news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Себердә Габдулла Тукайга беренче һәйкәл ачылды

news_top
Себердә Габдулла Тукайга беренче һәйкәл ачылды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан

Омск өлкәсе Усть-Ишим районының Әшеван авылында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бу – Себердә бөек татар шагыйренә куелган беренче һәйкәл. Бюст авторы – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина. Һәйкәл Әшеван урта мәктәбе территориясендә урнашкан.

Тантаналы ачылышта Омск өлкәсе губернаторының вәкаләтле вәкиле Олег Винников, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Омск өлкәсе Усть-Ишим районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Лютенко катнашты һәм сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан

Тантанада «Иртыш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге рәисе, «Ибирь» (Себер) җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы әгъзасы Тамир Алимбаев, «Омск Дуслык йорты» директоры һәм «Россия халыклары Ассамблеясе»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Наталья Степанова, төбәкнең татар оешмалары активистлары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, авыл халкы, кунаклар катнашкан.

Данис Шакиров чыгышында чара кунакларын Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләгән. Ул Габдулла Тукайга һәйкәл кую инициативасы өчен Әшеван авылы халкына рәхмәтен белдергән. Һәйкәлнең урыны уңышлы һәм символик булуын да билгеләп үткән. Укучылар көн саен Габдулла Тукай һәйкәле яныннан үтеп йөриячәк һәм туган телгә, туган халкына бәйләнеш тоячак.

Искәртеп узабыз: язгы ташу вакытында авылның инфраструктурасына берничә тапкыр зыян килгән иде. Шуңа да карамастан, биредә яшәүчеләрнең рух ныклыгын һәм туган якка булган мәхәббәтен сынмады. Әшеванлылар туган җирдә яшәүләрен дәвам итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар