«Ачык мәктәп» онлайн платформасы турында: «Мондый татар теле балаларга ошарга тиеш» | intertat.tatar

«Ачык мәктәп» онлайн платформасы турында: «Мондый татар теле балаларга ошарга тиеш»

Мәктәп, укытучы сүзе белән янәшә онлайн платформа дигәнне еш ишетергә туры килә. Баласы мәктәптә укыган һәр ата-ана Учи.ру белән инде күптән таныш. Бүген без «Ачык мәктәп» онлайн платформасы турында фикерләр тупладык.

Бүгенге мәктәпләрне онлайн платформалардан башка күз алдына да китереп булмыйдыр, мөгаен. Балалар укысын өчен укытучылар да, ата-аналар да нәрсә генә эшләми. Нинди генә интерактив, кызыктыргыч чаралар уйлап тапмыйлар. Укысыннар, белем алсыннар гына!

«Әлеге проект укытучыга йөз тота»

«Ачык мәктәп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең региональ белем бирү проектлары җитәкчесе Анастасия Терехова белән дә сөйләшеп алдык. Бу платформа турында әле күпләр ишетеп, белеп тә өлгермәгәндер.

«Ачык мәктәп» платформасының авторы — «Ачык Мәгариф» Россия милли онлайн университеты инициаторы һәм идарә әгъзасы Нурлан Киясов. Ул Россиядә цифрлы белем бирүне үстерү буенча эксперт булып тора.

Проект 2018 елда эшләп китте. «Ачык мәктәп»нең төп максаты — һәр укытучыга дәресне мөмкин кадәр кызык һәм мавыктыргыч итеп, сыйфатлы цифрлы контент кулланып эшләү мөмкинлеге бирү. Шул ук вакытта без игътибарны укытучыларның цифрлы белемлелегенә дә юнәлттек.

Бу коммерцияле булмаган проект. Белем бирү учрежденияләренең язылуыннан килгән керемне без кире төбәкләргә җибәрәбез. Яңа заман цифрлы технологияләр буенча укытучыларны укытабыз.

Беренче чиратта бу платформа, әлбәттә, укытучыга йөз тоткан. Уку-укыту процессын укытучы төзи бит. Әлбәттә, монда ул үзенең мөмкинлекләреннән, укучыларның кызыксынуларыннан, куелган максатларыннан чыгып эш итә. Теләге булган һәр укучы әлеге цифрлы технологияләрне кулланып, үзенең белем дәрәҗәсен күтәрә ала. Дөрес, моның өчен үзе укыган мәктәпнең әлеге системада теркәлгән булуы шарт. Укытучы аны кулланмаса да, ул үзен шул платформага беркетүләрен сорый һәм алга таба теләгән мәгълүматны куллана ала, — дип аңлатты Анастасия Терехова.

«Ачык мәктәп»тә татар телен дә өйрәнеп була»

Татарстанда исә әлеге платформа 2019 елның көзеннән эшли башлаган. Аның турында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты каршындагы «Ачык мәктәп 2035» ресурс үзәге җитәкчесе, проектның төбәк координаторы Нурия Гаязова белән сөйләштек.

2019 елның октябреннән Татарстанда «Ачык мәктәп» проекты эшләп китте. Республикабызның 500 белем бирү учреждениесе цифрлы онлайн-платформага тоташтырылды. Хәзерге вакытта платформада 20 меңнән артык укытучы эшли һәм 250 мең укучы шөгыльләнә. Быелгы уку елыннан татар теле бүлеге дә эшли башлады. Әлегә дәресләр башлангычның 1 һәм 2 сыйныфы өчен генә әзер. Алар «Сәлам» программасы нигезендә эшләнгән. Төзүчеләре — «Ачык мәктәп» платформасының методистлары һәм продюсерлары. Алга таба татар теле буенча башка сыйныфларга да контент әзерләү күздә тотыла һәм киләчәктә мәктәп программасындагы башка фәннәрне дә татарчага тәрҗемә итәчәкләр.

Хәзерге вакытта әлеге онлайн мөмкинлектән Балтач, Бөгелмә, Чистай, Питрәч, Лениногорск, Буа, Апас, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында бигрәк тә актив кулланалар. Төп унлыкка кергән мәктәпләр рәтендә Казан шәһәренең 37 һәм 52нче гимназияләре, 89нчы мәктәп, 83нче лицей, Яшел Үзән районының 5нче гимназиясе, Чаллы шәһәренең 45нче мәктәбе, Алабуганың 10нчы мәктәпләре тора, — диде проектның төбәк координаторы Нурия Гаязова.

