news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Счет-фактура бәясе күпме булса, дәүләт субсидия бирә?

Татарстанда аз керемле кешеләрнең торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләү өчен дәүләттән субсидия бирәләр.

news_top
Счет-фактура бәясе күпме булса, дәүләт субсидия бирә?

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартын 20 процентка кадәр киметәләр. Тиешле карар Татарстан Дәүләт комитетының Тарифлар буенча килештерү комиссиясе утырышында кабул ителгән. Бу хакта «Коммерсантъ»ка сылтама белән  «Татар-информ» агентлыгы яза.

Бу карар нигезендә, Татарстанда аз керемле кешеләрнең торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләүләре 20 проценттан арткан очракта, алар дәүләттән субсидия ала алачак.

Әлеге яңалык буенча субсидия алучылар артачак, дигән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

Киләсе елда бу максатка тотылачак акча күләмен ул әйтмәгән. Шулай да ул 2018 елда субсидияләргә 1,6 млрд сум акча юнәлдерелгән булуын искәрткән.

  • Моңа кадәр республикада төбәк стандарты 21 процентны тәшкил иткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар