Тиз уку методикасы авторы: «Бер укучым минутына тугыз мең сүз укый иде» | intertat.tatar

Тиз уку методикасы авторы: «Бер укучым минутына тугыз мең сүз укый иде»

Бүген балаларга өстәмә белем бирү кыен түгел. Акчаң һәм вакытың гына булсын. Бик популяр булган шундый өстәмә дәресләрнең берсе — ул балаларны тиз укырга өйрәтү (скорочтение). Аның хакында балалар өчен яраклаштырып төзелгән тиз уку методикасы авторы Шамил Әхмәдуллинның үзе белән сөйләштек.

Шамил, бүген бик популяр һәм модада булган тиз уку (скорочтение) нәрсәне аңлата?

Тиз уку һәрвакыт популяр иде. Совет заманында ук моның буенча КПСС әгъзалары өчен төрле тренинглар үткәрелгән. Мин исә нәкъ менә балаларның тиз укуына йөз тотам. Студент вакытларымда ук укыту методикалары белән кызыксына идем. Менә шуларны өйрәнеп, балалар өчен яраклаштырып, алар өчен тиз уку күнегүләрен булдырдым.

Аны тизрәк уку методлары һәм чаралары дип аңларга кирәк. Тизлекне арттырып кына калмыйбыз, ә истә калдыруны һәм укып чыкканны яхшы аңларга этәргеч бирәбез. Мәктәптә бит 3 класска кадәр уку буенча нормативлар алалар да, аңлауга игътибар итеп тормыйлар. Башлангыч мәктәптә күпчелек фәннәрдән баланың өлгереше нәкъ менә аның уку сыйфатына һәм укыганны аңлауга барып тоташа.

Күп кеше тиз уку дәресләрен тизлек дип кенә аңлый. Болай уйлау дөрес түгел.

Ә сез үзегез моңа ничек килдегез? Ничек үзегезнең методикагызны булдырырга уйладыгыз?

Бу бик озын вакыйга. Мин Казанның 33нче лицеен тәмамладым. Физика һәм математиканы шактый яхшы белә идем. Студент чакларда ук репетиторлык белән шөгыльләндем. Чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарга әзерли идем. Шул вакытта ук төрле уку-укыту методикалары белән кызыксындым, үзем өчен тиз укуны да өйрәндем. Шуның өстенә төрле җәйге лагерьларда да эшли идем. 2013-2014 елларда балалар өчен үземнең үзәгемне ачтым. Кызыксынучылар күп булып чыкты, үзәгебез популярлашты. 2015 елда аны Шамил Әхмәдуллин методикасына нигезләнгән тиз уку һәм хәтерне яхшырту үзәге дип үзгәрттек. Соңыннан бер нәшрият миңа китап чыгарырга тәкъдим итте. Менә шулай тиз уку күнегүләре тупланган китап басылды. Уйламаганда, ул бик тиз арада популярлашты һәм аны берничә кат чыгардык. Кайбер интернет китап кибетләрендә берничә ай рәттән беренче өчлектә торды хәтта.

Тиз уку методикасы иң беренче кайда барлыкка килгән соң?

Тиз уку үзенең тамырлары белән үткән гасырның 50-60нчы елларына барып тоташа. Иң беренче тиз уку мәктәбен Америкада Эвелин Вуд исемле укытучы ачкан. Соңыннан тора-бара бу өлкә, әлбәттә, үзгәрешләр кичергән.

Мин аны балалар өчен үзгәртеп ясадым. Бу очракта ул кызыклы, уен формасында һәм яшь үзенчәлекләрен истә тотып эшләнергә тиеш.

Төп принцибы — балаларны уку бурычыннан чыгып үзалларына максат куярга өйрәтү. Мәсәлән, кайбер вакытта өй эшенә параграфны я сөйләргә, я сорауларга җавап бирергә кушыла. Әгәр укучыдан сорауларга җавап көтелә икән, бу очракта башта параграф ахырында бирелгән сорауларны укып чыгып, аларга җавап биреп карарга кирәк. Бала әзме-күпме нәрсәдер әйтә алачак. Аннары инде тәкъдим ителгән текстны уку барышында аның баш мие шул сорауларга җавап эзләп укыячак.

Китапта тәкъдим ителгән струп-тестлар (төс атамалары башка төс белән язылган, сүзләрне укымыйча, төсләрне атау — авт.) игътибарны киңәйтү өчен эшләнелә.

Аннары күз хәрәкәте белән дә шөгыльләнергә кирәк, чөнки күпчелек мәктәп укучылары укыганда күзәтеп барган юлын югалтса, тиз генә табып укып китә алмый. Берөзлексез күз йөртүне үстерергә була.

Шушы күнегүләрне эшләп, барлык балаларны да тиз укырга өйрәтеп буламы?

Кыен сорау бу. Бөтен кешене дә чаңгы шуарга өйрәтеп буламы дигән кебек килеп чыга инде. Чаңгыда бөтен кеше шуа ала, тик һәр кеше дә чын спортчы булып китми. Монда да шулай ук. Мәктәптә бит бөтен баланы да укырга өйрәтәләр, әлбәттә, сәламәтлеге ягыннан моңа комачаулый торган факторлар булмаса. Хәзер бит баласы бер-ике хәрефне ялгыш укыса, ике ата-ананың берсе үзенең баласында дислексия дип йөри башлый, чөнки ул сүз бик модада бүген. Ә чынлыкта исә, ул бала ярыйсы гына укый. Без бит үз алдыбызга әллә нинди югары үрләр куймыйбыз. Безнең өчен иң мөһиме - уку мөмкинлекләрен яхшырту. Кабатлап әйтәм, тизлекне генә түгел, ә укыганны аңлауны да.

Тиз уку күнекмәләрен үзләштерүне ничә яшьтән башлау хәерлерәк?

Әлеге күнегүләрне эшләү өчен, иң беренче чиратта, баланың укый белүе шарт. Иҗекләп түгел, ул инде сүзләп, минутына якынча 35-40 сүз укырга тиеш. Шул очракта әлеге күнегүләрне эшли башларга да була. Яшькә килгәндә, 6-7 яшьләр тирәседер. Балаларның төрлесе бар бит: кемдер инде 3-4 яшендә әзме-күпме укый ала, кемдер 7 яшьләрдә генә өйрәнергә мөмкин. Бу яхшы да, начар да түгел. Күршеңнең баласы белән үзеңнекен чагыштырырга кирәкми бу очракта. Бу бары тик баланың баш миенең әле үсеп, җитлегеп өлгермәгәнен генә аңлата. Кешенең физиологиясе белән генә бәйле.

Әгәр дә тиз уку белән шөгыльләнәсегез килә икән, балагызны башта сүзләп укырга өйрәтергә кирәк. Югыйсә, аның тизлеге дә артыр, ләкин аңлауга зыян килергә мөмкин.

Тиз уку тагын безнең артикуляциябезгә дә бәйле. Минутына 200-250 сүздән дә артык әйтеп булмый. Ә күңелдән генә укыганда баш мие бермә-бер тизрәк укый. Күңелдән генә укыганда бала яхшырак та аңлый.

Артикуляциягә бәйле булгач, сөйләм дефекты булган бала шөгыльләнә аламы соң? Мәсәлән, бала р авазын бик әйтеп бетерә алмый, ди.

Бу сорау белән логопедка барырга кирәк. Тиз уку күнекмәләренә керешкәнче, башта сөйләм дефектын бетерү әйбәтрәк булыр инде. Әгәр ул бала сүзләп укый икән, р авазын әйтеп бетермәү аңа тиз уку белән шөгыльләнү өчен киртә була алмый.

Шәһәребездә тиз уку түгәрәкләрен тәкъдим итүче күп төрле шәхси мәктәпләр бар. Атнага ике тапкыр анда йөреп кенә нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешеп буламы?

Мин заманында төрле төркемнәр белән бик күп төрле экспериментлар үткәрдем. Тест төркемнәренә балаларны түләүсез, әти-әниләр белән сөйләшеп кабул итә идек һәм, әлбәттә, бернинди уңай нәтиҗәләр дә вәгъдә итә алмадык.

Бүгенге көндә күпчелек ата-ана өчен мәктәптән тыш баласын кич белән атнасына ике тапкыр тагын каядыр алып бару җиңел эш түгел, анысы аңлашыла. Атнага бер тапкыр шөгыльләнгәндә бик начар нәтиҗәләргә ирештек, үсеш булмады диярлек. Безнең максат — кыска гына вакыт эчендә яхшы нәтиҗәләргә ирешү иде. Иң әзе моның өчен 9-10 дәрес кирәк. Барлыгы 5 атна дәвамында атнасына ике тапкыр шөгыльләнеп, 10 дәрес үткәрдек. Нәтиҗәләр яхшы булды. Әлбәттә, моның өстенә бала белән тагын өйдә дә шөгыльләнергә кирәк.

Иң яхшы күрсәткечләр — каникул вакытларында үткәрелгән 14 көнлек интенсив курслар вакытында булды. Хәзерге вакытта онлайн дәресләрне дә шундый ук алым белән алып барабыз. Баш миендә билгеле бер нейрон элемтәләр барлыкка килсен өчен кирәк бу.

Шамил, дәресләр тәмамлангач нәтиҗәләр сакланамы соң? Күнегүләрне кабатлап торырга кирәкме?

Тиз уку күнекмә буларак саклана. Велосипедта йөрергә өйрәнгән кеше берничә ел велосипедка утырмаса да, кабат йөреп китә ала бит. Тиз уку очрагында да шулай ук. Шөгыльләнмәгәндә артка китү булырга мөмкин, ләкин күп түгел. Мәсәлән, тиз уку күнегүләренә кадәр минутына 100 сүз укыган бала курс ахырында 200 сүз укый ала. 2-3 ай үткәч, ул күрсәткечләр минутына 150-170 булырга мөмкин. Бу иң яхшы нәтиҗәдән азрак, ләкин күнегүләрне башлагандагы кебек түгел инде.

Укытучының нинди булуы зур роль уйный. Мин үзем шундый укытучы-тренерлар укыттым. Укытучы аны мөмкин кадәр булган кыенлыклардан алып китеп, укуның җиңел, кызык икәнен күрсәткәндә, балага да күңелле була. Төркемнәр 5-6 кешедән артырга тиеш түгел. Аннары бала һәрвакыт үзенең нәтиҗәләренең ассызыкланып баруын да тоярга, күрергә тиеш. Мотивация бу очракта иң зур рольне уйный дисәк тә, ялгыш булмас. Нәтиҗә мотивациягә бәйле.

Сезнең тиз уку китабы буенча әни кеше үзенең баласы белән шөгыльләнеп, уңай нәтиҗәләргә ирешә аламы?

Әлбәттә, югыйсә китап шулкадәр популяр була алмас иде. Китапның рейтингын һәм кайтавазларны укып карагыз. Аны төзегәндә махсус психологик һәм педагогик белеме булмаган кешеләргә дә аңларга җайлы булсын дип эшләргә тырыштым. Күнегүләрне эшләүгә күп дигәндә 20 минут вакыт китә — әни кеше дә арымый, бала да туеп өлгерми. Анда күнегүләр 18 көнгә исәпләнгән. Ничек эшләргә кирәклеге бәйнә-бәйнә язылган. Китап буенча 135 кешелек контроль төркем ясадым. Уку тизлеге нәтиҗәләре уртача 2,4 тапкырга артты. Монда инде кемнекедер 3-4 тапкырга арткан иде, кемдәдер уңай үзгәрешләр күренмәде. Бөтен балада да уку тизлеге 2-3 тапкыр артмаса да, көн саен шөгыльләнгәндә, уңай нәтиҗәләр һичшиксез булачак.

Мин мәктәптә укыганда, укытучылар тизлек яхшы булсын һәм хаталар китмәсен өчен күбрәк китап укырга кушалар иде. Шамил, ә сез бу сүзләр белән килешәсезме?

Мин монда әзрәк фәнни күзлектән чыгып, бәхәсләшеп алыр идем. Көн саен күп йөреп кенә аяктагы мускуллар артык үсеп китми бит. Организм шулай корылган: баш мие үссен өчен аңа өстәмә йөкләмәләр кирәк. Укуга килгәндә, проблеманың кайда икәнен ачыклап, аны чишәргә омтылырга кирәк. Әлбәттә, практика — уку булырга тиеш. Нәрсәнедер күп итеп эшләп кенә остарып булмыйдыр дип беләм.

Тиз уку күнекмәләре әдәби әсәрләр укыганда да файдалымы?

6-9 яшьлек балалар өчен төзелгән тиз уку китабы нәкъ менә әдәби әсәрләргә йөз тоткан да инде. Башлангыч мәктәп укучылары күпчелек очракта әдәби әсәрләр белән генә эш итә. Китаптагы тест формасында тәкъдим ителгән кечкенә генә текстларның да гади генә булса да сюжеты бар. Башлангыч сыйныфлар өчен шул әдәби текстларны укып сөйләү, алар буенча инша, изложениеләр язарга өйрәнү төп максат булып тора да инде.

Шамил, ә сезнең зур уңышларга ирешкән укучыларыгыз булдымы? Иң күбе минутына ничә сүз укый иде?

Булды андый укучыларым, кайберләре үземнән дә күбрәк укыйлар иде. Мәсәлән, минутына 9000 сүз укыды бер малай. Дөрес, ул миңа килгәндә үк мең сүз укый һәм аның нәтиҗәләре болай да гадәттән тыш артык иде. Бу — баланың үзенең сәләте. Андыйлар бармак белән санарлык кына. Камилә мең сүз укыды. Аның белән Мәскәүгә Малышеваның «Жить здорово» тапшыруына да барып кайттык.

Еш кына рекламаларда башка сыймаслык нәтиҗәләр турында сөйлиләр. Бала минутына 100 сүз укый икән, ул курс ахырында 10 мең сүз укый алмаячак. Бу алдау.

Мәсәлән, онлайн дәресләребез вакытында без уку тизлеген ике тапкыр арттырабыз. Бу бернинди дә могҗиза түгел, ә бары тик бала белән шөгыльләнү һәм эффектив күнегүләр эшләү нәтиҗәсе генә.

Тиз уку, гомумән, уңай күренеш икәнен күрдек. Аның бер дә минуслары юкмы?

Вакытны ала инде. Бар минусы шул гына. Чагыштырып караганда, артык кыйбат та түгел. Аннары ул әти-әниләргә киләчәктә репетиторларга акчаны әзрәк сарыф итәргә ярдәм итәчәк. Каршы йогынтысы турында сөйләшсәк, бу очракта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәсәлән, баланың ниндидер неврологик авырулары бар икән, табиб белән киңәшләшү яхшы.