"Счастливы вместе" сериалында төшкән актер 40 яшендә вафат булган
Артист пневмония белән авырганнан соң өзлегеп, хастаханәдә вафат булган.
Дәүләт театры артисты, киноактер Александр Исаков Мәскәүдә 39 яшендә вафат булган. Бу хакта НСН хәбәр итә дип яза "Татар-информ".
Артист пневмониядән соң өзлегү сәбәпле, хастаханәдә вафат булган.
Исаков тамашачыга «Холостяки», «Моя любовь», «Атлантида», «Счастливы вместе», «Безмолвный свидетель» и «Дежурный ангел» сериаллары аша таныш.
Актер 15 ел театрда эшләгән. Ул «Щелкунчик и мышиный король», «Безумный день, или Женитьба Фигаро», «Волшебная туфелька Золушки» һәм башка куелышларда уйнаган.
Актерны күмү вакыты һәм урыны соңрак билгеле булачак.

- 9 майда актер Юрий Киндрат пневмониядән вафат булган иде. Ул «Игра», «Закрытая школа», «Настя» һәм «Спящие-2» фильмнарында уйнады. Аңа нибар 32 яшь иде.