Татарстанның атказанган җырчысы Илсөя Бәдретдинова Себер якларында гастрольләрен дәвам итә. Җырчыны кайда да колач җәеп каршы алалар, алкышларга һәм бүләкләргә «күмәләр».
Нижневартовск шәһәрендә Илсөя Бәдретдиновага Себер татарлары автономиясе исеменнән Мактау грамотасы тапшырылган. Җырчы «милләтара дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен» бүләкләнгән. Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.