Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сеңлемә гашыйк булдым»

Алисә уңышсыз мәхәббәттән соң: «Абый кебек егетең булсын иде», - диде дустына.

news_top_970_100

Гөлйөземнең гаиләсенә кайгы көтмәгәндә килде. Улы Кәримгә 5 яшь булганда ире машинасы белән һәлакәткә очрап вафат булды. Гөлйөземнең яшисе килми иде, ул иреннән башка яшәүнең ямен таба алмый газапланды. Бу дөньяда аны улы гына тотып тора иде. Ул әнисе кочагына керә дә, Гөлйөзем үз-үзенә «син яшәргә, син алга карарга тиеш» дип боерык бирә.

Илдарыннан башка бер ел узган, әмма күңел ярасы әрнүгә, сагынуга чик-чама юк. Ярый әле якын дуслары — классташлары, гаилә дуслары — Хәлим белән Кәримә бар. Алар электән гаиләләре белән йөреште, авыр вакытта да Гөлйөземне ялгыз калдырмадылар. Бүген Кәримәне игезәк кызлары белән бергә бала тудыру йортыннан чыгаралар. Ул да улы белән бүләкләр алды да, дусларының шатлыгын уртаклашырга китте.

Дуслары йортында чәйләп утырганда Гөлйөзем: «Мин мондый бәхетне беркайчан да башка татый алмаячакмын, Илдарым белән кыз бала турында хыялланган идек бит», - дип көрсенеп куйды.

Шуннан Кәримә үзе белән палатада яткан бер хатынның таза-сау кыз табуы, әмма баланы калдырып чыгып китүе турында әйтте. Хәлим дә бу тәкъдимне хуплап куйды. «Күзләреңдә чаткы кабыныр иде. Кәримгә дә туган булыр, без дә ярдәмнән калдырмабыз», — диде ул ышандырып.

Ике айдан Гөлйөзем белән улы Кәрим ул кызны барып алдылар. Гөлйөзем улына: «Миңа вәгъдә бир, сеңлең беркайчан да сезнең бертуганнар булмавыгызны белмәсен», — диде. Ә Кәрим исә: «Әни, мин кечкенә түгел инде, аңлыйм. Тик миңа энекәш кирәк иде. Ул бөтен кызлар кебек әләкче, елак булачак инде. Ярар инде, тик сеңелкәшкә исемне үзем кушам. Алисә...»

Гөлйөзем бала хакына дип яшьлек еллары узган шәһәренә китте. Анда балаларының бертуганнар булмавын белмәячәкләр. Ул иреннән калган бизнесны дәвам итәргә көч тапты, еш кына улына ышанып кызын калдырып командировкага китә иде. Балалар зарланмады, мөстәкыйль булып үстеләр, җитеш тормышта яшәүләренә алар әниләренә рәхмәтле иде. Кәрим хирург белгечлегенә укыды, төрле хастаханәләрдә практика узып, тәҗрибә дә туплады, ә сеңлесе Алисә мәктәпне тәмамлады.

Гөлйөзем ире белән тормыш башлаган шәһәргә күчәргә уйлады, анда йортлары да бар, Кәримгә дә эш сайлау мөмкинлеге зуррак. Алисә дә шунда укырга керер, аннары аны классташ дуслары да көтә.

Бәлки дусларының игезәк кызларына Кәримнең дә күзе төшәр, алайса эшли дә эшли, кызларны бар дип тә белми, дип уйланды ана кеше.

Ике гаиләнең балалары шунда ук дуслашты, кызлар өчесе дә яшьтәшләр, бергә югары уку йортына керергә имтиханнарга әзерләнделәр. Игезәк кызлар Кәримне дә ошатты, тик ул гына игътибар күрсәтмәде. Гөлйөзем чынлап торып борчыла башлады, ул Кәримнең «сеңлесе»н абыйларча гына яратмавын аңлап алды. Алисәгә дөресен сөйләргә, аларга бәхетле булырга ярдәм итәргә кирәктер, әмма 17 ел буе алдагансыз дип кызы гафу итмәс дип уйлады.

Ә Кәрим утта янды, башка кызларга исе дә китмәде. Гел янәшә йөргән, абыем дип муенына килеп сарылган, әле дус кызлары белән таныштырырга теләгән, әле егетләр сүз катуын сөйләгән «сеңлесе» Алисәне еш кына ачулана иде. Ә үзе ярата аны, тик хисләрен белдертә алмый, чөнки әнисенә вәгъдә бирде.

Кәрим игезәк кызларның берсе белән якын дуслар иде, бервакыт ул үзенең ни өчен ялгыз булуы турында сөйләде. Дусты Кәримне үзе дә ошатса да, аның Алисә белән генә бәхетле булуын аңлый иде. Ул Алисәнең уңышсыз мәхәббәттән соң: «Абый кебек егетең булсын иде», - дип елаганын искә төшерде. «Синең мәхәббәтең гел яныңда бит», — дип Алисәгә смс-хәбәр язды.

Шулай итеп, Кәрим һәм Алисә мәхәббәт пары барлыкка килде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100