news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Себердә коммуналь хезмәтләр кар астындагы чирәмне чабарга керешкән — видео

Кузбасс, Новосибирск якларында кар астындагы газоннарны триммер белән тигезләп йөриләр.

news_top
Себердә коммуналь хезмәтләр кар астындагы чирәмне чабарга керешкән — видео
Салават Камалетдинов

Себер якларындагы берничә төбәктә коммуналь хезмәтләр профильне үзгәртергә өлгермәгән. Беренче кар явуга карамастан, алар чирәм чабарга керешкән. Бу урыннан кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Кузбасс һәм Новосибирск шәһәрендә яшәүчеләр кар астыннан чирәм чабучы кешеләрне видеога төшереп, социаль челтәрләрдә тарата. Газон күренми дә, әмма аны триммер белән тигезләп йөриләр.

Хәер, бу очракта чирәм чабучы кешеләр гаепле дә түгел, эшләрне планлаштыра торган оешма гаепле. Алар график төзегендә һава торышын исәпкә алмаган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар