Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бушлай онлайн мәктәп ачучы Гөлназ ярты елда инглизчә сөйләшергә өйрәтергә вәгъдә бирә

Гөлназ Хәйруллина 17 яшьтән укыта. Кечкенә яшьтәге балалар ул кушкан бар нәрсәне дә башкара һәм бернинди авырлыксыз тиз арада инглиз телен үзләштерә. Гөлназ ханым шәхси методикасы турында «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Бушлай онлайн мәктәп ачучы Гөлназ ярты елда инглизчә сөйләшергә өйрәтергә вәгъдә бирә
Гөлназ Хәйруллинаның шәхси архивы

Гөлназ Илгизовна, ни өчен инглиз телен сайларга булдыгыз?

Балачактан ук мин креатив, кызыклы әйберләр уйлап табарга ярата идем. Һөнәр сайлауга килгәндә, озак уйландым. Инглиз телен ошаттым һәм тәрҗемәче булырга хыялландым. Тәрҗемәче булсам, балалар белән эшли алмаячакмын дип уйладым. Ә укытучы һөнәре хоббиларымны да берләштерә, тәрҗемәче булу теләген дә тормышка ашыра ала. Дөресен әйткәндә, укытучы булырга әнием дә этәргеч бирде. Ул да шушы һөнәр иясе.

Шулай итеп, мин педагогия көллиятенә укырга кердем. Алга таба Татьяна Владимировна дигән укытучы белән таныштым. Ул мине инглиз телен укытырга өйрәтте. Стажировканы Азнакайдагы «Орленок» лагерендә үттем. Лагерь хуҗасы Азалия Әминова мине балалар белән уеннар ярдәмендә укыту серләренә төшендерде. Укыту сәләтемне шушы өч кеше формалаштырды.

«Хәзерге заман балаларында инглиз теленә нәфрәт бар»

Методикагыз ничек барлыкка килде?

Ата-аналар миңа балаларын китерә. Иң беренче эш итеп, үз эченә йомылган, оялчан укучыларны булдыра алганча төрле яклап ачарга тырышам. Аннан соң инглиз теленә мәхәббәт уятам. Үзегез беләсез, хәзерге заман балаларында инглиз теленә нәфрәт бар, алар аны үзләштерергә теләми. Нәкъ шушы проблема белән мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Миндә укып чыккан балалар хәзер тәрҗемәче, инглиз теле укытучысы булып эшли. Баланың үз-үзенә бәясе дә арта, уңышлары күбәя бара.

14 ел укыту дәверендә мәктәптә 7 ел эшләп алдым. Азнакайга барып, теләсә нинди авылга укытырга кайтырга риза, дип әйттем. Телефон номерымны калдырдым. Әлки авылы мәктәбенә укытырга кайттым. Төрле авыл мәктәпләрендә эшләдем. Соңыннан Азнакайга кайтып, авыл мәктәпләрендә укыту нигезендә үзем булдырган методиканы яклап, «Ел укытучысы» грантын оттым.

Әлеге методика бер укучымның гап-гади сорау бирүеннән соң туды. «Гөлназ Илгизовна, сез инглиз телендә шуның кадәр яхшы сөйләшәсез! Ничек булдырасыз? Мине дә өйрәтегез әле» — дип сорады ул. Чыннан да, балаларны ничек тә булса инглизчәгә өйрәтергә кирәк бит инде дип уйладым. Шушы сорауны биргән укучым Наил Зиннуров — Казанда иң яхшы табибларның берсе. Үз вакытында шулай дигәне өчен рәхмәтлемен аңа.

Авылда өченче атна эшли башлагач, үз методикамны уйлап таба башладым. Ул хәзер күп кешегә инглиз телендә сөйләшергә ярдәм итте. Әлеге методиканы укыган кеше инглиз теле сөйләмен аңлый һәм сөйләшә башлый, ул тел киртәсен җимерә.

Методикагызның асылы нәрсәдә?

Күбебез дәрестә башын бәрә-бәрә грамматика өйрәнә, автомат рәвештә илле сүз ятлый, текст укый, сөйләм тыңлый… Монысын да, тегесен дә истә калдырырга кирәк. Мин махсус модульләр уйлап чыгардым. Анда баланың мөмкинлекләре аерым-аерым үстерелә һәм сөйләм дәресендә берләштерелә. Грамматиканы, авазларны, укуны, сүзлек запасын аерым өйрәтәм һәм соңыннан реаль тел ситуациясендә берләштереп бирәм.

Дәрестә һәрдаим шушы телне өйрәнгән яисә табигый рәвештә белгән кеше була — алар минем дусларым. Гадәттә, укытучылар бер дәрестә барысын бергә өеп бирә, ә мин үземчә эшлим.

Нәтиҗәсен шунда ук күрә башладыгызмы?

Бала беренче дәрестән үк нәтиҗәгә ирешә. Азнакайдагы укучым Илназ Бәдретдиновка да рәхмәт. Ул зур үсеш кичерде. Яныма килде дә, мине шок хәлендә калдырып: «Гөлназ Илгизовна, БДИга мине бер укытучы да алмады, миңа бер фәнне тапшырырга кирәк. Әгәр теләсәң, бар нәрсәне дә чынга ашырып була, дигән идегез. Инглиз теленнән имтихан бирсәм ярыймы?» — диде. Ул аңа фән буларак җитди карамады. Бу декабрь ае иде, ә имтихан майда буласы.

Илназ булганга күрә мин әлеге методикамны камилләштерә алдым. Шушы биш ай эчендә Илназ «икеле» билгесеннән «дүртле»гә күтәрелә алды. Инглиз телен «өчле”гә белүчеләр имтиханнарын «дүртле» һәм «бишле» билгеләренә тапшырды.

Хәзер мин инглиз теленең барлык дәрәҗәләрен өйрәтүне ярты ел эчендә формалаштырам. Мин әйткән киңәшләрне, биремнәрне үтәп бару шарты белән, алты ай эчендә үзләштереп була дип әйтә алам.

«Телне аңламасагыз да, сөйләмне һәр көнне тыңларга кирәк»

Кеше шушы алты ай эчендә иркен сөйләшергә өйрәнә аламы?

Ул инде бер ай эчендә үк сөйләшә торган була. Алты ай дәвамында мәктәп программасын биреп бетерә алам. Хәзерге вазгыятьне истә тотып, командам белән бергә бушка халыкара онлайн мәктәбен ачтым. Укучылардан тыш, укытучыларны методикамны укытырга өйрәтәм. «Гөлназ, программаңны бөтен кеше белергә тиеш», — диде дусларым. Әлеге мәкаләне укып та, кушылырга теләүчеләр булыр дип ышанам.

Кайбер кеше телне өйрәнгәндә музыка тыңлый яисә титрлар белән фильм карый. Мондый ысул файдалымы?

Әлеге алымнар методикамның бер бүлегендә — ишетү һәм сөйләмне камилләштерү өлешендә бар. Без укучыларыбызга титрларсыз фильмнар тәкъдим итәбез, фильмнардан өзекләр һәм аерым фразалар бирәбез. Төп бурыч — яхшылап аңлау. Җыр тыңлау һәм фильм карау телне өйрәнү өчен фәнни яктан дәлилләнгән ысул. Кеше җөмләдә очраган һәр сүзне белмәсә дә, аның колагы шушы сүзләрне ишетеп, кабул итәргә күнегергә тиеш. Соңыннан ул аларны таный башлый.

Телне аңламасагыз да, сөйләмне һәр көнне тыңларга кирәк. Сүзләр инглиз сөйләменә ияләшкәннән соң аңлашыла, истә кала.

«Укытучы вазгыятькә бала күзләре белән дә карарга тиеш»

Коллектив арасында телне өйрәнергә теләмәүчеләр, «кәҗәләнүчеләр» булмый калмый. Андыйларны ничек җиңәсез?

Укучыларым арасында балалар да, олы яшьтәгеләр дә бар. Өлкәннәр вакытым тыгыз, эшлим бит, дип уфтана. Эшнең нәтиҗәсе була икән, кешенең башында «чыннан да, килеп чыга икән бит» дигән фикер туа. Икенче дәрескә кеше син әйткән биремне бер дә уйламыйча үтәячәк.

Укытучы ихлас булырга, аның әйтелгән сүзе чынга ашарга тиеш. Әгәр ниндидер нәтиҗәгә ирешеп булмаячагын беләсең икән, әйтмәвең яхшырак. Укучыны инандырсаң, ул аң төпкелендә бөтен шартларны үтәп, максатына ирешәсен аңлый.

Грамматика биремнәрен мин аудиоязмадан тыңлатам, ул уку әсбапларында юк. Укучылар аны язып, миңа җибәрә.

Балаларга килгәндә, син үзеңне алардан югарырак дәрәҗәдә икәнлегеңне күрсәтергә тиеш түгел. Бездә шундый караш гадәтләнгән бит: укытучы югарыда, ә бала аның тезе дәрәҗәсендә.

Әгәр дә уңышлы укытучы буласыгыз килсә, баланың ышанычы тигез дәрәҗәдә булганлыгын аңларга кирәк. Укытучы булып калсаң да, син вазгыятькә бала күзләре белән дә карарга һәм бала белән аның телендә сөйләшергә тиеш. Бу очракта ул сине аңлый һәм, үзе кебек үк, ихлас әйтсәң, ышаначак та.

Соңгы арада полилингваль, билингваль белем бирү популярлашып китте. Берничә телне берьюлы өйрәнүгә ничек карыйсыз?

Карашым уңай. Әмма билгеле бер система булырга тиеш. Теләсә кайсы фәнне җиңел ысул белән аңлату юлы бар икән, ничә тел өйрәнсәң дә ярый. Баланың башында ботка булса, ничек, кайчан эшләргә дигән сораулар туа калса, барып чыкмаячак. Мигә күбрәк мәгълүмат сеңдергән саен ул яхшырак эшли.

«Чит ил кешеләре безне инглиз телен белми дип уйлый»

Чит илгә барып, укытып кайту теләге белән янмадыгызмы?

Мин — патриот. Чит илләрдә дусларым күп, кунакка чакырып торам. Алга таба командабыз белән, шушы методикага нигезләнеп, үзлегебездән башка телләрне өйрәнергә ниятлибез. Чит ил кешеләренә татар һәм рус телләрен өйрәнү методикасын булдырырга телибез. Шулай ук гарәп телен укытуны да тәкъдим итәчәкбез. Алла теләсә, башка телләргә дә тотынырга исәп бар.

Шәхси туристик маршрут булдыруны да чынга ашырасым килә. Сәяхәтләр оештыру буенча тәҗрибәбез шактый. Сәяхәтләр студентларыбыз өчен инглиз телен камилләштерү максаты белән төзеләчәк. Алар реаль тел ситуациясендә безнең ярдәм белән тел киртәсен җимерәчәк.

Ни өчен Россия халкы инглиз телен авыр үзләштерә?

Әйе, чит ил кешеләре безне инглиз телен белми дип уйлый. Чит илгә баргач, бер кыз миңа: «Россиядән килүче бер генә кеше дә инглизчә сөйләшми, сез — беренче кеше», — диде. Чынлыкта безнең кешеләр инглиз телен белә. Шунда ук мин рус туристларыннан сораштым, һәрберсе инглиз телендә нәрсә дә булса белә булып чыкты, тик тел киртәсе барлыгы ачыкланды. Ресепшнда гади генә сорау бирү дә алар өчен авырлык тудырган, чөнки куркалар. Шуннан чыгып, чит ил кешеләре болар инглиз телен белми икән, дип уйлый. Шуңа күрә безнең бурыч — студентларыбызны реаль тел ситуациясендә чыныктыру.

Чит илдә тиз арада инглизчәгә күчә алмавыбызга мәктәп программалары да гаеплеме?

Безнең мәктәпләрдә, гадәттә, сөйләмнең бер үк вакытта берничә өлеше күнектерелә. Дәрескә килгән бала баштан бер биремгә ияләнмәкче була, әйтик, авазлар әйтүгә. Аннан соң, грамматика өлешеннән бирем бирелә. Бала нәрсәдер үзләштерә башлый. Әмма кинәт кенә тема үзгәрә — сүзләр ятлауга күчәләр. Инглиз теле дәресе якынча шулайрак төзелә. Бала грамматикага гына ияләшә башлаганда, лексиканы кабатларга тотыналар.

Өйгә кайткач, укучының башы ката: сүзләр һәм кагыйдә ятларгамы, грамматик бирем эшләргәме, дөрес әйтергә өйрәнергәме? Ә бит иртәгәсе көнне янәдән инглиз теле дәресе!

Икенче проблема — дәрестә дискка яздырылган идеаль аваз әйтү үрнәкләре бирелә. Кайбер укытучылар инглиз телле фильмнардан өзекләр дә куя, әмма барысы да моны эшли дип әйтә алмыйм. Боларны ишеткән баланың колагы акрынлап инглиз сөйләменә күнегә бара. Идеаль инглиз теле сөйләме — бер, ә дөнья күзлегеннән чыгып карасак, инглиз теленең төрле акцентларында сөйләшәләр.

Без мәктәпкә төрле акцентларда инглиз телендә сөйләшүче кешеләрне чакырабыз. Колак төрле акцентка ияләшсә, чит илдә йөргәндә югалып калмыйсың. Һәр кешенең психологик барьерын җиңеп чыгу аерым алып барыла. Бер класста утыз бала булганда моны эшләү мөмкин түгел. Инглиз теле файдалы булуын теләсәгез, дәрестә күп дигәндә сигез кеше булырга тиеш. Бу укытучы һәр укучысы белән индивидуаль эшли алсын өчен мөһим.

