news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Счетчик күрсәткечләрен вакытында тапшырмасаң, нәрсә була?

news_top
Счетчик күрсәткечләрен вакытында тапшырмасаң, нәрсә була?
Фото: «Татар-информ»

Күпләр, счетчик күрсәткечләрен вакытында тапшырмасаң, шунда ук норматив буенча гаять зур суммалар исәпләячәкләр, дип уйлый. Чынлыкта, система бераз башкачарак эшли. Бу хакта «Прайм» агентлыгына җәмәгать эшлеклесе, торак-коммуналь хуҗалык буенча эксперт Дмитрий Бондарь сөйләгән.

Эксперт аңлатканча, счетчик күрсәткечләре рәттән 3 ай дәвамында тапшырылмаган икән, исәп-хисап сезнең айлык уртача куллану күрсәткеченнән чыгып исәпләнәчәк. Идарәче яки ресурслар белән тәэмин итүче оешма соңгы ярты ел эчендәге мәгълүматларны ала, уртача күрсәткечне исәпләп чыгара һәм түләү суммасын шуның нигезендә яза. Бу тәртип коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә билгеләнгән.

«Әмма, әгәр күрсәткечләр 3 айдан артык тапшырылмый икән, вазгыять үзгәрә. Бу вакыт узгач, исәп-хисап куллану нормативы буенча ясалачак. Норматив – ресурсның дәүләт тарафыннан расланган уртача күләме, ул 1 кешегә исәпләнә. Бу исәпләү ысулы, гадәттә, кулланучылар өчен отышлы түгел», – ди Бондарь.

Моннан тыш, арттырылган коэффициент кулланылу ихтималы да бар. Аның күләме 1,5 нормативны тәшкил итә. Шуны белергә кирәк, ул автомат рәвештә кулланылмый. Әгәр кулланучы идарәче компания яки ресурслар белән тәэмин итү оешмасы хезмәткәрен счетчикны тикшерү өчен 2 тапкыр кертмәсә, шушы коэффициент кулланылу ихтимал.

Шуңа да карамастан, счетчик күрсәткечләрен яңадан тапшыра башласаң, оешма яңадан исәпләүне башкарырга мөмкин. Счетчик күрсәткечләрен вакытында тапшырмаган өчен штрафлар каралмавын белү мөһим, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар