Китаплар җитми, әмма укучылар каршы түгел: һөнәри уку йортларында татар теле яши! | intertat.tatar

Китаплар җитми, әмма укучылар каршы түгел: һөнәри уку йортларында татар теле яши!

Татар теленә басым ясалудан соң Татарстан мәктәпләрендә ул ихтыяри укытылуга гына калды. Мәктәпләрдәге шау-шуны барыбыз да белә кебек, ә урта һөнәри уку йортларында бу мәсьәлә ничек хәл ителгән? Татар теленең һөнәри уку йортларында укытылуына «Татар-информ» журналисты күзәтү ясый.

Рус телле балаларга татар теле дәреслекләре һәм программалары авторы Николай Максимов Казан энергетика көллиятендә татар теле укытучыларына сөйләм калыпларына нигезләнеп татар телен укыту технологиясен тәкъдим иткән иде. Семинарда Татарстан техникум һәм көллиятләрендәге татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды.

Филология фәннәре кандидаты Николай Максимов бер дә күрмәгән-белмәгән балалар белән яңа технологиягә таянып татар теле дәресен үткәреп күрсәтте. Укытучы татар теленең сөйләм калыплары схемасын күрсәтте һәм балалар аларны кулланып, аралашып, диалог корып карады.

Укытучылар Максимовның технологиясен кызыксынып-өйрәнеп карап торды. Семинардан соң берничәсе китабын сатып та алды. «Техникумнар өчен бердәм дәреслек юк бит, яңартылганнары да килми», — дигән моң-зарлар ишетелде укытучылардан. Әйтерсең, Николай Максимов — укытучыларның соңгы өмете иде…

Татарстанның техникум-колледжларында татар теле һәм әдәбияты ничек укытыла? Урта һөнәри белем бирү йортларында татар телен укытуда нинди проблемалар бар? Шушы сорауларны семинарга килгән укытучыларга юлладым.

Барлыгы 96 һөнәри белем бирү оешмасының 88ендә татар теле өйрәнелә

2017 елның 29 ноябре. Бу күпләр өчен татар теленә «һөҗүм ясалган көн» буларак күңеленә кереп калды. Нәкъ шушы көнне Татарстан Дәүләт Советы утырышында татар теленең дәүләт теле буларак бары тик ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачагы турында билгеле булды.

Шулай итеп, менә инде өч ел татар теле Татарстан мәктәпләрендә ихтыяри рәвештә, ата-аналарның язма рөхсәте белән атнасына ике сәгать (татар әдәбияты — бер сәгать) укытыла. Татар теленең ихтыяри калуына риза булмаучылар бихисап иде. Мәктәпләрдә татар теле ихтыяри булса, урта һөнәри белем бирү йортларында бүгенге көндә вазгыять нинди соң?

Укытучылар белән сөйләшкәннән соң, шунысы ачыкланды: 2017 елга кадәр татар теле ике төркем өчен бүлеп укытылса (татар телен белүчеләр һәм белмәүчеләр), 2017 елдан соң татар теле урынына татар әдәбияты гына керә башлаган. Шулай да, татар теле кайбер уку йортларында һөнәри лексика буларак (мәсәлән, Казан автотранспорт техникумында), кайберләрендә татар теле, әдәбияты, сөйләм культурасы (мәсәлән, Казан төзелеш, архитектура һәм хуҗалык көллиятендә) буларак калган.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматына караганда, урта гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләре нигезендә, һөнәри белем бирү оешмалары уку планнарын эшләгәндә гомуми белем бирү циклын формалаштыра. Цикл үз эченә рус теле һәм әдәбияты, туган тел һәм әдәбият мәҗбүри предмет өлкәләрен ала. Татарстанда исә барлык 96 һөнәри белем бирү оешмасы студентлары тарафыннан — рус теле, 88 оешмада татар теле өйрәнелә.

Югары белем бирү системасында 27 юнәлеш буенча, шул исәптән, педагогика, техник фәннәр, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә татар телен өйрәнү каралган.

Туган телләрне өйрәтү һәм туган телләрдә белем бирү өчен кадрлар әзерләү — аерым зур юнәлеш. Татарстан Республикасы мәгариф системасы өчен педагогик кадрлар әзерләү 6 һөнәри белем бирү оешмасында гамәлгә ашырыла.

«Дәреслек искергән, яңа варианты кирәк»

Казан төзелеш колледжының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Тимереева урта һөнәри белем бирү йортларында татар теле һәм әдәбиятыннан дәреслекләр иске, аларның яңартылмаганы турында чаң сукты. Баксаң, укытучылар 2010 елда «Мәгариф» нәшриятында чыккан «Татарская литература» дәреслеге белән укыта икән.

— Бездә татар һәм рус төркемнәренә бүленеп уку юк, шуңа күрә без татар әдәбиятын рус телендә укытабыз, авторлар һәм аларның әсәрләре белән рус телендә таныштырабыз. Төркемдә татар балалары булса, татарча да укыйбыз. Урта һөнәри йортлар өчен төзелгән «Татарская литература» дигән дәреслек бар, анда авторлар турында рус телендә мәгълүмат бирелә, ә әсәрләре татар һәм русчага тәрҗемә ителеп бирелә.

Дәреслек искергән. Семинарларда укытучыларга, җитәкчеләргә дәреслекне яңарту турында мөрәҗәгать иткәнебез булды, әмма әлегә кадәр бу дәреслекнең яңадан басылганы булмады.

10-11 сыйныфлар өчен чыгарылган татар теле һәм әдәбият китаплары бездә бар, алар яңартылып тора, әмма урта һөнәри уку йортлары өчен махсус бастырылган «Татар әдәбияты» китабы күптәнге, 2010 елгы, — дип әйтте ул.

Әлфия ханым көллияттә 2012 елдан бирле укыта. Уку йортында 1нче курста татар әдәбияты фәне укытыла, 2нче курста һөнәри эшчәнлектә татар теле дигән яңа предмет өстәлгән. Соңгысы — уку-укыту программаларына алдан ук кертелгән. Һәр белгечлек бу предметларны укырга тиеш була. Бер елга 112 сәгать дәрес каралган.

— Элек татар әдәбияты фәне урынына татар теле укытыла иде, — дип дәвам итте ул. — Без студентлар белән татар теленең грамматикасын өйрәндек. Тугызынчы сыйныфтан соң килгән һәр балага да фонетикадан алып, синтаксиска кадәр барлык бүлекләрне кертеп укыттык.

Ул вакытта татар теле мәктәпләрдә яхшы укытыла иде. Аның нигезе бар иде, белеп киләләр иде. Рус балалары татар теленә сөйләшергә өйрәнә иде. Каршылык булмады. Әмма илдә булган вазгыятьләр аркасында татар теле бетерелде һәм әдәбият кертелде, — ди ул.

«Беренче очрашуда ук балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләре керәчәген аңлатабыз»

— Бездә төрле милләт вәкилләре укый: татар, рус һ.б. Чит төбәкләрдән дә килеп укучылар бар. Татарстанда яшәүче балалар татар теленең дәүләт теле икәнен белә, алар татар теле белән күпмедер дәрәҗәдә булса да таныш.

Чит төбәкләрдән — Ханты-Мансийскидан, чит илләрдән килүчеләр бар. Быел, әйтик, үзбәк балалары килде. Акрын гына сөйләсәң, үзбәк малайлары татарча аңлый. Без беренче очрашуда ук балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләре керәчәге турында аңлатып куябыз. Төрлесе бар. Кайберләре: «Татарча белмибез, кирәге дә юк», — дип әйтә. Әмма шул вакытта татар әсәрләренең русчага тәрҗемәсе белән таныштыра башлагач, кызыксына башлый.

Татар теленә мөнәсәбәтне укытучы уята. Әгәр син алар белән матур итеп сөйләшәсең, аңлатасың икән, аларның карашы үзгәрә, алар татар телен ярата башлый. Шуңа күрә кискен каршы чыккан балаларны очратканым булмады. Андыйлар булса да, алар акрынлап бу системага ияләшә, дәресләргә теләп йөри.

Дәрескә кызыксыну уяту авторлар тәкъдим иткән әсәрләрдән дә тора. Без балаларны борынгы татар әдәбияты белән таныштыра башлыйбыз, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрендәге сюжетын Коръәндә генә түгел, Библиядә дә очрата аласыз, Сәйф Сараи «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәрендә Җир Кояш тирәли әйләнүен беренче фаразлый, дип аңлатабыз. Балаларга аңлаешлы булган бу әсәрләрнең яхшы тәрҗемәсен табу мөһим. Һәр юлын аңлатып барырга кирәк, — ди Әлфия ханым.

«Дәреслекләр татар балалары өчен язылган, алар безгә туры килми»

Казан төзелеш көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Зиннәтуллина да студентларны укытканда туган проблемалар турында сөйләде:

— Без техник-төзелеш терминнары белән эшлибез. 10-11 сыйныф өчен татар теле дәреслекләре татар төркемнәре — татар балалары өчен төзелгән. Без ул дәреслекне бер очракта гына — студентны олимпиада, бәйгеләргә әзерләгәндә генә кулланабыз. Татар телле балалар өчен язылган дәреслекләр Архитектура-төзелеш көллияте, Педагогика көллиятендә кулланыла, чөнки анда татар телен сөйләм теле буларак укыту программасы бар.

Әдәбиятны шулай ук рус телендә укытабыз. Моның өчен Урта махсус белем бирү уку йортлары өчен «Мәгариф» нәшриятының «Татарская литература» дәреслеге төзелгән.

Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында булган дәреслекләрне генә кулланырга мөмкин, әлеге дәреслек тә шул исемлектә бар. Махсус белем бирү йортларына туры килгән башка дәреслек юк, шуңа күрә искесен кулланырга мәҗбүрбез. Яңартылып басылмагандыр да ул…

Китап кибетләренә еш йөрим. Безгә яңа дәреслек кайтырга тиеш булса, кибет киштәсендә дә булырга тиештер бит ул? Ләкин анда юк.

Сүз барган әдәбият дәреслегендә борынгы татар әдәбияты да, заман татар авторлары әсәрләре дә кертелгән, шуңа дәреслек бай эчтәлекле. Әмма кайбер авторлар һәм аларның әсәрләре рус телле балалар өчен гаять катлаулы, алар күзлегеннән карап бирелмәгән. Ә бездә таҗик, әрмән студентлары, Африка илләреннән дә килеп укучылар бар, — ди Эльвира ханым.

Ел саен бездән уку өчен нинди дәреслекләр кирәк булганы турында исемлек сорыйлар. Әдәбияттан кирәкле булган дәреслекләрне язсак та, татар теленнән нинди дәреслекне язарга белгән юк, чөнки төзелеш терминнары кертеп төзелгән дәреслекләр бөтенләй юк. Үзебез текст уйлап чыгарабыз, шуңа тестлар, биремнәр ясыйбыз. Татар теленнән дәрес үткәрү гаҗәеп авыр.

Министрлык белән турыдан-туры элемтәгә кергәнебез булмады. «Мәгариф» нең әдәбият дәреслеге күбрәк булсын дип сораган идек, кайтканын күрмәдек әле.

Минзәләдә татар теле олимпиадасында Казанның архитектура һәм төзелеш көллиятендә һәм КФУда укыткан бер мөгаллим белән таныштым. Ул быел техник терминология һәм төзелеш өлкәсендәге лексиканы кулланып, методик кулланма төзегән. Сатуга чыгарга тиеш, диде. Безгә кайтыр микән, юк микән дип уйлап утырам. Бар өмет шул кулланмада.

Һөнәри урта белем бирү учреждениеләре өчен дәреслекләр гомумән язылмый, булганнары да яңартылып басылмый дигән нәтиҗәгә киләбез, — диде Эльвира Зиннәтуллина.

«Бүгенге көндә күпчелек татар кешесе дә татарча сөйләшми, татарча белми»

Казан радиомеханика көллияте дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Исмәгыйлева дә нәкъ шул дәреслек белән укытканын сөйләде.

— Башкасы әлегә юк, — дип җавап кайтарды ул. Шулай ук ТР мәгариф һәм фән министрлыгына заказ ясалганлыгы турында да әйтте. «Якын киләчәктә булыр дип өметләнәбез», — диде укытучы.

Ләйсән ханым көллияттә быел сентябрьдә генә укыта башлаган. Моңа кадәр мәктәптә эшләгән. Беренче курста татар әдәбияты укытыла, аларда татар теле бөтенләй укытылмый икән.

— Төркемдә рус, мари, чуваш һ.б. милләт вәкилләре булса да, төркемгә бүлеп укыту юк, — дип дәвам итте ул. — Барысы да аңласын өчен татар әдәбиятын рус телендә үткәрергә туры килә. Татар әдәбиятыннан сәгатьләр бик аз, ул «Иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек» белгечлеге өчен генә 48 сәгать керә.

Татар телен укытырга рөхсәт итсеннәр, рөхсәт булса да, ул төркемнәргә бүлеп укытылсын иде (мәсәлән, татар телен белүчеләр һәм белмәүчеләр, инглиз телендәге кебек). Мин аны коммуникатив технологияләргә нигезләнеп укытыр идем, грамматикага түгел, күбрәк сөйләм теленә басым ясыйсы килә.

Рус телле балаларга үз милләтендәге язучыларын да кертеп дәрес үткәрергә тырышам. Класста нинди милләт вәкиле булуга карап, дәресне барысы өчен дә яраклаштырабыз.

Бүгенге көндә күпчелек татар кешесе дә татарча сөйләшми, татарча белми. Шуңа күрә мин дәресләрне рус телендә алып барам, ләкин татар халкы, татар теле турында да мәгълүмат аңлатам. Татарлардан тыш, башка халыклар турында да сөйләгәч, уңай кабул итәләр.

Студентлар арасында башка илләрдән дә килүчеләр бар, мәсәлән, Норвегиядән Казанга килгән рус егете миндә укый. Минем янга килеп татарча өйрәнергә теләвен белдерде. Дәресләрдән соң аның белән өстәмә эшләргә тырышам. Чит төбәктәге кешеләр «татар телен өйрәнәсем килә», — дигәнгә сөенәм генә. Дәрестән тыш та 20 минут вакытымны сарыф итәргә кыенсынмыйм, — ди укытучы.

«Күпчелек бала рус телен сайлый, чөнки ата-аналар үзләре дә татар телен начар белә»

«Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» Дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Хәсәнова әйтүенчә, татар теле беренче елда сайлап алу курсы буларак укытыла:

— Барлыгы 3 ел 10 ай укыйлар. Студентларга сайлап алу мөмкинлеге бирелә, алар укырга кергәндә гариза яза һәм шунда туган тел буларак кайсы телне сайлаганнарын яза. 1-2нче курсларда өйрәтелә.

Күпчелек бала рус телен сайлый, чөнки ата-аналар үзләре дә татар телен начар белә. Балалар да, «белмибез» дип, туган тел итеп рус телен күрсәтә. Шуңа да карамастан, бездә татар телен сайлаучылар бар.

Икенче курста татар теле тел буларак программа буенча каралган. Элек ике төркемгә бүлеп укыта идек: рус теллеләр аерым, татар теллеләр аерым. Хәзер «үз телегезне өйрәнегез, киләчәктә тормышыгызда кирәк булачак», — дип үзебез сайлап алып укытабыз инде. «Нигә беренче курста да татар телен сайламадык икән», — дип уңайсызланалар аннары. Югары уку йортына керсәгез, башка татар телен өйрәнү мөмкинлеге булмый, дип аңлатырга тырышабыз. Татар фамилияле балалар татар телен сайлый, Аллага шөкер, — ди Миләүшә ханым.

«Ата-аналар балаларга БДИ кертелеп, телебезне бетерделәр, дип сөйли»

Миләүшә ханым сүзләренчә, телне белү дәрәҗәсе аерылса да, балаларның татар телен белү теләкләре күпкә арткан:

— Татар авылларына күченгән таҗиклар, үзбәкләр күп. Бик теләп бәйгеләрдә катнашалар, татар балалары белән сөйләшәләр. Безнең телләребез охшаш, диләр. Чувашлар да, руслар да күп бездә. Без бит татар кызлары янына йөрибез, безгә аларны аңларга кирәк, шуңа күрә татар телен өйрәнәбез, диләр.

Ата-аналар безгә: «БДИ кертеп, безнең телебезне бетерделәр», — дип сөйли. Авылдагы татар мохитендә яшәгән бала рус мохитендә яшәгән бала белән бергә БДИ бирергә тиеш, менә шул татар теленең дәрәҗәсен дә, мөмкинлекләрен дә төшерде.

Балалар арасында милләтне аеру юк. Бергә дус булып укыйлар. Бер сыйныфта татарча сөйләшмәгән кешеләр була икән, барыбер татарча аралашалар. «Аңларга теләсәләр, татарча өйрәнсеннәр», — диләр.

Хәзер килгән балаларның татар телендә алган башлангыч белемнәре бар. «Исебезгә төште, без бит моны өйрәнгән идек, әле ярый бездә татар телен укытканнар», — дип әйтәләр татар теле дәресләрендә. Дәреслекләр дә кулланам, сөйләштерәм дә, — дип уртаклашты укытучы.

«Белгечлекне үзләштерәсең килә икән, татар теле дәресләренә йөрергә тиешсең»

«Чаллы технология техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ильмира Гафиятуллина чит милләт балаларының тырышрак, телне өйрәнүдәге нәтиҗәләре татар баласына караганда яхшырак та була дип саный:

— Техникумга мәктәптән күчкәнемә бер генә ел булды. Студентлар белән эшләве җиңелрәк һәм рәхәтрәк. Кайбер юнәлешләрдә татар теле беренче һәм соңгы курста, кайберләрендә фәкать беренче курста гына укытыла.

Хезмәт күрсәтүче персонал татар телен белергә тиеш дигән йөздән, безнең уку йортында татар теле укытыла. Балалар уку йортына татар теленең укытыласын белеп керә. Балаларны күбрәк сөйләшергә өйрәтәбез. Атнасына иң күбе өч тапкыр укытылырга мөмкин.

Удмуртия, Самара якларыннан татар телен бөтенләй белмичә килгән кешеләр бар, шуңа күрә бер дәрестә барысы белән дә эшләргә туры килә. Татар авылларыннан килгәннәргә авыррак биремнәр, татар телен белмәгәннәргә җиңел биремнәр бирәм. Индивидуаль якын килеп укытам. Дәреслекләр юк, шуңа күрә кайбер темаларны лекция форматында бирәм — балаларга язарга туры килә.

Миңа икътисадчылар, коммерсантлар килә, татар телен аларның юнәлешләре белән бергәлектә өйрәтергә туры килә. Татар теле барлыгын белеп керәләр.

Чит милләт балалары тырышрак, телне өйрәнүдәге нәтиҗәләре татар баласына караганда яхшырак та була хәтта. Тел белгән балалар: «Мин бит инде телне беләм, нигә миңа аны өйрәнергә», — ди. Балаларны элек татар фамилиясе, исеменә карап бүлә идек, ләкин хәзер алай итеп бүлү дөрес түгел, татар телен белмәгән татарлар да бар. Аңлап, сөйләшә белмәгәннәр дә очрый.

Безнең программалар федераль стандарт буенча төзелә, ләкин балаларга җайлаштырабыз. Белгечлекне үзләштерәсең килә икән, димәк, татар теле дәресләренә йөрергә тиешсең, дигән әйбер бар.

Татар теленең киләчәген әйтә алмыйм. Татар гаиләсеннән булып та татар телен белмәгән балалар килә, шулай булгач, алга таба тагын да авыррак булыр, дигән фикердә мин.

«Техникумнарда татар теленә яшел ут. Җитәкчелек тә, администрация дә булыша»

"Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфидә Насыйрова төрле милләт студентлары белән ничек итеп уртак тел тапканын сөйләде:

— 1991 елдан бирле эшлим. Безнең уку йортында татар әдәбияты һәм татар теле керә. Без мал табибы, пешекче, технолог, хисапчы, механикларны әзерлибез. Татар теленә игътибар зур. Республикакүләм бәйгеләрдән бер дә читтә калмыйбыз, татар теленнән оештырылган олимпиадаларда алдынгы урыннар алабыз.

Механика бүлегендә бер уку елына татар теле 78 сәгать, хисапчы бүлегендә 36 сәгать укытыла. Балалар кызыксына, өстәмә консультацияләргә дә теләп йөри.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән соң «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәген алып барам. Укучылар бик теләп йөри, шигырьләре район газетасында басылып чыга бара, бу аларга этәргеч булып тора.

Китап белән чикләнеп кала алмыйбыз, эзләнәбез, интернет, газета-журналлардан өстәмә кызыклы мәгълүматлар табабыз. Бездә рус, чуваш, мари милләтеннән килгән студентлар да бар. Группамда 15 бала. Мари кешесе, Марий Элдан килеп, татар телен дүрт ел уку дәверендә татарча сөйләшергә өйрәнеп чыгып китә. Бу хәлгә үзебез дә бик аптырыйбыз, чөнки аларда татар теленә кызыксыну бар. Сүзлекләр белән эшлибез, дәрестән соң алып калабыз.

Төрле милләт кешесе булганлыктан, дәресләрне рус телендә алып барабыз. Ләкин рус теле белән генә чикләнмибез. Өч милләт вәкилен өч рәткә утыртам. Һәрберсе милли бәйрәмнәрдә үз милләтенең йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыра.

Техникумнарда татар теленә яшел ут. Җитәкчелек тә, администрация дә булыша. Этеп-төртеп, кысрыклап чыгардылар дип әйтмәс идем. Программаларны русча төзибез, чөнки уставта шулай каралган. Русча язабыз, русча дәресне башлап җибәрәбез. Дәрестә нинди милләт утыра — шуңа карап. Татарлар гына утыра икән, татарча гына сөйләшәбез, — дип аңлатты Зөлфидә ханым.

Татар телен иң күп һәм иң аз укыган көллият-техникумнар рейтингы

Сәламәтлекне саклау министрлыгына караган училище-көллиятләрдә татар телен, нигездә, шәфкать туташы белгечлегендә укыйлар. Мәсәлән, Казан (50,3), Минзәлә (55,7), Буа (51,4), Алабуга (51,7), Түбән Кама (65,3) кебек шәһәрләрдә шәфкать туташы белгечлегендә татар телен 50 проценттан күбрәк кеше сайлаган. Яшел Үзәннең медицина училищесында клиник медицина һәм фармация белгечлегендә укучы барлык егет-кызлар да татар телен укый (шәфкать туташы белгечлеге дә йөз процентка җитә язган — 93,8). Яшел Үзән — мактауга лаек! Ә менә Чистай медицина училищесында татар телен иң аз сандагы булачак шәфкать туташлары укый, нибары — 11,5 процент кына.

Нәтиҗә: шәфкать туташлары булырга теләүчеләр татар телен актив сайлый. Клиник медицина һәм фармация юнәлешләрендә бу күрсәткеч түбәнрәк.

Мәдәният министрлыгына караган урта һөнәри белем бирү йортларында татар теле һәм әдәбиятын Чаллы сәнгать көллиятенең Сәхнә сәнгате һәм әдәби иҗат юнәлеше (88,3), Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының Гамәли бизәү сәнгате юнәлеше (65,8) һәм Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең Музыкаль сәнгать юнәлешендә (55) укыйлар. Татар теле иң аз укытылган уку йортлары — Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең Гамәли бизәү сәнгате юнәлеше (15,8), Сәхнә сәнгате һәм әдәби иҗат юнәлеше (16,3), Музыка сәнгате юнәлеше (19,3); Казан хореография училищесы (16,7 процент. Татар телен анда бары тик Сәхнә сәнгате һәм әдәби иҗат юнәлешендә генә укытыла).

Нәтиҗә: Мәдәният өлкәсенә укырга керүчеләр татар телен сайларга ашкынып тормый ахры. Күрсәткечләре яхшы булган уку йортларында да барлык кеше да татар телен сайламаган. Мәдәниятебезгә хезмәт итә торган, аны дөнья аренасына чыгарырлык һәм республикабыз горурлыгы булырдай татар телле кадрлар әзерлибез икән, бу саннарга карасак, киләчәктә алар кимемәсме, дигән сорау-фараз туа.

Башка министрлыкларга караган уку йортлары: татар теле һәм әдәбиятын Әлмәт физик культура колледжында (ТР спорт министрлыгы) 55,4 процент студент сайлаган, татар теле иң аз укытылган уку йорты — Кукмара районында урнашкан Лубян урман-техника көллияте (19,8). — ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.

Мәгариф һәм фән министрлыгына караган урта һөнәри уку йортлары.

Югары күрсәткечләре белән Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте һәм Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте мактана ала. Ләкин шуның белән шул дип нокта куярга ашыкмыйк. Татар теле һәм әдәбиятын барлык кеше дә укыган башка уку йортларына да тап булдык:

Арча агросәнәгать колледжының Техника һәм төзелеш технологияләре юнәлешендә татар әдәбияты (118 сәгать) һәм һөнәри эшчәнлектә татар теле (66 сәгать),

Балык Бистәсе агротехник техникумының Сәнәгать экологиясе һәм биотехнология юнәлешендә татар теле (95 сәгать),

Мөслим политехник техникумының Сәнәгать экологиясе һәм биотехнология юнәлешендә татар теле (78 сәгать),

Түбән Кама күппрофильле көллиятенең Сервис һәм туризм юнәлешендә татар әдәбияты (114 сәгать) һәм һөнәри эшчәнлектә татар теле (32 сәгать),

Лушников исемендәге Казан нефтехимия көллиятенең Юриспруденция юнәлешендә һөнәри эшчәнлектә татар теле, татар әдәбияты (62 сәгать),

Азнакай политехника техникумының Техника һәм җир өсте транспорты технологияләре юнәлешендә татар әдәбияты (180 сәгать),

Поташов исемендәге техника көллиятенең Техника системаларында идарә итү (120 сәгать),

Чирмешән аграр техникумының Машина төзүчелек юнәлешендә татар әдәбияты (86 сәгать),

Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының Сәнәгать экологиясе һәм биотехнология юнәлешендә татар әдәбияты (117 сәгать) һәм һөнәри эшчәнлектә татар теле (117 сәгать),

Алексеевск аграр көллиятенең Сәнәгать экологиясе һәм биотехнология юнәлешендә татар әдәбияты, татар теле (142 сәгать),

Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумының Электр һәм җылылык энергетикасы юнәлешендә татар теле һәм һөнәри лексика (40 сәгать),

Казан сәүдә-икътисад техникумының Җиңел сәнәгать технологиясе юнәлешенең татар әдәбияты (72 сәгать) һәм һөнәри эшчәнлектә татар теле (80 сәгать),

Түбән Кама индустриаль техникумының Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәгълүмати-китапханә эше юнәлешендә татар әдәбиятын (117 сәгать),

Казан радиомеханика көллиятенең Иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек юнәлешендә татар әдәбиятын (48 сәгать) барлык студент та укый.

Татар телен укыган иң аз сандагы студентлар түбәндәге уку йортларыннан: Казан политехника көллиятенең Машина төзүчелек юнәлеше (4,9 процент), Чүпрәле күптармаклы технологияләр техникумының Җир өсте технологияләре һәм техника юнәлеше (5,4), Әлмәт политехника техникумының Икътисад һәм хисапчылык исәбе (5,5), информатика һәм хисаплау техникасы (6,3).

«Туган телне укыту һөнәри белем бирү оешмасы тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә»

Татар теле һәм әдәбияты техникум-колледжларда нинди закон нигезендә укытыла? Техникум-колледжлар өчен аерым дәреслек каралганмы? Бу сорауга Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова җавап бирде:

— Урта һөнәри белем бирү юнәлешендә студентлар шул ук мәктәп дәреслекләре белән укый, чөнки татар теле 9нчы сыйныфтан соң 10-11 сыйныф программасы буенча укытыла. Нәкъ менә аерым татар теле, татар әдәбиятыннан аерым махсус дәреслек юк, — диде ул.

Татар теле нинди закон нигезендә укытыла?

— «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 29.12.2012 ел, № 273-ФЗ Федераль законның 14 маддәсендәге 3 пункты нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә урнашкан дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында Россия Федерациясе законнары нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү кертелә. Дәүләт аккредитациясе булган белем бирү программалары кысаларында Россия Федерациясе дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү федераль дәүләт белем бирү стандартлары, белем бирү стандартлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Шулай итеп, «Туган тел» һәм/яки «туган әдәбият» уку дисциплиналары Урта һөнәри белем бирү программасының гомуми белем бирү циклына кертелә. Әлеге дисциплиналар күләменә карата таләпләр норматив яктан беркетелмәгән, димәк, һөнәри белем бирү оешмасы тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә.

Биредә гомуми белем бирү программасын тормышка ашыру кысаларында татар телен ирекле өйрәнү тәэмин ителә (29.12.2012 ел, № 273-ФЗ «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы Федераль законның 14 маддәсенең 6 пункты нигезендә, Россия Федерациясе халыклары телләре, шул исәптән рус телендә дә укыту).

Татар телен белү — һөнәри эшчәнлекне уңышлы гамәлгә ашыру өчен шартларның берсе (бигрәк тә хезмәт күрсәтү, педагогик, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге һөнәрләр һәм белгечлекләре). Шуңа күрә белем бирү оешмаларының эш бирүчеләрнең ихтыяҗларын һәм төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып мөстәкыйль формалаштыра торган вариатив өлеше дисциплиналары исемлегенә уку дисциплинасы (һөнәри эшчәнлектә татар теле, татар теле һәм сөйләм культурасы һ.б.) кертелергә мөмкин, — дип җаваплады Лилия Марсовна.

Һөнәри уку йортларында татар теле яшәвен дәвам итә!

Йомгак ясыйбыз: Туган телне һәр һөнәри уку йорты мөстәкыйль билгеләсә дә, күргәнебезчә, татар теле 91 процент уку йортында әле дә укытыла. Өстәвенә ул уку программасына кертелгән, димәк, һөнәрне үзләштерәсең килсә, татар телен дә өйрәнергә кирәк, дигән сүз. Бу күрсәткечләр бүгенге көндә дә актуаль икән, татар теленең киләчәгенә өмет бар дип әйтә алабыз. Телебез шушы уку йортларында яшәсен иде. Күзләр генә тия күрмәсен.