Укытучылар фикере: платформаның уңай һәм тискәре яклары

«Ачык мәктәп» проекты турындагы фикерләрне укытучыларның үзләреннән ишетәсе килде.

Гөлнара Асылгәрәева, Бөгелмәнең 3нче мәктәбе татар теле укытучысы:

«Кызыклы платформа, бик җайлы. Андагы материалларны дәреснең төрле этабында кулланырга мөмкинлек бар. Балаларга да бик ошый, кайвакыт үзләре дә сорыйлар. Әлегә платформаны дәрестә генә кулланам, өй эше итеп бирмим. Андагы видеороликлар бик яхшы, тыңлап аңлау күнегүләре өчен кулланам. Балалар белән башта карыйбыз, аннары сорауларга җавап бирәбез, сөйлибез, шуның буенча алга таба эшлибез. Дәрес ахырында карточкалар белән уйнап, күрсәтеп, белемнең ни дәрәҗәдә үзләштерелүен карыйм. Дәреснең 10 минутын шунда эшлим.

Бу бит башлангыч сыйныфлар. Әлеге платформада өй эше бирсәк, ата-аналар кысыла башлаячак, ачылмый, кереп булмый, дигән кебек сүзләр дә килеп ирешергә мөмкин. Шушы моментларны кисәтү өчен өй эше аннан бирмим. Беренче чиректә 2 сыйныф өчен тәкъдим ителгән аудио-видео материалларны кабатлау максатыннан, 4 сыйныфларда да кулландым, бик яхшы булды ул. Лексика белән эш итү бик җайлы булды. Туры килгән материалны башка сыйныфлар өчен дә кулланып була. Балалар бик канәгать, яратып эшлиләр».

Резидә Хөснетдинова, Казанның 37нче гимназиясенең информатика укытучысы:

«Информатика буенча анда дәресләр бик әз — өчәү генә. Дистанцион укулардан соң укытучылар әлегә күбрәк балалар белән күзгә-күз карап эшләү ягында. Аннары, әти-әниләр дә онлайн платформаларга бик сак карыйлар. Платформаның сыйфаты турында сүз бармый биредә, алар моны дистанцион система итеп кабул итә, яратып бетермиләр. Дөрес, карантин вакытында күбебез шул платформа нигезендә эшләде. Сыйныфта эшләү өчен әйбәт, ә менә өйгә бирелгән очракта, әнисе баланың өй эшен эшләү-эшләмәвен тәгаен генә белеп булмый. Физика, химия, әдәбият укытучылары карантин вакытында бик яратып кулланды аны. Бер сыйныф өчен генә дә, контент тулы булса, тулысынча кулланып булыр иде. Аннары, безнең мәктәптә олы яшьтәге укытучылар өчен бу кайвакыт кыенлык тудыра».

Гөлнара Һадиева, Саба районы Измә урта мәктәбенең татар теле укытучысы:

«Без татар телле мәктәп буларак, әлеге платформа мөмкинлекләреннән алай күп файдалана алмыйбыз. Шулай да күчеп кайткан рус телле балалар белән өстәмә эшләгәндә кулланабыз».

Диләрә Короткова, Яшел Үзән районының 5нче гимназиясенең тарих укытучысы:

«Ачык мәктәп» платформасын дәресләрдә кулланам, бигрәк тә өй эшен тикшергәндә бик җайлы. Дәфтәр тикшерү белән бер түгел инде, хәреф аерып утырасы юк. Дәрестә күбрәк фото-видеоларны карыйбыз, шулай ук конспектлары да бик кызыклы язылган. Дәреслектәге параграфта материал, гадәттә, озын итеп бирелә, ә монда кыскача, төрле таблицалар белән тәкъдим ителгән. Бу үз чиратында мәгълүматны үзләштерүне җиңеләйтә. Күбрәк 7, 8, 9 сыйныфта кулланам.

Карантинда дистанцион укыган вакытта тестта хаталар барлыгы ачыкланды. Аны без ярдәм итү хезмәтенә язып җибәрдек инде. Уку елы ахырына кадәр темалар күп түгел».

Альбина Ахунова, Яр Чаллының 45нче мәктәбенең татар теле укытучысы:

«Дәреснең башлангыч этабында кулланам. Кабатлаганда, сүзлек эшендә. Ахырдан дөрес эшләнгәнме, юкмы икәнен дә тикшереп була. Платформа бик ошый безгә. Үземә дә бик кызык анда эшләү. Татар теле буенча беренче онлайн платформа. Өй эшләре биргәнем юк әле. Әле үзем дә кереп китеп кенә барам. Без мәктәптә башка дәреслек белән укысак та, охшаш темалар күп, шуңа күрә туры килгән өлешләрне кулланабыз. Зуррак классларга да шундый ук дәресләр булса, бик әйбәт булыр иде. Берничә җирдә шундый әйбергә юлыктым. Тыңла һәм кабатла дигән биремдә тыңлау мөмкинлеге юк иде. Ялгыш кына төшеп калгандырмы, аудиоязмасы юк».

Зөлфирә Сәлахова, Яшел Үзәннең 5нче гимназиясенең татар теле укытучысы:

«Без бит татар мәктәбе. Татар телен фән буларак укыгач, безгә кулланыр өчен материал юк. Без аны дәрестән тыш чараларда кулланабыз. Анда мөмкинлекләр күп: ваклап бирергә дә була, өй эше итәргә дә. Бала үз-үзен тикшерә ала. Безгә бик ошады бу платформа, ул тагын да киңәйтелсә, яхшы булыр иде. Каникуллар вакытында „Ачык мәктәп“ буенча укулар булды. Шунда татар мәктәпләре өчен дә контент булдырылуын теләк буларак язган идем».

Гөлнара Гарифуллина, Кама Тамагының Затон урта мәктәбенең физика укытучысы:

«Мин 7-11 сыйныфларда физика укытам. Платформаны бер еллап кулланам инде. Бик әйбәт эшләнгән ул, бөтенесе дә җайлы. Дәресне тулаем аннан алмыйм, үземә кирәк өлешләрне генә кертәм, аннары күләм ягыннан да карарга кирәк бит. Бигрәк тә лаборатор эшләрне карыйбыз, чөнки хәзер мәктәпләрдә моның өчен бөтен әйбер дә юк. Анда кереп, имтиханнарга да әзерләнеп була. Мисал, биремнәре яңартылып, үзгәртелеп тора. Кызганыч, мәктәптә интернет бөтен җирдә дә бик әйбәт тотмый, шуңа күрә кайвакыт кыенлыклар туа».

Мондый татар теле балаларга ошарга тиеш

Укытучыларның фикерләрен тыңлап бик кызыктым һәм «Ачык мәктәп» платформасын үзем дә ачып карадым. Иң кызыксындырганы — татар теле дәресләре, әлбәттә. Биредә әле башлангычның 1, 2 сыйныфы өчен генә дәресләр әзерләнгән. Мәсәлән, 2 сыйныфта 10 модуль бар. Бик җайлы икән, ачып җибәрәсең дә, темалар чыга: минем тәнем, җиләк яратам, киемнәр, туган көн һ.б. Аңлап кына бетермәдем, 2 сыйныфның беренче темасы нишләптер «Приветствие» дип тора. Югыйсә, калганнары бөтенесе дә татарча язылган.

Теманы сайлап алгач, дәрес эчендә слайдлар күләме төрле икән. Кайсында — 36, кайсында — 61. Шунда ук биремнәрнең төре дә билгеләнеп бара: кабатлау, яңа сүзләр, видео, язу, белемнәрне тикшерү һ.б. Платформа куллану өчен бик җайлы эшләнгән. Биремнәрнең ике телдә дә язылуы да урынлы, чөнки бөтен кеше дә аңламаска мөмкин бит. Мәсәлән, өй эше бирелгән чакта, әти-әниләр өчен.

Иң ошаганы — видеолар. Алар кыска, матур, персонажларның сөйләмнәре аңлаешлы. Төсле, якты итеп эшләнгән слайдлар укучының игътибарын җәлеп итәдер дип ышанам. Элеккеге дәреслекләрдән аермалы буларак, ниһаять, диалогларда Марат кына түгел, ә Азат, Артур, Алсу, Машалар да бар. Әлегә бу материаллар барысы да рус телле балалар өчен генә эшләнгән.