Счетчиклар урнаштырмаган, алыштырмаган яки тикшертмәгән фатир хуҗалары салкын су өчен 2 тапкыр күбрәк түләячәк. Бу хакта Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Индивидуаль исәпләү приборлары булмаган өчен финанс җаваплылыгын икеләтә арттыручы төзәтмәләр үз көченә керде.
Россия Хөкүмәтенең 2025 елның 25 ноябрендәге 1871 нче карары нигезендә салкын су белән тәэмин итү өчен түләүне исәпләү кагыйдәләре үзгәрде: счетчиксыз фатирлар өчен коэффициент 1,5тән 3кә кадәр арттырылды. Элек милекче исәпләү приборы булмаган өчен 1,5 тапкыр күбрәк түли иде, хәзер – 3 тапкыр күбрәк.
Казанда ванна һәм газ колонкасы булган фатир хуҗалары 1 кубометр салкын су өчен 464,5 сум урынына 928,9 сум түләячәк. Душ белән җиһазландырылган 1500-1700 мм озынлыктагы ванналы йортларда тариф 1 кешегә 348,9 сумнан 698,7 сумга кадәр арта.
Үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү системасы һәм төзекләндерүгә таләпләр югары булган 12 каттан биегрәк күпкатлы йортларда яңа тариф 1 кешегә 765,2 сум тәшкил итәчәк (элек 382,6 сум). Шул ук вакытта, әгәр фатирда 5 кеше теркәлгән булса, сумма пропорциональ рәвештә арта.
Счетчик урнаштыру техник яктан мөмкин булмаган торак хуҗаларына югары коэффициент кагылмый. Торак инспекциясе, өчләтә түләүләрне булдырмас өчен, исәпләү приборын урнаштырырга кирәклеген искәртә.