Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сбербанктан сигез миллиард сум урлаганнар

Җинаятьчеләр ялган документлар биреп, кредит килешүе төзегән.

news_top_970_100
Сбербанктан сигез миллиард сум урлаганнар
Владимир Васильев

Кредитлар алып алдау ысулы белән Сбербанктан сигез миллиард сум акча урланганы ачыкланган. «Интерторг» оешмасының өч хезмәткәрен тоткарлаганнар, алар Россиянең Төньяк-Көнбатышында SPAR кибетләрен үстерү белән шөгыльләнгән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Сбербанк» ГАҖның Төньяк-Көнбатыш банкының активларын урлауда шикләнелүче оештырылган төркем эшчәнлеге туктатылды», — дип сөйли Волк.

Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның гыйнварында «ТД ИнтерТорг» ҖЧҖ банкка ялган документлар биреп, кредит килешүе төзи, алар бурычны түләргә җыенмый.

«Банк бу оешма хисапларына сигез миллиард сумнан ким булмаган заем акчаларын күчергәч, җинаятьчеләр акчаны үзләре теләгәнчә сарыф итә. Хәзерге вакытта „ТД ИнтерТорг“ банкрот дип танылган. Аның өч җитәкчесе һәм хезмәткәре тоткарланган, аларга гаепләү белдерелгән», — дигән Ирина Волк.

«Интерторг» Россиянең Төньяк-Көнбатышында, аерым алганда Петербургта, Spar кибетләрен оештыру белән шөгыльләнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100