news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Счет-фактурадагы сумманы ничек киметергә?

news_top

Счетчикларның торышын һәм аларны тикшерү вакытын контрольдә тоту коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен шактый киметергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге эксперт Дмитрий Бондарь хәбәр иткән.

«Су, электр энергиясе һәм газ счетчикларын вакытында тикшерү мөһим. Әгәр тикшерү вакыты узган булса, беренче өч айда түләүләр алдагы чорларның уртача күрсәткечләре буенча исәпләнә. Дүртенче айдан башлап арттырылган коэффициент кулланыла. Әйтик, салкын су өчен ул өчкә тигез булырга мөмкин. Димәк, тикшерү вакытын уздырганнан соң берничә ай үткәч, сезгә шактый зур сумма күрсәтелгән квитанция килергә мөмкин», – дип аңлаткан белгеч.

Счетчикларны кайчан тикшертергә кирәклеген белү өчен идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, идарәче компания ел саен энергия куллануны оптимальләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә тиеш. Мәсәлән, подъездларга хәрәкәткә сизгер фотоэлементлар урнаштыру шундый чараларның берсе булып тора. Бу системалар да коммуналь түләүләрне киметергә ярдәм итә ала.

«Хәзер тарифлар арта барган чорда квитанцияләрне игътибар белән өйрәнергә һәм файдаланмый торган хезмәтләрдән баш тартырга кирәк. Мәсәлән, радионокта, телевизион антенна яки өй телефоны хезмәтләреннән», – дип киңәш иткән Дмитрий Бондарь.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар