Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Себердә Илсөя Бәдретдинова концертына автобуслар яллап 200 чакырым юл үтеп килгәннәр

Татар моңын, татар җырын ишетергә сусаган Себер татарлары Илсөя һәм аның коллективын зарыгып көтеп алган, матур итеп каршылаган.

news_top_970_100
Себердә Илсөя Бәдретдинова концертына автобуслар яллап  200 чакырым юл үтеп килгәннәр
"Татар-информ" архивы

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың Инстаграм челтәрен карап баручылар, аның күптән түгел Себер якларында гастрольләрдә булганына игътибар итми калмагандыр. Татар моңын, татар җырын ишетергә сусаган милләттәшләребез Илсөя һәм аның коллективын зарыгып көтеп алган, матур итеп каршылаган.

«Җир җимертеп Себердә йөрибез!  — ди ул. — Читтә яшәүче милләттәшләргә сокланып туя алмыйм! Матур яшиләр, татарлыкны саклыйлар! Барган бер җирдә иң кадерле кунакларын каршылагандай табыннар белән каршылыйлар. Тагын көтәбез, дип озатып калалар. Бөтен җирдә аклык. Кар күп монда. Чын кыш. Нижневартовск, Сургут, Нефтеюганск, Нижнесортымский, Тобольск белән быелга саубуллаштык», — дип яза ул, чын күңелдән сокланып Себер татарлары турында. Төмәндә һәм Вагайда яшәүчеләргә дә олы ихтирамын белдерә.

Җырчының концерт директоры Гүзәл Кәрәмиеваның интернет сәхифәсендә язылганча, Илсөянең концертларын карарга татар тамашачысы хәтта автобуслар яллап 150-200 чакырым юл үтеп килгәннәр, концерт барышында, рәхәтләнеп җырлап утырганнар, туйганчы биегәннәр. Тамаша беткәннән соң да, җырчыны озак сәхнәдән төшермәгәннәр. Матур чәчәк букетлары, истәлекле бүләкләр дә биреп җибәргәннәр. Сәхнәгә менгән һәр тамашачы, Илсөягә татар рухы алып килгән өчен рәхмәтен җиткергән. «Сез киткәчтен дә, әлеге концертыгыз белән озак рухланып, җырларыгызга хисләнеп ,күңелдән җырлап яшәрбез әле», — дигәннәр.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Җир җимертеп Себердә йөрибез! Читтә яшәүче милләттәшләргә сокланып туя алмыйм! Матур яшиләр...татарлыкны саклыйлар! Барган бер җирдә иң кадерле кунакларын каршылагандай табыннар белән каршылыйлар. Тагын көтәбез,-дип озатып калалар. Бөтен җирдә аклык...кар күүүүп монда))) Прям КЫШ КЫШ) )) Нижневартовск, Сургут, Нефтеюганск, Нижнесортымский, Тобольск белән быелга саубуллаштык... Иртәгә 27 январь Вагай 28 январь Тюмень Аннан Башкортостанга кайтабыз. 30 январь Раевка ( әәәз генә билетлар бар әле) 31 январь Миякә ( билетлар юк ) 1 февраль Уфа ( билетлар юк) 2 февраль Уфа ( әәәәз генә билетлар бар әле) 3 февраль Уфа УМПО 4 февраль ( гулянка) ? #атказанмаган #иббанда #янасезон #ИБгруппасы#янапрограмма#люблюнемогу#ильсиябадретдинова#илсоябэдретдинова#татарэстрадасы#татарэстрадасыартистлары#концерт#татарстан#башкортостан#уфа#нефтеюганск#сургут#нижневартовск#нижнесортымск#тобольск

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Илсөя группасының концертын караган тамашачы, туган якларын, туган нигезләрен сагынып, авылында үткән Сабантуйларны искә төшереп утырдык, дип белдергән.

«Менә кайда ул чын атказанган халык артисты»;

«Аллага шөкер, Себер якларында да тулы заллар. Һәрвакыт шулай булсын. Исән-сау йөрегез юлларда! Яратам, хөрмәт итәм, сокланам!»;

«Кайларда йөрсәгез дә, юлларыгыз уң булсын, залларыгыз тамашачылар белән тулып торсын»;

«Синең үзеңә генә түгел, хәтта командаңа да атказанган бирерлек. Бу дәрәҗә халык соравы буенча эшләнелми микән?», — дип язганнар, виртуаль дуслары Илсөяне мактап.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100