Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Счетчик алмаштыру 1,5 млн сум – Казанда мошенниклар бер ханымны алдаган

news_top_970_100

Казанда яшәүче хатын-кыз үзләрен коммуналь структура хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләрнең корбаны булган. Ул аларга, счетчик алыштырган өчен, 1,5 млн сум акча күчергән. 47 яшьлек хатын, шалтыраткан кешеләргә ышанып, SMS хәбәр белән килгән кодларны әйткән. Бу исә җинаятьчеләргә акча күчерү буенча финанс операцияләрен башкарырга мөмкинлек биргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татарстан 24».

Зыян күрүче акчаны банкомат аша мошенникларның счетларына күчергән. Нәрсә булганын аңлагач, шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хәзерге вакытта бу эш буенча РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Элегрәк мошенниклар тарафыннан алданган пенсионер хатынның суд аша сатылган фатирын кайтарырга тырышуы хакында язганнар иде. Ул җинаятьчеләргә 7 миллион сум акча биргән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100