Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сайлау участогына агач боланга утырып барган Рафил: Россия президентын сайларга барган болан сатылмый!

Боланга атланып сайлауга барган егет турында күп мәгълүмат чаралары язды. Без 27 яшьлек Мамадыш егете Рафил Сәмигуллинның үзе белән сөйләштек.

news_top_970_100
Сайлау участогына агач боланга утырып барган Рафил: Россия президентын сайларга барган болан сатылмый!

Рафил Мамадыш районының Ямаш авылыннан. Үз авылларында сайлау участогы булмау сәбәпле, тавыш бирергә Шәтче авылына барган. Бу турыда ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

- Безнең авылда сайлау участогы юк. Тавыш бирергә икенче авылга бару сәбәпле, әзерләнүләрне иртән 6да ук торып башладык.

Нигә нәкъ менә боланга утырып бардыгыз дигән сорауга Рафил "бар эшкә дә креатив карарга кирәк" дип җавап җирде. Шулай ук Рафил боланның сайлауга барыр өчен түгел, 2 ай элек конкурс өчен ясалган булуын әйтте.

- Бу боланның Ямаш авылында барлыкка килүе “Креативные санки” дигән санифест белән бәйле. 2 ай элек без егетләр белән конкурска дип креатив чана ясарга булдык. Боланыбыз чыннан да әйбәт килеп чыкты, бөтен беренче урыннар безнеке иде.

Боланны егетләр 3-4 көн тирәсе ясаганнар. Рафил сүзләренчә, тал чыбыгыннан ясалган бу болан 100 килограмм авырлыкны рәхәтләнеп чыдата ала.

- Минем командада ким дигәндә 10 кеше эшли. Боланны да 10лап егет ясаганбыздыр инде. Аны бит бар кеше дә ошатты. Яшьләр дә утырып карый ул боланга, кечкенә балалар да, хәтта олы яшьтәгеләр дә. Болан, күргәнегезчә, бар кешене дә кызыксындыра. Мөгаен шуңадыр да миңа кичә нинди генә гаммәви мәгълүмат чараларыннан шалтыратмадылар. Боланым белән бөтен илгә танылдым бугай инде.

Зур боланга утырып баруның сәбәбе – Рафилнең Татарстан Республикасының, татарларның сайлауда мөһим булуларын күрсәтү теләге.

- Татарларның Россия Президентын сайлауга керткән зур һәм дәрәҗәле өлешен күрсәтәсем килде минем. Шулай ук мин авыл яшьләре өчен тырышам. Аларга активрак булырга кирәк дип саныйм. Мине аңламаган кешеләр дә бар, әйе. Аларсыз кызык булмас иде. Нишләп син бар җирдә катнашасың, кешеләр өчен тырышасың диләр миңа кайвакыт. Нәрсә диим инде, мин - патриот. Шуңа тырышам. Миңа калса, бүгенге көндә бар ниятләрем дә чынга ашып бара.

Рафил шул максаттан башыма түбәтәй, өстемә Республика Татарстан дигән футболка кидем, кулыма Татарстан әләмен тоттым, ди.

- Татарстан Республикасының символикасы гел үзем белән йөри. Мин илемнең, республикамның, авылымның чын патриоты. Минем гаиләм дә шундый. Безнең гаилә фикеренчә, Россиядә Президент булырга лаеклы кеше бер генә. Сайлау нәтиҗәләреннән бик канәгать калдык дисәм, барысы да аңлашыла.

“Боланыңны сат әле дип килүчеләр күп булды. Россия Президентын сайларга барган болан сатылмый!” - ди Рафил.

Рафил, әйткәнебезчә, Мамадыш районының Ямаш авылында яши. Аңа 27 яшь. Ул гаиләләрендә өч малай арасында иң өлкәне. Алган югары белеме буенча ул машина төзелеше инженеры. Рафил эшмәкәр, Татарстанда һәм Россиядә үткән бар чараларда да актив катнаша. 2016 елда ул хәтта Дәүләт Думасы депутаты булырга үз кандидатурасын тәкъдим иткән. Рафил Казанга күченергә теләми. Татарстан Республикасының тормышында ул болай да бик актив катнаша. Үз авылын, үз районын калдырып китә алмый, чөнки хәзерге вакытта Мамадышны үстерер өчен төрле эшләр алып барам диде. Мәсәлән, алар бүгенге көндә юлларны яхшырту, яңадан ясау максатыннан эшләр алып баралар икән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100