Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сайлау ничек уза: бер трактор җырчылар, милли киемнәр, электромобильдәге сайлаучы

Татарстан халкы республика Президентын сайлый. Сайлауда халык актив катнаша һәм, һәр елдагыча, төрле районнардагы сайлаучылар берсеннән-берсе кызыклы рәвештә тавыш бирә.

news_top_970_100
Сайлау ничек уза: бер трактор җырчылар, милли киемнәр, электромобильдәге сайлаучы
Михаил Захаров

Ике көндә Татарстанда сайлаучыларның яртысы диярлек тавыш биргән

Кичә, 12 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә, Татарстандагы сайлаучыларның 49 проценттан артыгы тавыш бирде. Бу турыда республиканың Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев игълан итте.

«12 сентябрьдә, кичке алтыда, Татарстанда сайлауга килүчеләр саны 49,7 процент иде», — диде ул.

Тавыш бирү гадәттәгечә бара. Кондратьев әйтүенчә, соңгы ике көн эчендә алдан тавыш бирү вакытында җитди кагыйдә бозулар ачыкланмаган. 

Ул 13 сентябрьдә, тавыш бирү стационар сайлау участокларында һәм өйдә генә булачагын искә төшерде.

Моннан тыш, Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, республикада сайлау барлык санитар стандартлар нигезендә үткәрелә. 

Миңнеханов Татарстан Президентын һәм Казан Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген көзге сайлауда катнашты. Ул КНИТУ (КАИ) бинасында урнашкан 42нче сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Президенты сайлауда хатыны белән бергә тавыш бирде», — диде ул.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә республика Президентын сайлау, массакүләм муниципаль сайлау, шулай ук ике округ буенча РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар уза. Казан халкы, республика җитәкчесеннән тыш, Казан шәһәре Думасы депутатларын да сайлый.

Керәшен фольклор ансамбле сайлау участогына тракторга төялеп килгән

Зәй районының «Баграж буйлары» керәшен фольклор коллективы Сарсаз Баграж авылы мәдәният йортында урнашкан 1459нчы сайлау участогына кечкенә тракторга утырып килде, дип хәбәр итә zainsk-rt.ru.

Коллектив, гадәттә, ат олаулары һәм бишекле мотоцикл белән Сабан туе һәм Питрау бәйрәмнәренә йөри. Сайлауга исә шулай бергә мини тракторга утырып, гармуннар белән җырлап беренче мәртәбә килүләре. Ансамбль җитәкчесе Алексей Герасимов әйтүенчә, тимер ат иясе Александр Биканов та әлеге ансамбльгә йөри икән.

Коллективның сайлауга җырлашып килүе вакыйгага бәйрәм рухы өстәде.

«Элек ат олауларында сайлауларга шулай йөргәннәр бит, нигә әле шул матур гадәтне яңартмаска», — ди Алексей Герасимов.

Өйдән-өйгә йөреп, һәрбачасын сайлауларга җыйнап килгән «Баграж буйлары» коллективы, мәдәният йорты алдында бераз җырлап-биеп тә алды. Аннан алар берәм-берәм сайлау участогына кереп, үз тавышларын бирде. Участокта аларны җылы каршылап, барлык санитар таләпләрне үтәп сайлаттылар.

Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын һәм муниципаль депутатлар сайлауда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлек вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендә сайлау участогына килеп, тавыш бирде.

Мамадышта ундүрт балалы гаилә сайлау участогына бергәләшеп барган

Татарстанның Мамадыш шәһәрендә яшәүче күп балалы Мазиловлар гаиләсе бүген сайлау участогына 14 баласы белән җыйнаулашып барды. Шул рәвешле бу гаиләдә яшьтән үк Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр, актив гражданлык позициясенең мөһимлеген, ни өчен сайлауларга йөрергә кирәклеген аңлаталар.

Мазиловлар гаиләсендәге 14 баланың 5се — тәрбиягә алынган. Роспотребнадзор кагыйдәләре буенча, участокка тавыш бирүчеләрне генә кертәләр. Шуңа күрә әти-әнисе Любовь һәм Николай Мазилов тавыш биреп чыкканны балалар урамда көтеп торды.

«Районда күп балалы гаиләләргә зур игътибар бирелә, без торак-коммуналь ташламалар алабыз, балалар бушлай кинога, бассейнга, карусельләргә йөри ала. Без боларның барысыннан да файдаланабыз. Балаларыбыз уңайлы шартларда, гадел җитәкчеләр белән яшәвен дәвам итсеннәр иде», — диде Любовь Мазилова.

Әлмәттә 107 яшьлек Зәрига әби Шәйдуллина Президент сайлауларында тавыш бирде

Татарстанның Әлмәт районы Түбән Мактама авылында яшәүче 107 яшьлек Зәрига әби Шәйдуллина Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлауда тавыш бирде. Аның янына Яңа Нәдер авылы сайлау участогыннан комиссия әгъзалары килде.

Ак әби улы Расыйх гаиләсендә Түбән Мактамада гомер кичерә. «Әниебез авыр тормыш кичерсә дә, хәзерге тормышны мактый, җитәкчеләр белән кызыксынып тора. Халыкны кайгыртып торалар, ди. Һәр сайлауда да катнаша, үз тавышын биреп, дөньяның тыныч, матур булуын тели», — ди улы Расыйх Шәйдуллин.

Зәрига әби патша чорында ук дөньяга килә, мәдрәсәдә 3 кенә ел белем ала, гомере буена колхозда хезмәт куя. Беренче дөнья сугышы, революция, Бөек Ватан сугышы, үзгәртеп кору елларын кичерә. Тормыш иптәше Сәет белән алар 7 бала тәрбияләп үстерә. Кызганычка, үсмер чакта икесе фаҗигагә юлыгып, бакыйлыкка күчә. Бүген балаларының бишесе дә лаеклы ялда, оныклары, оныкчалары бар.

Зәрига әби әле дә яттан «Аятел көрси» догасын укый. Ялгышмыйча, моңлы итеп җырлап укуы һәркемне сокландыра. Ак яулыклы ак әби эзлекле итеп теләкләрен дә җиткерә. Соңгы елларда ишетүе генә бераз начарланды, ди балалары.

Чирмешән районының Иске Элмәле авылында сайлауга халык ансамбле милли киемнән килде

Бүген Татарстанның Чирмешән районы Иске Элмәле авылындагы «Ивушки» ансамбле артистлары милли киемнәрдән тавыш бирде.

Авыл мәдәният йорты карамагында эшләүче «Ивушки» халык ансамбле бүген сайлау участогына килүче авылдашларын матур җырлар белән каршы алып тора. «Ивушки» — бик күп иҗади бәйгеләрнең җиңүчесе, аларның исәбендә дистәләгән грамоталар һәм дипломнар. Коллективта 14 кеше, иң өлкәне Валентина Селивановага — 67 яшь.

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.  

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Мөселманнар хәзерге вазгыятьтән канәгать

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнар хәзерге вазгыятьтән канәгать булуын әйтте. Бу фикерне ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанда 47 номерлы сайлау участогында тавыш биргәннән соң белдерде.

«Гражданин буларак, мин үземне бурычымны үтәргә һәм, мөселман буларак, үз фикеремне белдерергә тиешмен. Без дөньяви дәүләттә яшибез, атеист дәүләт тә түгел. Монда мөселман, православие, яисә башка диндәге кеше дә үз урынын таба ала», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти сүзләренчә, Татарстанда ел саен 25 тән артык яңа мәчет ачыла, мәдрәсәләр эшли, дини китаплар басыла.

«Без, мөселманнар, Татарстан Президентының эшчәнлегеннән канәгать. Шөкер кылып без аңа ярдәм күрсәтергә тиеш. Аллаһ Коръәни Кәримдә безгә шөкер кылырга кушкан. „Шөкер кылсагыз, нигъмәтләрне арттырып бирермен, булганыннан ризасызлык белдерсәгез, анысын да алырмын“, дигән Аллаһ», — дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ирада Әюпова: Сайлауга килеп һәркем үз хокукларын яклый

Кичә, 12 сентябрьдә, Казанның 258 номерлы сайлау участогында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тавыш бирде. Бу турыда «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, «сайлауга килеп һәркем үз хокукларын яклый». «Безнең әби-бабайлар да үз хокукы өчен көрәшкән. Сайлаган кешеләребез белән киләчәктә бергәләп эшлиячәкбез. Сайладым да бетте түгел. Тормыш дәвам итә. Кешеләр дә үзләре сайлаган депутатлар аша проблемаларын хәл итә ала», — диде министр.

«Без тавыш биреп кенә калмыйбыз, балаларыбыз киләчәген кайгыртабыз. Республикада яшәүче һәркем тавыш бирергә тиеш дип саныйм», — диде Ирада Әюпова.

Мамадыш студенты беренче тапкыр сайлауга бару өчен электромобиль ясаган

Быел үз гомерендә беренче тапкыр сайлауда катнашкан Мамадыш егете кешеләрне шаккатырып, сайлау участогына дуслары белән бергәләп ясаган электромобильгә утырып килгән. Шулай итеп, политехника көллияте студенты Илнар Мөбәрәкшин сайлауда катнашуын истә калырлык итеп уздырырга теләгән.

«Минем сайлауларда беренче катнашуым истә калсын өчен, мин дусларым белән „Муравей“ совет мотороллерыннан электромобиль ясарга булдым. Безгә укытучыбыз Дмитрий Комаров булышты. Киләчәктә дә яңа төрле машиналар уйлап табарга планлаштырабыз», — дип сөйләгән Илнар.

Сайлау участокларына атларга, мотоциклларга, ретро-автомобильләргә утырып килү очраклары шактый. Ә менә кулдан эшләнгән электромобильне әле күргәннәре булмаган.

Креатив студентлар сайлау участогына акрын гына барса да, соңга калмыйча, вакытында килеп җиткән. Быел беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә сайлау участогы әгъзалары истәлекле магнитлар бүләк иткән.

Яшел Үзән районы башлыгы сайлау участогына «Копейка» машинасында килде

Бердәм тавыш бирү көнендә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев «Родина» мәдәният йортына «ВАЗ 2101», ягъни «Копейка» машинасында килде. Бу хакта Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җитәкче машинаны очраклы гына сайламаган — берничә көн элек «Жигули» моделен чыгаруга 50 ел тулды. Михаил Афанасьев шулай ук үзенең күптәнге хыялы турында сөйләде. Район башлыгы «Копейка» автомобиле турында хыялланган икән, чөнки бу, аның фикеренчә, легендар машина.

«Тик хыялым тормышка ашмады — беренче авто иномарка булды. Ә бүген, бу үзенчәлекле көнне, хыялым тормышка ашты. Озакка булмасын. Бу бик күңелле хисләр, әйтерсең, балачакка әйләнеп кайттым», — диде ул.

Машиналарның берсенең хуҗасы — Яшел Үзән районында яшәүче Альберт Бикбулатов. Ул Бело-Безводное авылында үз авто остаханәсендә раритет автомобильләрне реставрацияли.

Сайлау участокларында хокук бозу очраклары булмады

Бердәм тавыш бирү көненең иртәсенә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда тавыш бирү вакытында сайлау участокларында хокук бозулар теркәлмәгән. Бу турыда бердәм мәгълүмат үзәгендә республиканың Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев сөйләде

«Бүгенге көнгә сайлау законнарын бозу очраклары юк. Фейк турында һәр хәбәрне аерым карарга кирәк. Безгә кайдадыр „Газельдә“ тавыш бирүләре турында хәбәр килсә, без видеоязмаларны һәм номерларны тикшерә башлыйбыз. Автобуслардан фейк фотографияләре һәм башка мөрәҗәгатьләр килә», — дип сөйләде ул.

Андрей Кондратьев сүзләренчә, тавыш бирүнең беренче көннәрендә шикаять белдереп шалтыратучылар саны күп булган. Алар сайлау өчен автобусларның урында булмаулары яки соңга калып килүләре белән бәйле. «Без шунда ук катгый чаралар күрдек. Кичә шалтыратулар саны берничә генә булды», — диде спикер.

Хокук бозулар турында мәгълүматы булган һәркем 8 (800) 200-00-20 телефоны буенча кайнар элемтәгә шалтыра ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100