Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сайлау - 2021: сайлауда катнашкан өчен iPhone, чит ил кунаклары һәм ярминкәләр

Татарстанда өч көн дәвамында, 17, 18, 19 сентябрьдә, Россия Дәүләт Думасына сайлаулар дәвам итте.

news_top_970_100
Сайлау - 2021: сайлауда катнашкан өчен iPhone, чит ил кунаклары һәм ярминкәләр
Михаил Захаров

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә Миңнеханова белән сайлауларның беренче көнендә - 17 сентябрьдә Казанның 42нче сайлау участогында тавыш бирде.

Алексей Песошин Россия Дәүләт Думасына сайлауда катнашты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Ул Казанның 242нче сайлау участогында тавыш бирде.

Чаллыда Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина сайлауда катнашты

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина тавыш бирде.

Бүген РФ Дәүләт Думасына депутатлар һәм партияләр сайлауның соңгы көне. Иртәнге сәгать сигездән Чаллыда барлык участоклар да шәһәрдәшләребезне кабул итә башлады. 35нче мәктәпкә үз гражданлык бурычын үтәргә Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина килде.

«Тормышыбыз Аллаһка шөкер. Яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Киләчәк тә яхшы булыр дип өметләнәбез», — ди ул.

Теләчедә Социалистик хезмәт герое сайлауга беренче булып килгән

Бүген Теләче районы Үзәк бистәсендә яшәүче Социалистик хезмәт герое Гөлбикә Кәримова сайлауга беренче булып килгән.

Гөлбикә апа Кәримова — Социалистик хезмәт Герое, Ленин ордены, Урак һәм Чүкеч алтын медале иясе.

«Сайлауга беренче тапкыр кайчан барганымны хәтерләмим, сайлаулар узган елны беркайчан да бармыйча калганым юк. Сайлауларда катнашыгыз, бу безнең бурыч, киләчәгебезнең яхшы булуы бары бездән тора», — диде Гөлбикә апа.

Гөлбикә апа Кәримова өчен сайлауга бару аеруча мөһим. Ул яше өлкән булуга карамасатан сайлауга килеп, үз тавышын бирә.

«Хезмәтемне җитәкчеләр күрделәр, бәяделәр, бүген дә онытмыйлар, хәлемне беләләр. Хезмәтегезне яратып, намус белән башкарыгыз. Сайлауда катнашырга кирәк. Быел да сөенеп барып, үз тавышымны бирдем», — ди Социалистик Хезмәт Герое.

Марат Садыйков Дума сайлауларында тавыш бирде һәм вакцинация кабинетын карады

Казан мәктәбендә сайлау участокларының берсендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков тавыш бирде. Ул сайлау комиссиясе участогында санитар нормаларны бәяләде, грипптан һәм коронавирустан вакцинация кабинетын карады.

«Без бүген гражданлык бурычын үтәдек. Участокка килеп тавыш бирдек. Без сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасында безнең мәнфәгатьләрне яклаячак депутатлыкка кандидатларны сайладык», — диде ул.

Ул сайлау участогына балалары белән килде, алар да тавыш бирде. Аның сүзләренчә, беренче чиратта, сайлауларда кешеләр үзенең, шулай ук илнең һәм республиканың киләчәген билгели.

Тавыш бирү процедуралары тәмамлангач, сәламәтлек саклау министры сайлау участогында вакцинация кабинетына узды.

«Күп кенә участокларда грипптан һәм коронавирустан вакцинация пунктлары бар. Сезон башланды. Кем монда прививка ясатырга тели, поликлиникалардагы кебек үк сыйфатлы вакцина алачак», — дип өстәде Садыйков.

Татарстаннан 30 кеше #МойТатарстан фотоконкурсында iPhone откан

Уңышны сынап карау өчен, татарстанлыларга сайлауларда тавыш бирергә һәм сайлау участогында төшкән фото яки селфины «Вконтакте» яки Instagram челтәрендәге үз сәхифәңә генә куярга кирәк. Бүләкләр сайлау участоклары ябылганчы — сәгать кичке сигезгә кадәр уйнатыла.

Бүген Татарстанда #МойТатарстан фотоконкурсының өченче көне.

«Ике көндә онлайн-шоуда катнашучылар конкурска 115 меңнән артык фотография җибәрде», — дип хәбәр итә оештыручылар. 12нче модель iPhone телефонына ике көндә 20 кеше ия булган, 19 сентябрьдә сәгать көндезге икегә аларның саны 30 булды. Барлыгы 36 смартфон уйнатыла.

Уңышны сынап карау өчен, татарстанлыларга сайлауларда тавыш бирергә һәм сайлау участогында төшкән фото яки селфины «Вконтакте» яки Instagram челтәрендәге үз аккаунтыңа куярга кирәк. Фото #МойТатарстан хэштегы белән билгеләнергә тиеш.

Бүләкләр сайлау участоклары ябылганчы — сәгать кичке сигезгә кадәр уйнатыла.

Шулай ук онлайн-марафон тамашачылары Татарстан Республикасының яраткан халык артистлары, шул исәптән Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиеваның чыгышларын да карый ала. Моннан тыш, туры эфирда Татарстанның төп символларын сайлау проекты, «Татарстар. Мирас», «Җырлыйк әле, матурым» һәм башка проектларның финаллары уза.

Төп концерт программасын сәгать кичке алтыда Салават Фәтхетдинов ачып җибәрә.

Юрий Камалтынов: Татарстан сайлауга килүчеләр саны күп булу белән һәрвакыт аерылып тора

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тавыш бирү тәмамаланганчы барысы тыныч булыр дип ышана.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» парламент фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов Татарстанның сайлауда катнашучылар саны күп булу белән һәрвакыт аерылып торуын әйтте.

«Сайлауга килүчеләр саны күп булу һәм җитди хилафлыклар булмау сөендерә. 2810 участокта безнең күзәтүчеләр эшли. Безгә килгән мәгълүматны оператив рәвештә тикшерәбез. Тавыш бирү тәмамланганчы, барысы тыныч булыр дип ышанабыз. Татарстан сайлауга килүчеләр санының күп булуы белән һәрвакыт аерылып торды», — дип сөйләде ул бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Ул социаль челтәрләрдәге мәгълүматның да тикшерелеп торуын ассызыклады. «Хәзерге мәгълүматлар буенча сайлау нәтиҗәсендә шик тудырырлык берни дә юк», — ди ул.

Ул муниципалитетларда эшләүче хезмәттәшләренә сайлау участокларында әйбәт шартлар булдырган һәм концерт программалары оештырган өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. 

Балык Бистәсенә килгән чит ил белгечләре: «Республикагызда сайлау югары дәрәҗәдә үтә»

Балык Бистәсе районына Бавария һәм Сүрия Гарәп Республикасыннан килгән чит ил экспертлары сайлауларның югары дәрәҗәдә үтүен әйткән.

Чит ил кунаклары район мәдәният йорты белән агротехник техникумда урнашкан сайлау участокларында тавыш бирү барышы белән танышкан. 

Басма хәбәр итүенчә, экспертларның берсе, Сүрия Гарәп Республикасы Халык Советының элеккеге депутаты Махмуд Альхасанның Татарстанга беренче тапкыр килүе.

«Миңа аеруча сезнең башкала — Казан шәһәре бик нык ошады. Шәһәр бик матур, халкы да кунакчыл. Ә сайлауга килгәндә, республикагызда тавыш бирүләр югары дәрәҗәдә үтә. Безгә калса, бернинди кагыйдә бозулар да юк, коронавируска каршы профилактик чаралар да үтәлә. Сез бу мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгага бик яхшы әзерләнгән», — дигән ул. 

Махмуд Альхасян ял көне булуга карамастан, сайлау участокларында тавыш бирүнең актив рәвештә баруын билгеләп үткән. 

Казандагы сайлау участокларында аниматорлар һәм уен мәйданчыклары эшли

Әти-әниләренә ияреп сайлауга килгән яшь казанлылар өчен кайбер участокларда мастер-класслар уздырыла, уен мәйданчыклары эшли.

Балаларны костюмнар кигән аниматорлар каршы алып, уенчыклар, буйый торган рәсемнәр куелган уен мәйданчыгына озата. Моннан тыш, волонтерлар балалар өчен осталык дәресләре уздыра. Мисал өчен, әти-әниләр Дәүләт Думасының VIII чакырылышы депутатлары өчен тавыш биргән арада, алар балалар белән аппликация ясыйлар.

Республикада параллель рәвештә Азино һәм Студентлар округлары буенча VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына һәм җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар уза. 19 сентябрь — өч көн барган сайлауларның соңгы көне.

Балалар программалары булган участоклар Казан мэриясе сайтында урнаштырылган.

Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов: Сайлауда яшьләр актив катнаша

Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Казанда сайлау участокларының берсендә тавыш бирде һәм яшьләр VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашуын әйтте.

«Алар сайлау хокукын гына файдаланып кына калмый, ә күзәтүчеләр сыйфатында да катнаша. Республика шәһәрләрендә соңгы ике атнада узган дебатлар мисалында яшьләрнең актуаль көн үзәге мәсьәләләрен формалаштыруда актив катнашуын күрәбез», — диде республика ведомствосы җитәкчесе.

Ул үзенең сайлауларга һәрвакыт йөрүен әйтте, чөнки ул Һәр гражданинның хокукы һәм илнең киләчәге өчен җаваплылыгы.

Бүген Россиядә өч көнлек тавыш бирүнең соңгы көне уза. Республикада яшәүчеләр сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар һәм алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауларда катнаша.

Сарман авылы кешесе сайлауга велосипедта килгән

Сарман районы Сарман авылында яшәүче Рәхимкул абый сайлауларга велосипедта килгән.

Сарман авылында яшәүче Рәхимхул Әбдиев сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Сигезенче дистәсен ваклаган абзыебыз бер дә тик торырга яратмый. Ихатасында да гел хәрәкәттә ул, бакчачылык белән дә шөгыльләнә. Сайлауларга велосипедта килгән. Үзе тавыш биргән арада «тимер атын бәйләргә» бик уңайлы урын да тапкан.

«Монда тумасам да, Татарстанны, бигрәк тә Сарманны үз иттем. Үз тавышымны дуслык, тынычлык өчен бирдем, — диде ул, диелә хәбәрдә.

Түбән Камада сайлау участоклары янында ярминкәләр эшли

19 сентябрьдә, Түбән Камада Бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участоклары янында җирле җитештерүчеләр товарларыннан ярминкәләр оештырыла.

«НТР 24» сайты хәбәр иткәнчә, ярминкәләрдә бәяләр базар хакларына караганда 20-30 процентка арзанрак булачак. Сәүдә рәтләре һәр сайлау участогы янында эшли.

Район фермерлары сөт ризыклары, яшелчәләр, камыр ризыклары тәкъдим итә. Сөтне 38 сумга, бәрәңге һәм кишернең бер килограммын 22 сумга сатып алырга мөмкин. Шулай ук кефир, катык, ак май, ипи һәм токмач та сатачаклар.

Бүген иртәнге сигездә Түбән Камада һәм Түбән Кама районында 116 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү өч көн дәвамында — 17, 18, 19 сентябрьдә дәвам итә. Бүген сайлау участоклары 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100