Дәрес төзелеше дә баланы мотивацияләргә тиеш. Укытучы илһамландыра икән, теләсә кайсы бала аны үзләштерә алачак.

Дәреслекләр турында ни әйтерсез?

Инглиз теле дәреслекләре арасында идеаль китап юк. Әмма күпчелек балаларның зур проблемасы грамматика белән бәйле. Бер генә дәреслектә дә яхшы итеп аңлатылмый ул. Дәреслекнең структурасы уңышлы түгел. Мин аны хаослы система дип атар идем. Укытучылар мине аңлар: һәрвакыт ниндидер өстәмә материал эзләргә туры килә.

Инглиз телен өйрәнүчеләргә берничә лайфхак

  • Кеше туган телендә җөмлә төзи алмый икән, чит телдә сөйләшә башлауга өмет юк. Таулар күчерергә уйламагыз да! Башта туган телегезне үзләштерегез.
  • Ниндидер материалны өйрәндеңме, сөйләмгә утыртырга кирәк. Петровның «Английский за 16 часов» дигән дәресләреннән башларга киңәш итәм.
  • Инглизчә күбрәк аралашу өчен Hello Talk кушымтасыннан файдаланырга мөмкин. Инстаграм һәм Ватсап кушымталарына охшаган ул, анда башкаларның фотоларына комментарийлар калдырырга, аудио хатлар да җибәрергә була. Спикер хаталарыңны төзәтә ала, шул ук вакытта башка халыкның мәдәнияте белән дә таныша, аңлый барасың.
  • Баланы репетиторларга йөртергә, акча түгәргә ашыкмагыз. Иң элек мәктәптәге укытучысы белән аралашыгыз, ул кушканча эшләп карагыз. Файдасы булмаса гына репетиторга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тик башта репетитор белән нинди нәтиҗәгә ирешергә теләвегезне ачыкларга кирәк.
  • Инглиз телен өйрәнгәндә төп хата — укытучы куйган таләпләрне үтәп бармау. Әгәр кеше йөз процент үтәп бара икән, проблемалар тумый.
  • Үзлектән өйрәнгәндә күп кеше сөйләмгә игътибар итми, кәгазьгә язып, биремнәр эшли башлый. Өйрәнгәнне сөйләмдә кабатламыйча, телне өйрәнеп булмый. Сезнең инглизчәгез шул кәгазьдә генә калачак.

«Гомердә инглизчә сөйләшмәгән кешеләр аңлый һәм сөйләшә башлады»

Әлмәттән татар теле укытучысы Алсу Сәлимҗанова:

Репетиторга да йөреп карадым, курсларда да укып карадым, әллә ни алга китеш юк иде. Кесәгә дә суга бит әле ул! Гөлназ Илгизовнада бушка, кыска һәм кирәкле мәгълүмат бирелә. Ул атна саен инглиз телендә сөйләшүче кеше чакыра. Шул кеше белән һәрберебез аралашып чыга. Реаль ситуацияләр уйлап чыгара, һәрберебез җавап бирә. Өлкән яшьтәге ханымнар да укый, кызыксына.

Гомердә инглизчә сөйләшмәгән кешеләр аңлый һәм сөйләшә башлый. Мин ояла идем инглизчә әйтергә, монда ул барьерны юкка чыгара, хаталы сөйләшсәң дә, сөйләмне дәвам итәргә куша.

Оренбургтан Резидә Әмирханова:

Мәктәптә һәм университетта немец теле укыган дустым да Гөлназ Илгизовнада шөгыльләнә, чөнки инглиз теле аңа балалары белән өй эше хәзерләү өчен кирәк. Бик җиңел аңлата, аңлап барам, ди. Заманнарны мәктәптә ун ел өйрәтәләр, барыбер аңламыйбыз. Ул менә шуларны бик җиңел өйрәтә.

Казаннан Алсу Сафина:

Ике кызым да Гөлназ Илгизовнада укый. Кечесенә — 5, олысына 13 яшь иде. Кызым Риананың вакыты тыгыз, әмма, шуңа да карамастан, инглиз телен үзләштерде. Инглиз теле рус теленә караганда беренче планга чыкты хәтта. Олысы бер ел эчендә инглиз телен шулкадәр өйрәнде ки, мәктәп олимпиадасында иң югары балл җыйды. Мин дә кызларыма карап, илһамландым һәм онлайн мәктәптә укый башладым. Киләчәктә иремне дә җәлеп итәсем килә, ул чит ил компанияләре белән хезмәттәшлек итәр дигән өметтә калам.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100