Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сазлыкка төшкән самолет пилоты: «Кешеләрне чыгарганда, аягым сынганын аңламадым»

Пассажирларның күбесе ян тәрәзәләрдән чыга, аннары төп люкны ачалар.

news_top_970_100
Сазлыкка төшкән самолет пилоты: «Кешеләрне чыгарганда, аягым сынганын аңламадым»
https://pixabay.com

16 июльдә Томск шәһәре янында сазлыкка төшеп утырырга мәҗбүр булган Ан-28 пилоты Анатолий Прытковны хастаханәдән чыгарганнар. Ул үзенең яшь хезмәттәше — пилот Фарух Хәсәнов белән бергә двигательләре эшләми башлаган самолетны фаҗигадән саклап калды. Борттагы кешеләр барысы да исән, алар хәтта җитди имгәнмәгән дә. Ә Анатолийның аягы сынган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Үземне герой дип санамыйм, ул вакытта мин үз вазифамны башкардым. Һәр авария очрагында син үзең исән калу һәм пассажирларның гомерен саклау өчен барысын да эшләргә тырышасың. Ул көнне без диңгез өстеннән 2450 метрга күтәрелдек, болытлар эченә кердек, биредә двигательләрне кабызырга киңәш ителми, боз кату ихтималы бар. Шуңа күрә билгеләнгән тизлектә очтык. Болытлардан чыккач, двигательләрне кабыза башладык, аларның эшләмәвен күрдек. Шул чакта аварияле тукталыш ясыйсын аңладык. Безнең техник пассажирларга аңлатты, каешларны эләктерергә кушты. Биредә сазлыклы урын, шуңа күрә аудык, тик ул безгә иминлек мендәре кебек тә булды», — ди Анатолий.

Ул үзе имгәнгәнен башта аңламаган да. Самолет җиргә төшкәч, пилот пассажирларга самолеттан чыгарга команда бирә, ул үзе эвакуацияне контрольдә тота. Пассажирларның күбесе ян тәрәзәләрдән чыга, аннары төп люкны ача алалар, калганнар шуннан чыга. 

«Аягым сынган икәнен соңыннан гына, вертолет көткәндә генә белеп алдым», — ди пилот.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100