстый-кыстый, өенә кунакка дәште. Аның мөлдерәп торган сагышлы күзләреннән барысы да аңлашыла: кайгы-хәсрәтне күп күргән ул. 70 яшьлек Равия ападан тизрәк хәлләрен сорашасы, Себер җиренә ничек килеп эләгүен беләсе килде.
Нечкә күңелле Равия апа сөйләгәннәрнең барысын да язып, кабат күңел хисләрен кузгатасы да килми. 7 яшендә ул иң авыр сынауларның берсенә дучар була – әнисен югалта. «Ничек әнисез яшәрбез?» – дип хәсрәтләнеп утырырга да вакытлары булмаган: ике бертуганы, әтисе белән тормышны тартырга, йортны тәртиптә тотарга, мал карарга, ашарга пешерергә кирәк була кечкенә Равиягә.
Ул 8-9 яшендә камыр басуларын әле дә оныта алмый. «Әти камырны куллар чистарганчы, камыр кулга ябышмый башлаганчы озак итеп басарга куша иде. Озак басылган камырның тәме әле дә истә. Бала вакытта чишмәләрдән сулар ташыганым, елгада керләр чайкаганнар бүгенгедәй исемдә. Чәч толымнарым озын иде. Әнисез калгач, чәчемне мәктәптә сыйныфташларым үрә иде», – дип балачагын күздән кичерде Равия апа.
17 яшен тутыргач, бертуган Фәрдәнә апасы аны Төмән якларына алып килгән. Равия апа Әмәнәт авылында тормышка чыккан. Ире гомер буе совхозда, үзе мәктәптә пешекче булып эшләгән. Ире бакыйлыкка күчеп, ялгыз калуына да уникенче ел киткән. Кешедән ким яшәмәгәннәр, күп итеп мал, кош-корт асраганнар. Өч бала үстергәннәр, аларны аякка бастырганнар. Олы кызы укытучы, уртанчы улы юл транспорты юнәлешендә эшли, кече улы атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Янәшәсендә генә яшәүче 3 баласы да, 6 оныгы, 6 оныкчыгы бүген үзен тәрбиялиләр, хөрмәтлиләр.
Бүгенге көндә бер оныгы Марат махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Равия апа иртә-кич, «Маратымнан хәбәр килмәдеме икән» дип, телефонын кулына ала. Ите, сөте, мае, утыны – бар кирәк-ярак белән булыша балалары. Тик торырга гадәтләнмәгән, канына эш сеңгән Равия апа бүген казлар асрап, бакчасында җиләк-җимеш, чәчәкләр үстереп, йон эрләп, оекбашлар, шәлләр бәйләп җанына сихәт ала.
«Туган җирләрегез сагындыра торгандыр? Кеше, олыгайгач, туган ягына тартыла бит. Сезнең андый теләк юкмы?» – дип сорыйм.
«Бик сагынам авылымны. Бертуганнарым, энем белән апам мәрхүм булдылар. Анда хәзер балалары яши. Елга бер тапкыр булса да кайта идем. Узган елда да туган авылга кайтып килдем. Быел кайта алырмынмы, әйтә алмыйм әлегә. Сыйныфташларым белән телефоннан сөйләшеп торабыз. Авылны сагынсам да, минем бәхетем – 44 елга якын яшәгән Әманәтем һәм балаларым. Картлыгым бик бәхетле. Барысына бик шөкер кылам», – ди Равия апа.
Ул безне «Аллаһка әманәт» дигән сүзләр белән озатып калды. «Аллаһка тапшырдык. Исән-сау йөрегез» дигәнне аңлата икән бу сүзләр... «Машина үтеп киткән саен, шушы сүзләрне әйтеп калам», – ди бер күрүдә яраттырган якташым», – дип яза Таңсылу Габидуллина.
Язмага беркетелгән видеодан да Равия апаның уңганлыгы күренеп тора. «15-16 яшеннән йон эрли башлаган Равия апа әле дә бик оста эрли. Бер капчык оекбаш бәйләп куйган, шаккаткыч. Каз мамыгыннан мендәрләр дә ясый икән. Равия апа татарча газета-журналларны да яздыра, яратып укый, җыеп бара. Тагын бер тапкыр сокланып, нык сәламәтлек теләп куясы килә», – дип яза Таңсылу Габидуллина.