Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«СОлНЦе» директоры Павел Шмаков: «Укытучы ирекле булсын, аны тикшерергә кирәкми» 

Казанда сәләтле балалар өчен «СОлНЦе» мәктәбе эшли. Тарихы 2013 елдан гына башланса да, исеме шактый еш яңгырый аның. Бу мәктәп тә, аның директоры һәм оештыручысы Павел Шмаков та башкалар төсле түгел.

news_top_970_100
«СОлНЦе» директоры Павел Шмаков: «Укытучы ирекле булсын, аны тикшерергә кирәкми» 
Михаил Захаров

Павел Шмаков рус милләтеннән булса да, башында түбәтәй, үзе Хәтер көне митингына йөри, татар теле дәресләрен яклап прокуратура сукмагын таптый, дөреслекне ярып әйтә.

«Балама анда уку ошады, әмма безнең өчен бу ятрак нәрсә»

«СОлНЦе» турында күптән язасым килеп, кулым кычытып йөри иде. Анда балаларын укытучы таныш-белешләрем белән дә аралашып алдым.

«Кызым ул мәктәптә укыды. Мин аны „неформаллар“ мәктәбе дип атар идем. Ә укытучылары — университет профессурасы. Аларның биремнәрен гади мәктәп укытучысы да чишә алмый, югары математика укыйлар. Анда мәктәп укучылары үзләре дә укыткалый, түгәрәкләр алып бара, студент булгач та баргалап йөриләр. Үзенчәлекле гадәтләре дә бар: балаларга мәктәпкә доширак алып килеп ашарга да рөхсәт ителә, кунып та калгалыйлар. Кызга-малайга бүленеш юк, бөтенесе бертигез. Бер класста утырып калу да әллә ни яман эш саналмый. Балама анда уку бик ошады, ләкин бу безгә ятрак нәрсә, безнең менталитетка бик туры килеп бетми. Бигрәк тә минем кебек консерватив кешегә. „СОлНЦе“ — башка мәктәпкә сыймаган кешеләр өчен дияр идем. Әмма Казанда шундый бер мәктәп булырга тиеш, аларга каршы начар сүз әйтә алмыйм. Исемемне язма», — диде берәү.

Икенче танышым «СОлНЦе”га баласына укырга кертү турында озак хыялланды, ул мәктәпне мактап туя алмады.

«Ул мәктәп миңа шундый нык ошады, барып күрү белән ах иттем. Гадәти белем бирү системасы түгел, бар да бүтәнчә, анда укучылар да, укытучылар да иреклерәк фикер йөртә. Улыбыз бер лицейда 6 сыйныфта укый иде, уку елы башында «СОлНЦе”га керү өчен имтихан тапшырды. Әмма аны тиз генә алмадылар, ике атналап «вольный слушатель» итеп йөрттеләр. Шуннан соң класслары белән походка чыгып киттеләр. Анда нәрсә булгандыр, белмим, әмма улым шуннан «бу мәктәптә укыйсым килми» дип кайтты. Инде мәктәпкә алырга да риза иделәр, югыйсә. Баланың ирегенә каршы килеп тормадык, укырга лицейга китте», — дип сөйләде бер әти кеше.

«СОлНЦе”га чыгып киткәнче, бу мәктәпнең сайтын актарып утырдым. Һәм тагын бер кат шаккаттым! Бөтен мәктәпләрнеке кебек стандарт, калыплашкан, эш күрсәтү, күз буяу өчен ясалган сайт түгел бу. Монда расписание, белдерү һәм түгәрәкләр исемлегеннән тыш, мәктәп директорының уйланулары, фәлсәфәсе, зары, күңел халәте. Павел Шмаков күрше бина хуҗалары белән судлашу процессын да шушында күрсәтеп бара. Күршедәге УФСИН бинасы дөрес төзелмәгән, биналары хәзер мәктәп ягына авыша башлаган, шуңа күрә директор чаң суга. Суд сукмагын таптый.

Минем өчен бу сайттагы тагын бер гаҗәп почмак — Павел Шмаковның үз блогы. Мәктәпне яхшырту турында фикерләре, укытучылар коллективының көйсезләнүе, мәрхүм укучысы турында истәлекләре… Директорның һәр язмасы журналистлар көнләшерлек осталык белән, ихлас итеп язылган. Бу сайт һәркем өчен ачык, мәктәп тормышын теләгән һәр кеше күзәтеп бара ала. Бу начармы? Яхшы ягы күбрәктер…

«Ата-аналар мәктәпкә берничә мең китап бүләк итте»

Менә шушы тәэсирләрем белән Казанның нәкъ үзәгендә — Кави Нәҗми урамында урнашкан «СОлНЦе» мәктәбенә килеп кердем. Монда 5-11 сыйныфта 160лап бала укый, 45 укытучы белем бирә икән. Беренче күзгә ташланган нәрсә — укытучылар да, укучылар да формадан түгел, җаннары теләгән ыштан-күлмәкләрдән йөриләр. Карап торышка 5-6 сыйныфтагы, чәчен аклы-шәмәхәле төскә буяган кыз бала коридорда кыңгырау чыңгылдатып йөри. Дежур укучылар дәрес, тәнәфес башлануын үзләре шулай игълан итә икән. Мәктәп коридоры диварларына күз йөгертеп алдым.

Бер якта — укучыларның мәктәп турында язылган фикерләре, икенче почмакта — укытучы портретлары, баскычта — акыллы гыйбарәләр… Аннан коридор диварындагы искиткеч матур рәсемнәргә игътибар иттем, «Монысын безнең җыештыручыбыз ясый», — диде директор. Мәктәпнең бер почмагында тиеннәр, попугайлар яшәп ята, ә директор кабинетында ике ташбака бар — үзенә күрә тере почмак булдырганнар. 

Тагын мәктәп коридорындагы китап киштәләре турында язмыйча үтәргә ярамый. Андагы китапларны укучылар теләгән вакытта, яздырып-нитеп тормыйча алып кайтып укый ала. «Хәзер укучылар китапханәдән китап алмый. Шуңа күрә мәктәпнең төрле ягына ачык киштәләр ясадык, болай булганда укыйлар. Әлеге ысулны Мәскәүнең бер мәктәбеннән күреп кайттым. Китаплар җыябыз дип ата-аналарга игълан иттек тә, алар мәктәпкә берничә мең китап бүләк итте. Татарча китапларыбыз да бар, аның өчен дә махсус урын ясадык. Ә аеруча әһәмиятле басмалар өчен кечкенә китапханәбез бар», — дип аңлатты Павел Шмаков, мәктәп буенча экскурсия ясаганда.

Без мәктәп буенча йөргәндә директор янына әле бер бала килеп ярышта җиңүе белән уртаклаша һәм дипломын күрсәтә, әле укытучылар тегене-моны сорый. Инде кичке як булса да, мәктәп тулы кеше. Бер карасаң, 160 бала күптән таралып бетәргә тиеш кебек. Ләкин монда укучылар кайчак кичке 7-8гә кадәр тоткарлана икән. Үзара сөйләшеп, гитарада уйнап утыралар… Павел Шмаков моны яшүсмерләрнең күбрәк яшьтәшләре арасында булырга яратулары, шуңа өйләренә ашыкмаулары белән аңлатты.

   «Мәктәптә кунып калуның зыяны юк»

 «СОлНЦе» элек математикага басым ясаган, әмма бер ел элек коронавирустан бик көчле укытучылары Сәйәр Үтәгәнов үлгән. Хәзер биредә биологияне алга сөрәләр, бу юнәлештә шактый түгәрәкләр эшли икән. Гомумән, мәктәптәге түгәрәкләр санына шаккатырлык. Алар гаять күп төрле: кытай, испан, немец телләре, археология, бадминтон, кыяга менү, олимпиадаларга әзерләнү…

Иң гаҗәпләндергәне — кайбер түгәрәкләрне мәктәп укучылары алып бара. Мәсәлән, башлангыч класслар өчен — урта буын, урта классларга өлкәннәр өйрәтә. Мәктәпнең иң көчле түгәрәкләренең берсе — «Что? Где? Когда?» интеллектуаль уены. Монысы белән атнага өч тапкыр 5-11 сыйныфлар шөгыльләнә, әле Чиләбедән кубок күтәреп кайтканнар.

Җиңүләр һәм казанышлар турында да озак сөйләргә була: әнә, берсе 40 см лы спутник ясаган. Космостан фотога төшерү, элемтә булдыру максатыннан эшләнгән ул. Ә 6 сыйныф укучысы норматив булмаган сөйләм турында ике мәктәптә социологик тикшерү уздырган, бу хакта фәнни хезмәт язган һәм аны бастырып чыгарганнар. «СОлНЦе”да сүгенүчеләр коэффициенты — 1,8, башка мәктәптә 21 икәнен ачыклаган ул. Сәләтле балалар!

Шушы мәктәптә эшләүче Эльвира Караваева белән сөйләшеп алдык. «Улым бирегә 9 сыйныфтан килде. Башка мәктәпләрдәге катгыйлык юк монда… Улыма шушында уку килеште, күтәрелеп китте һәм МФТИга укырга керде», — диде Эльвира. 

Павел Шмаков әйтүенчә, аның максаты — дәресләрдә чебен очкан тавыш ишетелү түгел. «Мин үзем дәрес вакытында укучыларның йөреп килүенә дә, үзара сөйләшеп алуына да каршы түгел. Иң мөһиме — бала дәрес алып барырга комачауламасын. Дөрес, кайбер укытучылар моны рөхсәт итми», — дип сөйләде директор. Мәктәпне күрсәткәндә Павел Анатольевич берничә класска да алып керде. Шундый чакларына туры килдемме, алай парта артыннан торып йөрүче балалары юк иде, бар да гадәттәгечә…

Гел баш катырып, укып кына яталар икән болар димәгез, биредә баланы ял иттерү дә соңгы урында түгел. Мәсәлән, монда ашарга пешерергә, җиһаз җыярга да өйрәнәләр. Гадәти мәктәпләрдәге кебек кызлар — уңга, малайлар — сулга дип бүленмәгәннәр. Гомумән, әлеге уку йортында гендерлы бүленеш юк. Укытучылары Гөлназ Колчина әйтүенчә, кайчак малайлар бик тәмле итеп пицца пешереп, башкаларны сыйлый. Ә кызлар оста итеп җиһаз җыя, кадак кадаклый. Кемнең күңеле нәрсәгә тарта — шуны эшли.

Аннан, «СОлНЦе» укучылары походларга еш йөри, укудан тыш та классташлар күп аралаша. Тагын бер традицияләре бик гаҗәп тоелды — елга ике мәртәбә 5-11 сыйныф укучылары мәктәптә кунарга кала икән. Беренче тапкыр балалар шулай кунарга калгач, биредә шактый зур гауга да чыккан. Мәктәпне прокуратура тикшерергә керешкән, төнлә укучыларның нишләве белән кызыксынганнар. Әмма Павел Шмаковның моңа дәлилле җавабы бар:

— Походка баргач, укучылар кунып кала, ә мәктәп эчендә кунарга ярамыймыни? Мәктәптә «йокы капчыклары» өстенә ятып, киенгән килеш йоклыйлар, моның бер гаебе юк дип уйлыйм. Подъездларда, аулак урамнарда йөрмиләр, эчмиләр-тартмыйлар бит. Балалар безнең күз алдында. Куна калган көнне һәр класстан бер ата-ана килә, укытучылар да монда була. Сөйләшәләр, гитарада уйныйлар, кино карыйлар, микроскоптан нәрсәләрдер күзәтәләр. Гадәттә, ул кичне йөзләп бала була бездә. Күбесенең әти-әнисе төнге 12ләр тирәсендә килеп ала, 40лап укучы иртәнгә хәтле кала. Алары иртәнге 6лар тирәсендә таралалар.

 «Рособрнадзор — шулкадәр куркыныч яңгырый!»

Сезнең мәктәпкә укырга керү авырмы? — дип сорадым директордан.

— Башта ата-ана, бала белән сөйләшеп алабыз. Аннан укучы ике атналап «вольный слушатель» булып йөри, өйрәнә, күзәтә. Шуннан соң гына алабыз. Безнең мәктәп дәүләт карамагында, монда уку бушлай. Ә түгәрәкләр өчен хәйрия итеп кем күпме тели, шулкадәр акча күчерә ала. Билгеләнгән бер сумма юк. Кечкенә интернатыбыз да бар, анда районнардан килгән унлап бала торып укый. Әлмәт, Чаллы, Түбән Камада филиалларын ачу турында да уйлый башладык.

Өлгереш ни дәрәҗәдә?

— БДИ буенча төгәл саннарны хәзер үк әйтә алмыйм, ләкин без Татарстан буенча беренче 5-7 урыннан артта калмыйбыз, гадәттә. Олимпиадалар буенча нәтиҗәләр тагын да яхшырак, алдынгы рәтләрдә барабыз. Россия, дөнья күләмендәге олимпиадаларда катнашабыз. Чыгарылыш сыйныф укучыларының яртысыннан артыгы Мәскәү һәм Питер вузларына укырга керә. Танылган актриса Чулпан Хамматованың минем укучым булуы белән бик горурланам, ул мин математика буенча үткәргән түгәрәкләргә йөри иде, китапларында да бу хакта яза. Татарстан президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, галим һәм шагыйрь Айрат Бик-Булатов һәм тагын бик күп танылган кешеләр бар укучыларым арасында. 

 «Солнце» мәктәбенең нигезендә фин белем бирү системасы ятамы?

— Юк, бездә чын рус мәктәбе. Фин мәктәпләреннән кертелгән моментлар да бар. Финляндиядә укытучы ирекле. Аларда 1970 елларда бөтен ронолар ябылган, анда контроль органнары юк. Ә бездә Рособрнадзор дигән оешма укытучыны тикшереп кенә тора. Рособрнадзор — шулкадәр куркыныч яңгырый бит! Директорны идарәче буларак күзәтеп торырга, акчаларны контрольдә тотарга мөмкин. Әмма укытучыны алай катгый тикшереп тормасыннар иде. Укытучы — ирекле һөнәр иясе.

Укытучы начар укытса, ата-аналар ризасызлык белдерергә тиеш. Финляндиядәге дәресләргә директор да керә алмый. Бервакыт анда укытучы сәер хәлдә килгән, алдагы көнне эчкән булган, күрәсең. Моны балалар ата-аналарына кайтып сөйләгәннәр, ата-аналар мәктәпкә килгәннәр. Укытучы үзе эшеннән киткән. Шуның белән бетте.

Сезнең мәктәптә ашау мәсьәләсе ничек? Чынлап та доширак ашыйлармыни?

— Өйдән нәрсәдер алып килеп ашау тыелмаган. Әмма аның белән башкаларны сыйларга ярамый, ашханәдә утырып ашарга гына рөхсәт ителә. Безнең ашханә өчкә кадәр, ә буфет кичке алтыга кадәр эшли. Монысын булдыру өчен дә нык тырышырга кирәк булды.

Икенче елга утырып калучылар да бар икән?

— Әйе, андый укучы былтыр да бар иде, быел да бар. Кемдер безгә ялгыш эләккән, укыйсы килми. Тик утырып калучы укучыдан да бездә бармак төртеп көлмиләр, аңа нормаль мөнәсәбәт. Буллинг, ягъни кайбер укучыларның арадан бер баланы кыерсытуы булдырмаска тырышабыз, аның белән нык көрәшәбез. Укучы гади мәктәптән килә икән, андагы тәртипләрне дә ияртеп килә. Әмма ел-елдан үзгәрә, безнең тәртипләргә яраклаша.

«Төп эшем - көчле укытучылар эзләү»

Сезнең мәктәптә ата-аналар белән җәнҗаллар да булган иде бугай?

— Минем җәнҗаллар була, әйе. Сирәк, әмма булгалый.

Нәрсә белән бәйле бу?

— Ирекле укыту системасы бөтен кешегә ошамый. Мин балаларны зур тормышка әзер булсыннар дип тәрбиялим. Сәясәт мәсьәләсендә түгел, алар гадел һәм ирекле булсын дип телибез. Бала ата-анасын тыңламый башласа, тегеләр бу хәлне авыр кабул итә. Үз гаиләмнән мисал китерәм. Кызымны мөстәкыйль карар кабул итәргә өйрәтәсем килә иде. Аннан ул 16 яшендә Финляндиягә күчеп китте. Мин күңелсезләндем, 18 яшенә кадәр булса да монда укытасым килгән иде. Ә 18 яшендә кызым кияүгә чыкты. Җитмәсә, миңа ошамый торган егеткә. Әмма бу аның тормышы, ул хәл итәргә тиешле мәсьәләләр. Кем белән яшисен, ничә яшьтә кияүгә чыгасын ул үзе уйларга тиеш.

Соңыннан шуны аңладым: кызымны үземә ошаган тормыш белән яшәтәсем килгән икән бит. Вакытыннан алда мөстәкыйль булуы миңа ошамады. Бөтен ата-аналар да шулай. Балаларның без күрергә теләгәнчә булуын телибез. Кызым миңа ошаган егет белән дуслашсын, үзенә ошаганы белән түгел, дибез. Ә алар башка… Укытучыларның да барысы белән дә уртак фикердә эшлибез дип әйтә алмыйм. Күпчелеге белән аңлашабыз, әмма бөтенесе белән түгел. Мәктәбебез дә гади түгел бит…

Сезнең директор буларак төп максатыгыз нинди?

— Минем ике төп эшем бар. Аның берсе — мәктәпкә көчле укытучылар табу. Мин аларны һәрвакыт эзлим. Белдерүләр, газеталар аша, таныш-белештән сорашып. Көчле укытучылар — мәктәпнең уңышы.

Икенче төп максатым — укучылар белән һәрчак элемтәдә тору. Атнага бер көнем линейкалар җыюга китә, мин анда һәр укучы белән аралашырга, аларның кәефләрен чамаларга тырышам. Без укучы «отличник» булсын дигән максат куймыйбыз, баланың укырга теләге булуы — шул төп теләк. Ягъни «5ле”гә генә укымаса да ярый, иң мөһиме — «5ле”ләре дә булсын. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100