Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сайра"дан пирог

Балык пирогын беренче тапкыр пешерүдә үк гаилә әгъзалары ошатты, рецептын сезгә дә тәкъдим итәм.

news_top_970_100
"Сайра"дан пирог
Камыр өчен: 1 стакан кайнаган су, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы шикәр комы, бер бал кашыгы коры чүпрә, он.

Эчлек өчен: 150 г дөге, 2 банка "Сайра" яки башка төрле консервы, 3 пешкән йомырка, 1 суган, тоз, борыч.

Камыр басарга һәм җылы урынга куярга.

Дөгене бүрттерергә, салкын су белән юарга,балык консервын зуррак савытка салып чәнечке белән изәргә, йомырканы шакмаклап турарга. Барысын бергә болгатып тоз һәм борыч сибәргә.

Камыр күтәрелгәч, икегә бүлеп җәяргә, үсемлек мае белән майланган табага салырга, эчлекне җәяргә һәм өстенә икенче кисәк камырны каплап, кырыйларын бөгәргә. Балык пирогының өсте килгәнче мичтә пешерергә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100