Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сайлау участокларына экскурсия: мин үз гомеремдә беренче тапкыр сайлауга бардым

Бүген Россия Президентын сайлыйбыз. Беренче тапкыр сайлауга барган "Татар-информ" хәбәрчесе сайлаудан алган тәэсирләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Сайлау участокларына экскурсия: мин үз гомеремдә беренче тапкыр сайлауга бардым

Бүген бөтен Россия Президентны сайлый. Мин дә, ярты ел элек 18 яшемне тутырып, бүген беренче тапкыр сайлауга бардым. Беренче тавыш бирүем Россия Президентын сайлауга туры килде. 

Сайлау участокларында үзеңне ничек тотарга, кая барырга һәм кемгә нәрсә дәшергә – болар барысы да миңа билгесез иде. Җитмәсә, миңа теркәлгән урынымда түгел, башка җирдә тавыш бирәсе. Теркәлгән җиремдә исәптән төшерү талонын алдым. Кайсы сайлау участогына барырга? 

Иң якында урнашканына барырга булдым. Күңелдә никтер бераз курку бар, берни дә белмичә, Декабристлар урамында урнашкан №135 сайлау участогына киттем.

Кеше күп тә түгел, аз дип тә әйтеп булмый. Бер апа эте белән килгән, дүрт аяклы дустын урамда ишек янында бәйләп калдырмакчы. Сайлау участогына барганда бар якын-тирәгә яңгыраган моңлы татар җырына игътибар иттем. №135 сайлау участогында сайлаучыларны татар җырлары белән каршы алалар икән бит!

Керү ишеге икәү икән. Башта берсен тартып карадым - бикле. Әллә инде әле ачмаганнар дисәм, икенче ишектән керәсе икән. Каушавымнан ике ишек икәнен абайламаганмын да.

Ишектән кереп керүгә үк ике кибет күрдем: бер якта ашамлыклар һәм көнкүреш химиясе саталар, ә икенче якта Татар китап нәшрияты үзенең китапларын һәм котлау хатларын тәкъдим итә. Президентны гына түгел, кызыклы китапларны да сайлау көне. Бер апа татарча балалар энциклопедиясен сайлап алды. 

Татар китап нәшриятының сатучысы Эльмира ханым бүген эшкә гадәттәге көннәргә караганда күбрәк китап сату максатыннан килүен әйтте.

- Мин инде Президентны иртән торып, үзебезнең участокка барып сайлап кайттым. Хәзер татар китапларын сатарга дип эшемә килдем. Китаплар бүген чыннан да күбрәк сатыла, чөнки кеше күп йөри. Керәләр, күрәләр, алалар. Нәкъ менә бүген кешеләр нишләптер күбрәк кызыксына да, - диде ул.

Шәһәрнең азык-төлек департаменты матбугат секретаре Раиса Гаряева сайлау участокларында һәм башка җирләрдә һәртөрле ярминкәләр оештыру – Татарстанда электән килгән традиция икәнен сөйләде. 

- Продуктларыбыз тикшерелгән, кешеләр яратып ала. Башкарма комитет, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә без гел ярминкәләр оештырып торабыз.

№135 сайлау участогында шәфкать туташы - Резеда Ибраһимова. Ул бу вазифаны беренче тапкыр башкарганын әйтте. Беренче тапкыр булгач, ул да минем кебек каушаган иде. 

- Бераз каушата, әмма ышанабыз инде кешеләргә, кая барасың. Президентны эшем беткәч сайлыйм, кемне сайлыйсын күптәннән беләм, - диде ул.

Сайлау участогында башлыча өлкән яшьтәгеләр иде. Өлкән яшьтәге бер ханым белән шул хакта сөйләшеп киттем. Ул иртәнге якта өлкәннәр күп булуны элекке буын кешеләренең җаваплырак булуы белән аңлатты. "Без башкачарак тәрбияләнгән. Сайлауга без башкачарак карыйбыз", - дип саный ул. Апа кайбер мәгълүмат чаралары сайлауга барырга теләкне бетерә торган мәгълүмат таратмасыннар иде дигән фикер белдерде.

#айданавыборы флешмобында катнашырга теләүчеләргә шушы стенд янында фотога төшәргә тәкъдим итәләр. Минем мондый конкурсларда беркайчан да җиңгәнем юк. Әмма инде репортаж өчен дип фотога төшкәч, бу юлы бәхетемне сынап карарга булдым.

Сайлау участогында ярдәмчеләр - волонтерлар эшли. Анастасия Корнишина исемле волонтер кыз бар килгән сайлаучыга да җәмәгать транспортында бушлай йөрергә браслет һәм “Казан-Арена” стадионына - Валерий Меладзе, Егор Крид, Салават Фәтхетдинов һәм Элвин Грей куйган концертка чакыру тарата. “Мин тавыш бирдем!” дигән әлеге браслет белән концертка керү бушлай.

Мин сөйләшкән сайлаучыларның барысы да кемне сайлыйсын белеп килүен әйтте. Русиновлар - Удмуртиядән - гаилә башлыгы Казанга командировкага җибәрелгәч, хатыны белән ике баласын да үзе белән алган. "Тавыш бирергә беркем мәҗбүр итмәде, без килмәсәк тә була иде. Әмма Ижевскида исәптән төшерү талонын алып, Казанга килгәч тавыш бирдек. Сайлаудан читтә калырга теләмибез, шуңа күрә ике кечкенә балабызны тотып, без бүген сайлауга килдек", - диделәр.

Тавыш биргәннән соң, үзем тавыш биргән участок белән чагыштыру өчен Короленко урамындагы №34 татар-рус мәктәбендә урнашкан №137 һәм №138 участокларга киттем. Сайлаучылар тавыш биргән урынга кермәдем, билгеле, участокны гына күзәттем.

"Минем" №135 сайлау участогында бәяләр кибетләрдәге кебек үк иде. №137 һәм №138 участокларда бәяләр ике мәртәбә арзанрак! Ярминкәләрендә чират бетә торган түгел! Сөт, эремчек, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, татлы ризыклар, ярмалар һәм бәрәңге - болар барысы да кибет бәясеннән ике, хәтта кайберсе өч мәртәбә арзанрак!

"Мондый бәягә сатып алмау - үзе гөнаһ", - диде бер апа. Ул күпләп сөт сатып алды.

Тәм-томнар барысы да яңа гына пешерелгән иде. Сатып алучылар күп булса да, продукция бетми - чөнки яңасын китереп торалар. Мин шунда гына торганда да бер тартма ашамлыклар китерделәр.

Биредә моңлы рус җырларын уйнаталар иде. 80-90нчы еллар җырлары - пионер, комсомол җырлары. Мөгаен, һәр участок плей-листны үз теләге буенча төзидер. Камера күтәргән оператор сайлау участогын төшереп йөри. Сайлау турында репортаж әзерлиләр. 

Билгеле булганча, беренче тапкыр сайлаган кешеләргә, гадәттә, бүләкләр бирелә. Мәсәлән, Әгерҗедә беренче тапкыр сайлаган гражданнарга паспорт тышлыклары биргәннәр. Кызганыч, мин барган №135 сайлау участогында андый гадәт юк икән. "Әйе, без бүләкләр турында беләбез, әмма нишләтик, бездә алар каралмаган", - диде оештыручыларның берсе. 

Мин тумышым белән Балтач районының үзәгеннән. Безнең авылларда сайлауга беренче тапкыр килгән кешеләргә куен дәфтәре, значок һәм паспорт тышлыгы тараталар. Бушлай чәй дә каралган.

Беренче тапкыр сайлауга килгән Балтач егете, бүләген күрсәтеп, фотога төшкән.

Өч сайлау участогында булып, мин төрле фикерләр ишеттем, кайбер апаларның зар-хәсрәтләрен дә ишеттем. Бу минем - беренче тапкыр сайлауга барган кешенең фикере - сайлау оештыру ягыннан югары дәрәҗәдә. Аңлатып торучы волонтерлар, элмә такталар куелган. Бары тик ишек төбендә торган оештыручыларга бераз күтәренке кәефтәрәк булырга кирәк. Аларга карап, сайлаучыларның да кәефләре төшәргә мөмкин. Бүген бит, сайлауга килгән бер абый әйтмешли, Россиядә зур бәйрәм!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100