Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сбербанк башлыгы ташламалы ипотеканың киләчәген фаразлады: Греф сөендерми

news_top_970_100
Сбербанк башлыгы ташламалы ипотеканың киләчәген фаразлады: Греф сөендерми
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Үзәк банк төп ставканы тагын күтәрергә тели. Хәзер ул 16 процент тәшкил итә, әмма төп ставканы 17 процентка яки хәтта 18 процентка кадәр арттыру турында фикер алышырга җыеналар. Бу темага утырыш 26 июльгә билгеләнгән инде.

Үзәк банк рәисе урынбасары Алексей Заботкин белдергәнчә, илгә кырыс акча-кредит сәясәте кирәк. Ә төп ставканы арттыру инфляцияне 2025 елда 4 процент дәрәҗәсендә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Һәрхәлдә, Үзәк банкта шуңа өметләнәләр.

Искәртеп үтик, 1 июльдән Россиядә ташламалы кредит (8%) бирми башладылар. Сбербанк башлыгы Герман Греф фикеренчә, ташламалы программа тәмамланганнан соң ипотека базары берничә ел дәвамында кыенлыклар кичерәчәк.

Россия банкының Финанс конгрессында Греф ташламалы стимуллаштыру программаларының допинг кабул итүгә охшаш булуын аңлатты: алар кыска вакытка нәтиҗәле, әмма озак вакыт куллану җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Аның фикеренчә, программа тәмамланганнан соң базарны торгызу өчен вакыт кирәк булачак, һәм бу чор берничә еллар дәвам итәргә мөмкин.

«Мондый программалар кеше организмын стимуллаштыру программалары кебек. Әгәр дә син берәр стимулятор эчкәнсең һәм йөз метр йөгергәнсең икән, аннан соң аны кабул итүне туктату яхшырак, югыйсә бу барысы да кыйммәткә төшәчәк, – дип чагыштыру ясады банкир. – Әгәр син ике ел дәвамында стимулятор препаратлар кабул итәсең икән, сиңа бу хәлдән белгечләр ярдәмендә чыгарга туры киләчәк». Аның фикеренчә, бу чагыштыру ипотекага да кагыла.

Греф билгеләп үткәнчә, ташламалы ипотека 2020 елгы пандемиядән соң икътисади кризисны булдырмау өчен кирәк булган. Әмма аның озак вакытлы тәэсире күчемсез милек базарында зур тайпылышларга китергән. Ул әйткәнчә, программа гамәлдә булган вакытта «доступность» якынча 10% ка кимегән, бу ахыр чиктә кешеләр өчен хәлне яхшыртмаган. Нигездә, программадан керемнәре шактый арткан девелоперлар откан.

«Бу мәгънәдә без ахыргы кулланучыга, ягъни гражданнарга, яхшырак эшләмәдек. Сез әйткәнчә, керемнәр күбесенчә девелоперларныкы артты, чөнки банкларда «маржа» (керем мәгънәсендә-ред.) да кечерәйде. Барлык субсидияләрдән бары тик девелоперлар гына акча эшли алды», – дигән Греф, сорауга җавап биреп.

Инвестицион торак та үз җәлеп итүчәнлеген югалтты, чөнки аны сату авырлашты. Греф фаразлавынча, киләсе берничә елда ипотека базары кыенлыклар кичерәчәк: торак бәяләренең үтемле булуы кими барачак, девелоперларга һәм банкларга яңа шартларга җайлашу җиңел булмаячак.

Программа уңай нәтиҗә дә бирде – торак инвесторларны җәлеп итүдән туктады, чөнки хәзер сатып алганнан соң алар аны тиз генә сата алмыйлар, әмма тискәре нәтиҗәләрне җиңәр өчен һәм базарны нормаль хәлгә китерер өчен вакыт кирәк.

«Минем уйлавымча, без ипотека базарында нормаль баланска китерү өчен берничә ел авырырбыз. Барыбыз бергә чирләрбез. Торакның кулланучы өчен үтемле бәядә булуы (доступность) бозылачак, девелоперларга авыр булачак <...> , һәм банкларга җиңел булмаячак, әмма бу тигезлек хәленә икътисади организмны китерү бик кирәк», — дип саный банкир.

Яңа фатир алганда бирелә торган ташламалы ипотека программасы 2024 елның 1 июлендә тәмамланды. Аның белән бергә гаилә ипотекасы да тукталды. Ул базарга яңартылган рәвештә кайтырга тиеш, әмма программаның яңа параметрлары әлегә игълан ителмәде. Кайбер мәгълүматлар буенча, банклар һәм төзүчеләр клиентларга түбән ставкалы торак кредитларын девелоперлардан субсидияләр хисабына тәкъдим итүне дәвам итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100