Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Себердә авыл халкы авыру янына килгән санитария вертолетын куып җибәргән — видео

Ир-атлар вертолет «тайгага вирус китерә» дип борчыла.

news_top_970_100
Себердә авыл халкы авыру янына килгән санитария вертолетын куып җибәргән — видео
https://pixabay.com

Ханты-Манси автономияле округындагы Селиярово авылы халкы санитария вертолетын куып җибәргән. Табиблар ковид белән авырый дип шикләнгән кешене алып китәргә дип килгән булган. Авыл халкы кугач, авыру ир-атны башка урыннан алып китәргә туры килгән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Югра катастрофалар медицинасы үзәге директоры Василий Костинга сылтама белән хәбәр итте.

Саклагыч костюмнар кигән табиблар утырган санитария вертолеты пациентны көтеп торган мизгел сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә чыккан. Вертолетта ковидлы авыруны урнаштыру өчен махсус бокс та күренә. 

Кадр артында ир-ат сүгенә, ул табибларга кычкыра һәм «тайгага вирус китерәләр» дип ачулана. Шуннан соң табиблар боксны кабат вертолетка кертеп куялар.

Костин сүзләренчә, 1 июльдә табиблар ковид белән авырый дип шикләнгән ир-атны алырга бара. Ир-атта ике яклы пневмония була. Ковид бригадасы Селиярово авылындагы мәйданчыкка килеп туктый. Пациентны вертолет белән алып китәргә җыеналар.

Табиблар вертолеттан изоляция боксын чыгаргач, авыл халкы арасыннан биш кеше үзен агрессив тота, бер ир-ат башкаларны да чакыру, «Селияровоны пычраткан өчен» табибларны җәзага тарту белән яный.

«Безнең вертолетның двигателе эшләп тора иде, аның боргалаклары да әйләнеп тора. Минем хезмәткәрләр боргалакларга зыян килергә мөмкин дип борчыла, алар низаг зурга китмәсен өчен, пациентны башка мәйданнан алып китәргә дип карар кыла. Ул урынга ун минут кына очасы була. Алар пациентны ала, аны Ханты-Манси округ клиник хастаханә илтәләр. Ир-атның хәле уртача катлаулылыкта», — ди Костин.

Аның сүзләренчә, табиблар мондый очраклар белән очраша инде. «Бу кадрлар социаль челтәрләрдә таралгач, мин дә, безнең хезмәткәрләр дә гаҗәпкә калды. Бу гадәти, штатлы хәл», — ди Костин. 

Селияроводан алып киткән ир-ат исә терелгән, аны 20 июльдә өенә кайтарып җибәргәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100