
«Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов СССРның төрле төбәкләреннән Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орденнар гына алган 242 кызылармияче-мөселманның исемнәрен ачыклады. Ул Оренбург һәм Чиләбе өлкәләрендә туган татарлар турында сөйләвен дәвам итә.
Төмән өлкәсендә туучылар
Галиев Магиулла (Мәсипулла), 1919 елда Төмән өлкәсе Төмән районы Мичурино авылында туган. Хатыны – Шалкыя. 1939 елда Төмән РВК тарафыннан мобилизацияләнә, комсомол. Көнбатыш фронтта хезмәт итә.
105 нче укчы бригадасының аерым танк-истребитель артиллерия дивизионында кече сержант, орудие командиры.
Советлар Союзы Герое исеменә 1942 елның 7 сентябрендә үлгәннән соң тәкъдим ителә.
1942 елның 12 августында Калуга өлкәсе Ульяновск районы Леоново авылы янындагы сугышта 17.00 сәгатьтә Галиев орудиесе 8 немец танкына каршы сугыша, алар безнең оборонаның алгы чиген өзеп чыга. Галиевның кулын кыйпылчык өзә, ләкин ул үз расчеты белән командалык итүен дәвам итә. Дошманның 3 танкына атып тидерә, тагын 2 танкын яндыра. Атака кире кагыла. Ләкин Галиевның 2 аягы да өзелә. Кан югалтудан ул иптәшләре кулында үлә.
Громоздово авылында җирләнгән, Калуга өлкәсе Ульяновск районының «Заречье авылы» авыл җирлегендә истәлеге мәңгеләштерелгән.
1942 елның 5 октябрендә, үлгәннән соң, Ленин ордены белән бүләкләнә.
Гомәров Йосыф Дәүләт улы (Юрий Давыдович) 1925 елда Төмән өлкәсе Велижан районы Спасс авылында туган. 1943 елның 1 октябрендә Велижан РВК тарафыннан мобилизацияләнә, комсомол. 1944 елның 22 февраленнән III Украина фронтында хезмәт итә. Яраланган.
1944 елның 6 ноябрендә Украинаның Львов шәһәрен азат иткәндә станоклы пулеметтан ут белән гитлерчыларның кул пулеметларының 2 ут ноктасын, 9 пехотачысын һәм офицерын юк итә. Оборонаның яңа рубежын алуга ярдәм итә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Гвардия старшинасы, 10 нчы гвардия Урал-Львов танк корпусы 29 нчы гвардия мотоукчылар бригадасының станоклы пулемет расчеты командиры.
1945 елның 29 гыйнварында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. 1945 елның 26 гыйнварында беренчеләрдән булып Штейнау бистәсеннән 6 км көньяктарак Одер елгасын кичә, плацдармнан кул пулеметы уты белән калган подразделениеләрнең кичүен каплый. 27 гыйнварга каршы төндә Лампенсдорф торак пунктыннан көнбатыштарак 49 фашистны юк итә. Расчеттан ялгыз калгач та дошманның контратакаларын кире кайтара.
1945 елның 8 мартында Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
181 нче укчы дивизиясенең 271 нче укчы полкы составында 1945 елның 30 апрелендә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Төмән өлкәсе Түбән Тавда районы Яңа Казансу авылында яши.
1985 елның 6 апрелендә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Нигъмәтуллин Бикбулат, 1918 елда Төмән өлкәсе Княжевск районы Кыштырла авылында туа. Әнисе шул ук авылда яши. 1938 елның сентябрендә Төмән РВК тарафыннан мобилизацияләнә. ВКП(б) әгъзасы. 1941 елның июненнән фронтта хезмәт итә. «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Өлкән сержант, 74 нче Киев укчы дивизиясенең 360 нчы укчы полкының 76 мм батареясы командиры.
1943 елның 5 һәм 6 ноябрендә Киев шәһәре тирәсендәге Буча дачасын азат иткәндә, дошманның контратакасын кире какканда, үз орудиесыннан турыдан-туры ут ачып, 30 гитлерчыны һәм 3 станоклы пулеметны юк итә. Киев өчен барган сугышларда аның расчеты 2 автомашина, 4 укчы пулемет, повозка, мотоцикл, 2 блиндаж һәм 50 фашистны юк итә.
1943 елның 16 декабрендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Советлар Союзы Герое исеменә 1944 елның 23 гыйнварында тәкъдим ителә. 1943 елның 11 сентябрендә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Себеж районы Оболенье авылын азат иткәндә сафтан чыккан ут взводы командирын алмаштыра, үз орудиеләреннән контратакага чыккан дошман танкларына ут ача, аларны 400 метрга якын җибәрә. «Фердинанд» орудиесы һәм урта танк бәреп төшерелә. Фашистларның 3 контратакасы кире кагыла.
1943 елның 25 декабреннән 1944 елның 2 гыйнварына кадәр Украинаның Киев өлкәсендәге Белая Церковь шәһәрен азат иткәндә, Нигъмәтуллин расчеты 5 пулемет ноктасын һәм гитлерчыларның 2 взводын юк итә. Сержант үзе бик каты контузия ала һәм туфрак астында күмелеп кала, ләкин медсанбатка эвакуацияләнә. Шул ук көнне вафат була һәм Велико-Половецкий районының Яхны авылында җирләнә, Украинаның Киев өлкәсе Сквирский районының Пищики авылында мәңгеләштерелә.
1944 елның 17 февралендә, үлгәннән соң, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Төмән өлкәсе «Хәтер китабы»нда һәлак булу урыны күрсәтелмәгән, Герой исеменә тәкъдим итү турында әйтелми.
Тузбаков Хәмид Тузбак улы, 1921 елгы. 1940 елның октябрендә Ялутор РВК тарафыннан мобилизацияләнә.1941 елның июненнән Төньяк-Көнбатыш, Сталинград, Көньяк-Көнбатыш, II һәм III Украина фронтларында хезмәт итә. Старая Русса шәһәрен саклаган.
1943 елның 13 гыйнварында разведчиклар төркеме белән Сталинград янындагы Западновская авылы янында дошман окопларына бәреп керә, шәхсән үзе 15 гитлерчыны юк итә. Төп частьләр якынлашканчы һәм һөҗүмне дәвам иткәнче плацдармны тотып тора. 1943 елның 10 гыйнварыннан 31 гыйнварына кадәр генераль һөҗүм вакытында фашистларның 5 пулемет һәм 4 миномет ноктасының координаталарын билгели, алар безнең артиллерия уты белән юк ителә.
1943 елның 14 февралендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
1943 елның 19 декабрендә яраланганнан соң, Украинаның Кировоград өлкәсе Новгородка авылы янында 84 нче укчы дивизиясенең 74 нче артиллерия полкында кызылармияче булып әсир төшә. Кача.
Гвардия рядовое, 58 нче гвардия Днепропетровск миномет Кызыл Байраклы полкы дивизионы идарәсе разведчигы.
1944 елның 3 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1944 елның 21 августында Белоруссиянең Минск өлкәсе Борисов шәһәрендәге Березина станциясен азат иткәндә, күзәтү пунктында булганда, гранаталар белән 2 немец танкын юк итә һәм автомат уты белән 6 танкистны атып үтерә. Үзе контузияләнә, ләкин 1 сәгатьтән дошманга кабат ут ача. Автомат чиратлары белән 10 пехотачыны һәм 3 офицерны юк итә. Моннан тыш, 30 фашистны әсир итән.
1944 елның 7 ноябрендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
1945 елның 8 апрелендә Польшаның Брук авылы янында дошман атакасын кире кагып, 5 гитлерчыны автоматтан юк итә.
«Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.
1985 елның 6 апрелендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Хәйруллин Йосыф Биктимер улы, 1915 елның 20 сентябрендә Төмән өлкәсе Төмән районы Исаул авылында туган. 1937 елда Төмән РВК тарафыннан мобилизацияләнә. ВКП(б) әгъзасы. 1942 елның июленнән фронтта. 1942 елның 11 августында Сталинград янында каты яралана.
Өлкән лейтенант, 105 нче аерым истребитель-танкка каршы дивизион батарея командиры.
1945 елның гыйнварында Латвиядә Рига шәһәрен азат иткәндә 202,4 биеклегендә ачык позициядән дошман пулеметларына каршы ут алып бара, яралана, әмма сугыш кырыннан китми. Валга шәһәрен азат иткәндә 4 пулеметны һәм 20 гитлерчыны юк итә. П.Пурва янында һәлак булган батарея командирын алыштыра һәм тагын берничә пулеметны юк итә. Балтыйк буен азат итү өчен барган сугышларда аның взводы 20 пулеметны һәм 80 гитлерчыны юк иткән.
1945 елның 22 февралендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
1945 елның 1 мартыннан 4 мартына кадәр немецларның Ресту бистәсе өчен барган сугышларда Хәйруллин батареясе турыдан-туры дошманның 13 ут ноктасын юк итә. Вударге бистәсе янында күзәтү пункты һәм 2 пулемет юк ителгән. Беверингец һәм Россов бистәләре янында үзйөрешле орудие, 4 бронетранспортер, 6 зенит орудиесе, 2 миномет, 2 пулемет һәм 50 гитлерчы юк ителә. Яраланганнан соң Хәйруллин сугыш кырын ташлап китми һәм батарея утына җитәкчелек итүен дәвам итә.
1945 елның 21 мартында Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
1945 елның 23 апрелендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Берлин шәһәре янындагы сугышларда, Кинитц бистәсе янында дошман оборонасын өзгәндә, Хәйруллин батареясе сугышчан бурычны үти. Мальков шәһәре урамнарында артиллеристлар, туры наводка белән ут алып, 2 дзотны һәм 6 пулеметны юк итә, бу исә һөҗүмне дәвам итәргә һәм 100 фашистны әсирлеккә алырга ярдәм итә. Үз артиллериясе белән дошман уты астында танкка каршы чокырны үтеп, Хәйруллин батареясе беренчеләрдән булып Хайнсдорф бистәсенә бәреп керә һәм 400 автомашинаны кулга төшерә, 150 гитлерчыны әсир итә. Панков шәһәре янында танкларга ут төрткән фауст-патронлы 10 солдат юк ителә. Хәйруллинның бите яралана, ләкин ул сугыш белән җитәкчелек итүен дәвам итә. Нәтиҗәдә Панков станциясендә төрле йөкләр төялгән 12 тимер юл эшелоны, сугыш кирәк-яраклары төялгән 15 склад һәм ягулык тутырылган 500 мичкә алына.
1945 елның 12 маенда I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. «Варшаваны азат иткән өчен» һәм «Берлинны алган өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
1947 елның 6 февралендә капитан дәрәҗәсендә демобилизацияләнә.
1985 елның 1 мартында вафат була.
1985 елның 6 апрелендә, үлгәннән соң, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
(Дәвамы бар.)
Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов